Албания

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Албания Җөмһүрияте
алб. Republika e Shqipërisë
Flag of Albania.svg Coat of arms of Albania.svg
Байрак Илтамга
Шигарь: «алб. Ti, Shqipëri, më jep nder, më jep emrin Shqiptar»»
Һимн: «Hymni i Flamurit»
Location Albania Europe.png
Бәйсезлек көне 1912 елның 28 ноябре (Госманлы империясеннән)
Рәсми телләр албан теле[1]
Башкала Тирана
Идарә итү формасы Парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Буяр Нишани
Эди Рама
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

28 748 км²
4,8%
Халык саны
• Бәя (2016)
• Җанисәп (2011)
Халык тыгызлыгы

3 020 209 кеше кеше (июль 2014)[2]
2821977 кеше
ТЭП
  • Барлыгы (2016)
  • Кеше башына


ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2016)
  • Кеше башына

ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

13 211 513 725±1 $[3] $
КПҮИ (2016) Green Arrow Up Darker.svg 0,764[4] (югары
Акча берәмлеге лек
Интернет-домен .al
ISO коды AL
ХОК коды ALB
Телефон коды +355
Сәгать кушаклары +2
Балигъ булу яше 18 яшь

Албания яки Арнаутлык (алб. Shqipёria, рәсми исеме – Албания (Арнаутлык) Җөмһүрияте, алб. Republika e Shqipёrisё [ɾɛpuˈblika ɛ ʃcipəˈɾiːs]) — Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. 2016 ел мәгълүматларына күрә, Албаниядә 3 миллионнан артык кеше яши. Илнең башкаласы һәм иң эре шәһәре — Тирана, аннан кала иң зур шәһәрләре — Дуррес һәм Влёра. Албания Балкан ярымутравының көнбатыш өлешендә, Әдрән һәм Ионик диңгезләрнең ярында урнашкан. Отранто бугазы Албанияне Италиядән аерып тора. Дәүләт төньяк-көнчыгышта Сербия, Косово һәм Метохия мохтариятле төбәге белән, төньяк-көнбатышта – Черногория белән, көнчыгышта – Македония, көньяк-көнчыгышта – Греция белән чиктәш.

Борынгы чорларда хәзерге Албания җирләрендә иллирияле, тракияле һәм грек кабиләләре яшәгән, берничә грек колониясе булган. Иллирия сугышыннан соң бу җирләр Рим империясенең Далмация, Македония һәм Мёзия вилаятьләренә керәләр. 1190 елда Круя шәһәренең Прогон исемле идарәчесе Арбер кенәзлеген төзи, бу беренче албан дәүләте була. XVI гасырда хәзерге албан җирләрен Госманлы империясе яулап ала, төрекләр монда биш гасырга якын хакимлек итә. 1912 елда, Балкан сугышларыннан соң, Албания мөстәкыйльлеге турында игълан итә. 1939 елда Италия Албания патшалыгын басып ала һәм монда Бөек Албанияне төзи, ә 1943 елда ул Алмания протекторатына әверелә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Әнвәр Хуҗа җитәкчелегендәге Хезмәт фиркасы хакимияткә килә, ил коммунистик үсеш юлына баса, изоляция сәясәтен алга сөрә. 1991 елда Албания Халык Социалистик Республикасы бетерелеп, хәзерге Албания Җөмһүрияте барлыкка килә.

Албания — үсеп килүче демократик ил. Икътисадта хезмәт күрсәтүләр базары өстенлек итә, аннан соң сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы килә. Кеше үсеше потенциалы индексы югары дип санала. Дәүләт барлык ватандашларын сәламәтлек саклау системасы һәм бушлай башлангыч һәм урта белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итә.

Албания Берләшкән Милләтләр Оешмасы, НАТО, БСО, Бөтендөнья банкы, Аурупа шурасы, АИХО, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда Аурупа берлегенә керер өчен гариза язды.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Албания (топоним)

Гомумән алганда, Албания топонимының берничә географик урынга карата кулланылганы мәгълүм.

