Алас (рельеф формасы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алас (рельеф формасы) latin yazuında])
Алас
Сурәт
 Алас Викиҗыентыкта
Мюрю аласы. Күл ярында атлар

Ала́с (сах. Алаас), [1] башка төрки телләрдә: алан, ялан ― Үзәк Якутия һәм Төмән өлкәсе тигезлекләрендә киң таралган геология күренеше һәм рельеф формасы. [2][3]

Алас ― диаметры берничә километрга кадәр булган һәм 30 метр тирәнлектәге овал формадагы сөзәк битләүле ярымтүгәрәк һәм яссы төпле уйсулык (иңкүлек). Алас ― автоном биотоп. Торф туплану белән характерлы. Аласның коры тирәлеге гадәттә авыл хуҗалыгы җирләре буларак кулланыла.

Аласлар ― күпьеллык туңлыклы өлкәләрдә Җир катламнарындагы бозлар эрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән, диаметрлары берничә дистә метрдан алып, берничә дистә километрга кадәр җиткән яссы төпле казанлыклар. Аласларда еш кына, су җыелып, күл һәм сазлык яки болыннар хасил була.

Типик алас, Мегино-Кангалас улусы (район)

Аласларның иң типик ясалу урыны – Лена-Амга елга арасы, Якутиянең елга аръягы районнары (Мегино-Кангалас, Усть-Алдан, Татта, Чурапчы, Амга улуслары (районнары). Иң зур алас ― Мюрю(рус.) Якутиянең Усть-Алдан улусында урнашкан.[4] Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге аласның әйләнәсе 80 километрдан артык. Аның территориясендә улус үзәге — Борогонцы(рус.) авылы урнашкан. 2002 елда Мюрюда Лена елгасыннан 73 километрлы торба үткәрелгән һәм кечкенә табигый күл елга суы белән тутырылган.

Үзәк Якутия аласларының хуҗалык итүдә әһәмияте зур. Сахаларның җирләре, нигездә, аласта урнашкан була. Революциягә кадәрге чорда сахалар өчен аласлы-дисперслы күчерү системасы ― һәр гаиләгә үз аласы ― характерлы булган. Совет власте елларында, элекке тормыш рәвешен җимереп, эре авыллар барлыкка килгәннән соң, аларның күбесе аласта урнашуын дәвам итә. Әмма күп кенә аласлар ташландык хәлгә килә, аларда җәйге тораклар (сах. сайылык),[5] фермалар һәм башка объектлар сакланса да, берәү дә даими яшәми.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Аласы // А — Ангоб. — М. : Советская энциклопедия, 1969. — С. 381—382. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 1).
  2. Enc-dic.com Alas.
  3. Общее мерзлотоведение / под ред В. А. Кудрявцева. — Изд-во МГУ, 1978. — С. 278
  4. Evolution of the Alas of Central Yakutia (рус.)
  5. В Якутии появился новый праздник — День сайылыка

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]