Алар Карис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алар Карис latin yazuında])
Алар Карис
Эстония байрагы Эстония президенты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 11 октябре
Аңа кадәр Керсти Кальюлайд
Туган 26 март 1958(1958-03-26) (66 яшь)
СССР, Эстония ССР, Тарту
Җефет Сирье Карис[d]
Белем Эстония табигый фәннәр университеты[d]

Алар Карис (эст. Alar Karis, 1958 елның 26 марты, СССР, Эстония ССР, Тарту) — эстон галиме һәм дәүләт эшлеклесе, 2003—2007 елларда Эстония табигый фәннәр университеты, 2007—2012 елларда Тарту университеты ректоры. Эстониянең дәүләт контролеры (2013—2018). 2017 елдан Эстония милли музее директоры. 2021 елның 31 августында Эстония президенты итеп сайланган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 26 мартында Тартуда туган[1]. 1976 елда урта мәктәп, 1981 елда Эстония табигый фәннәр университетын тәмамлаган. 1987—1992 елларда Эстония биоүзәгендә эшләгән. СССР таркалгач, Аурупаның берничә университетында (Гамбург университеты, Медицина тикшеренүләре милли институты (Лондон), Эразм Роттердамлы исемендәге университеты (Роттердам)) белемен күтәрә һәм молекуляр генетика буенча тикшеренүләр үткәрә. 1996 елдан Тарту университетында эшли. 1999 елда зоология кафедрасы мөдире була.

2003—2007 елларда — Эстония табигый фәннәр университеты ректоры.

2007—2012 елларда — Тарту университеты ректоры.

2013—2018 елларда — Эстониянең дәүләт контролеры[2].

2018 елның апреленнән — Эстония милли музее директоры[3].

Эстония президенты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 17 августында Рийгикогу скиперы һәм Эстониянең Үзәкчел партия лидеры Юри Ратас Кариска Эстония президентлыгына сайланырга тәкъдим итә. Ул ризалыгын бирә. Реформалар партиясе белән илдә идарә итүче коалиция төзүче Үзәкчел партия аны кандидатлыкка чыгарырга ризалаша.

30 августта Президент сайлауларының беренче туры уза, анда Алар Карис бердәнбер кандидат була. Анда Рийгикогу тавыш бирүендә ул кирәкле 68 тавыш урынына 63 тавыш кына җыйган, шуңа бәйле рәвештә икенче тур билгеләнгән.

Икенче турда да Карисның оппонентлары булмый. 2021 елның 31 августында Эстония президенты итеп сайлана, тавыш бирүдә 72 тавыш җыя[4]. Президент вәкаләтләрен үтәүгә 2021 елның 11 октябрендә керешә[5].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елда Сирье Ядалга (1956 елгы) өйләнгән. Ул Эстония тарихи музеен, соңрак Тарту шәһәр музеен җитәкләгән. Өч балалары (ике кыз, бер ул) һәм биш оныклары бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]