Албания — илнең урта гасыр латин телендә кулланылган атамасы. Бу исем албани (альбанои) дигән иллирияле кабиләнең үзатамасыннан килергә мөмкин дигән фараз бар (Искәндәрия шәһәрендә яшәгән грек географы һәм астрономы Птолемей безнең эраның 150 елында хәзерге Дуррес тирәсендәге Албанополис шәһәре һәм албани кабиләсе күрсәтелгән харита ясый[5][6]).

Дәүләт атамасы Урта гасырлардагы Албанон яисә Арбанон исемле торак урын белән дә бәйле булырга мөмкин, әмма аның бу җирлек белән бәйләнеше расланмаган[7]. Византия тарихчысы Михаил Атталиат 1079-1080 елларда язылган «Тарих» исемле хезмәтендә Албанои кабиләсенең 1043 елда Константинопольгә каршы баш күтәрүе һәм Арбанитаиның Диррахиум кенәзлегенә керүе турында беренче тапкыр хәбәр итә[8]. Урта гасырлар дәвамында албаннар үз дәүләтләрен Arbëri яисә Arbëni дип йөрткәннәр, үзләрен исә Arbëresh яки Arbënesh дигәннәр.

Бүгенгесе көндә албаннар дәүләтләрен Shqipëria дип атыйлар. 17 гасыр башында бу топоним һәм Shqiptarë этнонимы моңарчы гамәлдә булган Arbëria белән Arbëresh’ны алыштыра. Рәсми атамаларның этимологиясен «Бөркетләр иле» һәм «Бөркет балалары» дип аңлату популяр[9].

Төрек телендә кулланылган һәм аның аша татар теленә дә керү мөмкинлегенә ия булган Арнаутлык топонимы исә албаннарның этник төркеме — арнаутлар белән бәйле.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Албания тарихы

Борынгы чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең башкаласы Тирана шәһәре янында Пеллумба мәгарәсе

Албания тарихы тарихка кадәрге чорда, безнең эрага кадәр 4 гасырда, грек һәм рим тарихчыларының Иллирия турындагы язмаларыннан башлана. Албания җирләрендә яши башлаган кеше затының иң борынгы эзләре Урта Палеолит һәм Ахыргы Палеолит дәверләренә карый. Аларны Саранда шәһәре янындагы Ксара авылында һәм Тирана кырындагы Дайти тавында таптылар[10]. Ксара тирәсендәге мәгарәдә табылган әйберләр арасында чакматаш һәм яшмадан ясалган предметлар һәм хайваннарның ташка әйләнеп каткан сөякләре бар, ә Дайти тавындагы табылдыклар сөякләр һәм Ориньяк культурасына хас таш эш кораллардан гыйбарәт. Албаниянең палеолит чоры табылдыклары шул ук чорга караган Црвена Стийена (Монтенегро) һәм төньяк-көнбатыш Греция табылдыкларына бик тә охшаш [11]. Үзәк һәм көньяк Албаниядә казып алынган тумулуслардан чыккан бронза чоры артефактлары көньяк-көнбатыш Македония һәм Лефкада (Греция) белән тыгыз элемтә булуын күрсәтә. Археологлар фикеренчә, безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкның уртасында бу төбәкләргә протогрек телендә сөйләшкән һинд-аурупа халыклары килеп урнашкан. Бу халыкның бер өлеше соңрак, б.э.к. 1600 еллар тирәсендә Микенага китә һәм анда Микена цивилизациясен төзи. Халыкның башка төркеме, иллирийлар, Албания белән Монтенегро чигендә яшәгән. Мөгаен, алар грек кабиләләренең күршеләре булгандыр.[12][13]

Борынгы заманнарда хәзерге Албания җирләрендә Иллирия кабиләләре яшәгән. Бу территорияне Иллирия дип йөрткәннәр, якынча алганда, ул Әдрән диңгездән көнчыгышкарак, көньякта Вьосе елгасы тамагына таба сузылган район[14][15]. Иллирия кабиләләрен беренче булып безнең эрага кадәр 4 гасырда язылган Эвксин диңгезе периплы хезмәтендә искә алалар[16] . Көньякта каонианнар дигән грек кабиләсе яшәгән, аларның башкаласы Фоеник шәһәре булган. Диңгез буендагы Аполлония, Эпидамнос һәм Амантия колонияләрен б.э.к. 7 гасырда ук грек шәһәр-дәүләтләре төзи.

