Эчтәлеккә күчү

Алан Гаглоев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алан Гаглоев latin yazuında])
Алан Гаглоев
РФ Президенты киңәшчесе
Вазыйфага керешкән
2026 елның 23 июне
5нче Көньяк Осетия президенты
Вазыйфада
2022 елның 9 мае  2026 елның 23 июне
Аңа кадәр Анатолий Бибилов
Дәвамчысы Марат Камболов (в.б.)
«Ныхас» фиркасе лидеры
Вазыйфага керешкән
2020 елның феврале
Аңа кадәр Алан Алборов
Шәхси мәгълүмат
Туган 6 февраль 1981(1981-02-06) (45 яшь)
СССР, Гөрҗистан ССР, Көньяк Осетия АӨ, Цхинвал
Сәяси фирка Ныхас
Белем Көньяк Осетия дәүләт университеты

Алан Гаглоев, Ала́н Эдуа́рд улы Гагло́ев (осет. Гаглойты Эдуарды фырт Алан; рус. Алан Эдуардович Гаглоев, 1981 елның 6 феврале, СССР, Гөрҗистан ССР, Көньяк Осетия АӨ, Цхинвал) ― Көньяк Осетия сәясәтчесе, разведка хезмәткәре [1]. 2026 елның 23 июненнән Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе. 2022 елның 9 маеннан 2026 елның 23 июненә кадәр өлешчә танылган Көньяк Осетия җөмһүрияте президенты [2]. 2020 елның февраленнән Ныхас оппозиция фиркасе рәисе [3].

1981 елның 6 февралендә Цхинвалда туган. 1987 елда Цхинвалның 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфында укый башлый. Соңрак Цхинвалдагы «Элита» махсус мәктәбенә күчә, аны 1997 елда уңышлы тәмамлый.

А. А. Тибилов исемендәге Көньяк Осетия дәүләт университетының(рус.) икътисад (торып) һәм юридик (читтән торып) факультетларын тәмамлаган (2002). 2003 елда Владикавказ шәһәрендә Президент программасы буенча Россия Федерациясендә кадрлар әзерләүче квалификация күтәрү курсларын тәмамлый.

2002 елда Көньяк Осетия икътисади үсеш министрлыгына кече һәм урта бизнеска ярдәм итү департаментының баш белгече сыйфатында эшкә алынган.

2004 елдан Көньяк Осетия республикасы Дәүләт куркынычсызлыгы комитетында хезмәт итә [4].

2017 һәм 2022 елларда Көньяк Осетия президентын сайлауларда кандидат булып теркәлгән [5][6], шуның белән бәйле рәвештә дәүләт телләрен белү буенча имтиханны уңышлы тапшырган [7].

2022 елгы сайлауларда ул беренче турда гамәлдәге президент Анатолий Бибиловны узып, 36,9 % тавыш җыя, соңрак аны икенче турда җиңгән [2][8]. Икенче турда 59 % (гамәлдәге президент Бибилов 37 %) җыйган. Бибилов сайлауларда җиңелүен таныган, көндәшен котлаган һәм аңа «халык файдасына уңышлы эш теләгән» [9][10].

2026 елның 23 июненнән Россия Президенты администрациясенә эшкә күчкән һәм Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе вазыйфасына керешкән[11].

  • Әтисе ― Гаглоев Эдуард Николай улы, республиканың сәнәгать предприятиеләрендә, шул исәптән мехзаводта һәм ЮОПХБИда эшләгән.
  • Әнисе ― Тибилова Залина Владимир кызы, тегү фабрикасында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшләгән.
  • Бертуганы ― Александр Эдуард улы.
  • Хатыны ― Валиева Ирина Шота кызы.
    • кызы Анна (2005 елгы), улы Эдуард (2011).
  1. Непростой кандидат. әлеге чыганактан 2017-04-05 архивланган. 2017-04-06 тикшерелгән.
  2. 1 2 Бибилов признал поражение во втором туре выборов президента Южной Осетии (ru).
  3. Alan Gagloyev: Candidate for President of South Ossetia. Elections 2022 (2022-03-20).
  4. Непростой кандидат. әлеге чыганактан 2017-04-05 архивланган. 2017-04-06 тикшерелгән.
  5. Постановление ЦИК РЮО. Об инициативной группе избирателей по выдвижению кандидата на должность Президента Республики Южная Осетия Гаглоева Алана Эдуардовича. әлеге чыганактан 2017-04-10 архивланган. 2017-04-06 тикшерелгән.
  6. Алан Гаглоев выдвинут инициативной группой кандидатом в президенты. әлеге чыганактан 2017-04-10 архивланган. 2017-04-06 тикшерелгән.
  7. Алан Гаглоев успешно сдал экзамен на владение госязыками Южной Осетии. әлеге чыганактан 2017-04-10 архивланган. 2017-04-06 тикшерелгән.
  8. Opposition Candidate Takes Lead in First Round of S. Ossetia Polls (2022-04-14).
  9. Маргарита Головатенко. Бибилов: референдум о присоединении Южной Осетии к России состоится.(үле сылтама) Реальное время, 09.05.2022(рус.)
  10. Поздравляю Алана Гаглоева с победой – Бибилов (2022-05-08).
  11. Алан Гаглоев Россия Президенты Владимир Путинның киңәшчесе итеп билгеләнде. Татар-информ, 24.06.2026