Билис (б.э.к. 4 гасыр)
Амантия (б.э.к. 7 гасыр)
Аполлония б.э.к. 6 гасыр)
Шкодер, Розасафа замогы (б.э.к. 4 гасыр)
Антигония (б.э.к. 3 гасыр)

Бүгенге Албания җирләрендә борынгы заманда идарә иткән иң көчле кабиләләрнең берсе Ардиейлар булган. Ардией патшалыгы Плеурат II улы Агрон идарә иткән чорда иң куәтле чорын кичерә. Агрон күрше кабиләләр белән дә идарә итә[17]. Б.э.к. 230 елда Агрон үлгәч, аның хатыны Теута Ардией патшалыгының хакимәсенә әйләнә. Теутаның гаскәрләре илдән шактый көньяктарак, Иония диңгезенә таба урнашкан җирләрдә дә хәрби хәрәкәәтләр алып барган[18]. Б.э.к. 229 елда Рим империясе диңгездә кораблар талау белән шөгыльләнгән иллириялеләргә каршы сугыш игълан итә[19]. Б.э.к. 227 елда сугыш тәмамлана һәм иллириялеләр җиңелә. Ардиейда исә хакимият Теутадан соң б.э.к. 181 елда Гентиуска күчә[20]. Гентиус б.э.к. 168 елда Рим белән сугыш башлый, шул рәвешле Өченче Иллирия сугышы башлана. Конфликт б.э.к. 167 елда римлыларның җиңүе һәм Иллириянең бәйсезлеге юкка чыгу белән тәмамлана. Рим бу төбәкне 3 административ берәмлеккә бүлә[21].

Урта гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анжуйлы Карл I Эпирус деспотлыгының бер өлешен яулап алгач «Албания патшалыгын» төзи.
Круя шәһәрендә урта гасырларда Албаниянең башкаласы урнашкан.

Хәзер Албания буларак билгеле җирләр Урта гасырларның башында Рим (соңрак Византия) карамагында була. Бу җирләргә VII гасырда славяннар килә[22], ә IX гасырда территория Болгар патшалыгына керә. XIII гасыр уртасында һәм ахырында Византия империясенең һәм Болгар патшалыгының зәгыйфьләнүе аркасында, хәзерге Албания җирләренең бер өлешен Сербия бөек кенәзлеге үзенә буйсындыра. Басып алучылар бу җирләрдә калган Рим һәм Византия мәдәнияте учакларын йә җимерә, йә бик авыр хәлдә калдыра[23].

Албан дәүләтчелеге Урта гасырларда Арбер кенәзлеге һәм Албания патшалыгы буларак формалаша башлый. Арбер кенәзлеге, яки Албанон (алб. Arbër or Arbëria) Урта гасырларда беренче албан дәүләте булган. Аңа 1190 елда, Круя җирлегендә, Прогон исемле архон нигез сала. Прогоннан соң дәүләт белән аның уллары Гйин һәм Дмитри идарә итә. Алар чорында ил чәчәк атып кала. Прогон гаиләсенең соңгы вәкиле Димитер вафат булгач, кенәзлек Круя хакиме (архоны) Григорий Камонас кулына күчә[24][25], аннан соң монда Голем хуҗа була. 1255 елда кенәзлек бетерелә[26]. Тарихчылар Пипа һәм Решишти фикеренчә, Арбанон албан дәүләтенең беренче караламасы булган, һәм соңрак ул империянең көнбатыш өлеше буларак ярымбәйсез халәтен саклаган (Эпирус деспотлыгы һәм Никея Ласкаридлары идарәсендә)[27].

1271 елда Эпирус деспотлыгыннан тартып алган албан җирләрендә Анжуйлы Карл Албания патшалыгына нигез сала. 1272 елның февралендә ул «Албан патшасы» титулын ала. Патшалык Дуррес төбәгеннән (соңрак ул Диррахиум дип атала башлый) көньякка таба Бутринт ярларына кадәр җәелә. Патшалык барлыкка килгәч табигый рәвештә формалашкан католик сәяси структуралары папаның Балкан ярымутравында католиклыкны тарату планнарын башкару өчен яхшы нигезгә әверелә. Бу вакытта Төньяк Албания территориясе белән идарә иткән Анжуйлы Елена да (ул Анжуйлы Карлның икетуган сеңлесе була) бу планны хуплый. Елена Төньяк Албания һәм Сербиядә хакимлек иткән дәвердә 30га якын католик чиркәве һәм монастыре төзелә[28]. 1331-1355 елларда Сербия империясе Албанияне яулап ала. Бу империя яшәүдән туктагач, берничә албан кенәзлеге барлыкка килә. Алар арасында иң куәтлеләре Бальша, Топия, Кастриоти, Музака һәм Арианти була. XIV гасырның беренче яртысында Госманлы империясе Албания җирләренең күпчелек өлешенә бәреп керәләр. 1444 елда албан кенәзлекләрен Албаниянең милли каһарманы Георгий Кастриоти Скандербег берләштерә. Скандербег албаннарның госманлыларга каршы хәрәкәтен җитәкли.

Госманлы чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Госманлы империясенә 20 ел хезмәт иткәннән соң, Скандербег хезмәттән баш тарта һәм фетнә күтәрә, шул рәвешле Аурупаны төрекләрдән 25 елга коткарып тора. (сулда) Тепеленлы Али паша мөстәкыйль мөселман албан идарәчеләренең иң куәтлесе була, ул Янина пашалыгы белән идарә итә һәм хәтта Әлҗәзаир дәиләре белән диңгезләрдә көндәшлек итәргә батырчылык итә. (уңда)

Госманлы империясе Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашып килә башлаган дәвердә бу җирләрнең геополитик харитасы кечкенә кенәзлекләр һәм патшалыклардан торган. Төрекләр 1415 елда көньяк Албаниядә гарнизоннарын төзиләр һәм 1431 елга Албаниянең күпчелек җирләрен яулап алырга өлгерәләр[29]. Вәләкин 1443 елда албаннарның милли каһарманы Скандерберг җитәкчелегендә бик зур һәм һәм озак елларга сузылган баш күтәрү кабынып китә, ул 1479 елга кадәр дәвам итә. Фетнәчеләр төрек солтаннары Морад II һәм Мәхмәт II гаскәрләрен күп тапкыр тар-мар итә. Скандербег әүвәл Албан кенәзләрен буйсындыра, ә аннары яулап алынмаган җирләрнең күпчелеге белән идарә итә башлап, үзәкләштерелгән хакимият урнаштыра. Ул шулай ук госманлыларга каршы бөтен Аурупа коалициясен төзергә дип бик күп көч түгә, әмма уңай нәтиҗәгә ирешми. Төрекләр Албанияне яңадан басып алырга маташкан саен, ул аларның гаскәрләрен кире бора. Госманлы империясе албан җирләре аша Италиягә һәм Көнбатыш Аурупага һөҗүм итәргә теләгән була. Скандербегның шул чорның иң куәтле дәүләтенә каршы тигез булмаган көрәшен Аурупаның башка илләре хуплап каршы ала, Неаполь, Папа дәүләте, Венеция һәм Рагуза албаннарга акча һәм гаскәр белән дә бераз ярдәм итә[30]. Төрекләр килү белән, Албаниядә өченче дин дә барлыкка килә — бу Ислам була. Моның аркасында албаннар арасында күпләп-күпләп Аурупаның христиан дәүләтләренә күчеп китүе башлана[31]. Босниялеләр һәм мөселман албаннар Госманлы империясендә күренекле урын биләгәннәр һәм Госманлы Портасының Балканнардагы сәясәтен үткәрүче төп терәкләр булганнар[32].

Империядә махсус хокукларга ия булганга күрә, мөселман албаннар төрле югары административ вазыйфалар да биләгәннәр, мәсәлән, егермедән артык Бөек Вәзир албан чыгышлы кеше булган. Алар арасында Төрек-фарсы сугышлары вакытында госманлы гаскәрләре белән идарә иткән генерал Көпрүлү Мәхмәт Паша, Австрия белән Төркия арасындагы сугышта төрек гаскәрен җитәкләгән генерал Көпрүлү Фазыл Әхмәд һәм Мисырның атаклы Мөхәммәд Али Пашасы да булган[33]

Берат (сулда) һәм Гирокастраның (уңда) тарихи үзәкләре Бөтендөнья мирасы исемлегендә. Ике шәһәрдә дә борынгы чорлардан бирле туктаусыз кешеләр яшәгән.

XV гасыр дәвамында, госманлылар бу төбәктә тулысынча хуҗага әйләнгәч, албан биләмәләрен дүрт төп санҗакка (вилаять төре) бүләләр. Хакимият сәүдә эшенең үсешенә булышлык итә, моның өчен Испаниядәге эзәрлекләүләрдән (XV гасыр ахыры) качып килгән күпсанлы яһүд качакларының колониясен оештыра. Влера шәһәре аша Бурса һәм Константинопольдән Аурупага импорт товарлары, ягъни хәтфә, киҗе-мамык тукымалар, мохер, келәмнәр, тәмләткечләр һәм күн үтеп кергән. Влераның кайбер кешеләре Аурупадагы партнерлары белән дә хезмәттәшлек иткән[33].

Албан кешеләрен империянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән, Гыйрак, Мисыр, Әлҗәзаир һәм Мәгърибтә дә очратып булган, алар монда әһәмиятле хәрби һәм административ вазифаларда хезмәт иткәннәр[34]. Бу өлешчә дәүширмә системасы белән дә бәйле булган. Халыкны мөселманлаштыру эше салмак кына барган. Ул XIV гасырда башлана (бүгенгесе көндә албаннарның күпчелеге Ислам динендә, аз санлы төркемнәр католик һәм православ диненә карый). Беренче чорларда госманлыларның Көньяк-Көнчыгыш Аурупада төп терәге булган тимар идарәчеләренә мөселман булу мәҗбүри таләп итеп куелмый; вакыт-вакыт алар хәтта баш та күтәрәләр, иң данлыклы фетнәне Скандербег оештыра (соңрак, XIX гасырда албаннар аның турында искә төшерәләр һәм ул албан милли идентиклыгын формалаштыруда төп компонентка әверелә). Албаннарга иң зур йогынты ясаган күренеш исә халыкның зур күпчелеген әкренләп-әкренләп исламлаштыру процессы була, әмма ул XVII гасырда гына киң колач җәя[32].

XVII гасырда башлыча католик албаннар Ислам диненә күчә, ә православиедә булган милләттәшләре исә бу мисалга бер гасыр соңрак кына иярә. Яңа дин башта Элбасан һәм Шкодер шәһәрләрендә ныгый, бу вакытка аның авыл җирләрендә дә тарафдарлары күп була. Төрле галимнәр дин алыштыруның сәбәпләрен төрлечә аңлата. Тарихи чыганакларның азлыгы мондый сорауларга ачык җавап бирү мөмкинлегеннән мәхрүм итә[32]. Албания Госманлы империясендә Румелия вилаятенең бер өлеше буларак 1912 елга кадәр яши, шул ук елда Албаниянең бәйсезлеге игълан ителә.

Албаннарның милли яңарышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Призренда Призрен лигасы бинасы, ишек алдыннан күренеш.

Албаннарның милли яңарыш чоры (Rilindja Kombëtare) 1870 елларда башлана һәм Албания үзенең бәйсезлеген игълан иткәнче, ягъни 1912 елга кадәр дәвам итә. 1878 елда Косово вилаятенең Призрен исемле борынгы шәһәрендә Призрен лигасы (Албан милләтенең хокукларын яклау лигасы, Lidhja e Prizrenit) төзелә. Баштарак төрек хакимияте лиганың эшчәнлеген хуплый, чөнки лига мөселман җирбиләүчеләренең һәм халыкның төрек администрациясе белән бергә дини бердәмлеген яклап чыга. Госманлылар мөселман бердәмлеген яклаучыларны хуплый һәм аларга ярдәм итә, мөселман җирләрен, шул исәптән Босния белән Һерцеговинаны сакларга чакыра. Шуңа күрә дә лига — берләшмә «Чын мөселманнар комитеты» (Komiteti i Myslimanëve të Vërtetë) дип аталган. Лига Карарнамә исемле декрет чыгара. Бу текст төньяк Албания, Эпирус һәм Босния халкына прокламациядән гыйбарәт булган. Өндәмәдә бу җирләрне Болгария, Сербия һәм Каратау патшалыкларыннан саклау һәм Госманлы империясе белән территориаль бердәмлекне яклау турында сүз бара. Хәлбуки, 1878 елның 18 июнендә Лигада нибары 47 мөселман делегаты гына бу декретка кул куя, ә җыенда барысы 300 мөселман катнаша, шул исәптән, Босниядән делегатлар була, Призрен санҗагыннан санҗакбәй килә, ул үзәк хакимият вәкиле буларак катнаша.

Наум Векилһарҗиның әлифбасыннан хәрефләр, 1845 ел

Лига, Абдул бәй Фрашериның тәэсиренә бирелеп, албан мохтариятен төзү һәм Госманлы дәүләтенең Косово, Скутари, Монастир һәм Иоаннина вилаятьләреннән яңа Албания вилаятен оештыру турында хыяллана башлагач, төрекләр аңа ярдәм итүдән туктый. Берлин конгрессы карары нигезендә Плав һәм Гусинье җирләре Каратауга күчәргә тиеш булганга күрә, Лига хәрби көч куллана һәм албан җирләрен яклый. Каратау гаскәрләрен берничә бәрелештә җиңсәләр дә, Лига куәтлерәк көчләрнең мәҗбүр итүенә буйсынып, Плав һәм Гусинье җирләрен калдыра, ә соңрак аны солтан җибәргән төрек гаскәрләре тар-мар итә[35].1912 елда баш күтәрелү башлана, Балканда барган сугышта Төркия җиңелә, 1912 елның 28 ноябрендә, көньяк Влореда Исмәгыйль Кәмали Албаниянең бәйсезлеген игълан итә.

Бәйсезлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елның 28 ноябрендә көньяк Влёрада узган Бөтен албан конгрессында Влёра мәҗлесе оештырыла. Сиксән өч кешедән торган бу Мәҗлес илнең бәйсезлеген игълан итә һәм Вакытлы хөкүмәт оештыра. Хөкүмәт оештыру турында карарны Мәҗлеснең икенче сессиясендә, ягъни 1912 елның 4 декабрендә кабул итәләр. Ул 10 әгъзадан тора, аны 1914 елның 22 гыйнварына кадәр Исмәгыйль Кәмали җитәкли. Шул ук вакытта Мәҗлес хөкүмәт эшчәнлеген күзәтеп торыр өчен Сенат (Pleqësi) дигән органны да булдыра, анда Мәҗлеснең 18 әгъзасы хезмәт итә.

Албаниянең бәйсезлеген 1913 елның 29 июлендә Лондон конференциясендә таныйлар. Яңа барлыкка килгән Албания кенәзлегенең чикләрен билгеләгәндә ул чорның демографик үзенчәлекләре исәпкә алынмый кала. Шул ук елның 15 октябрендә Албаниянең үз сәяси институтлары тәртипкә килеп беткәнче дәүләт эшен карар өчен Халыкара контроль комиссиясе корыла. Ул Влёрада урнаша. Албания кенәзлегенең беренче көч структурасы буларак, Халыкара жандармерия дә оештырыла. Ноябрь аенда ук беренче жандармнар илгә килеп җитә. Албания кенәзе Вильһелм Вид кенәзлекнең беренче кенәзе итеп сайлана. 7 мартта ул Дуррес вилаять башкаласына килә һәм беренче хөкүмәтен оештыра башлый. Моның өчен ул Турхан паша Перметига беренче албан кабинетын формалаштырырга әмер бирә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Албаниянең галәмнән күренеше, NASA фотосы

Албаниянең гомуми мәйданы 28,748 квадрат чакрымга тигез. Дәүләт Көньяк Аурупада урнашкан, төньяк-көнбатышта Монтенегро, төньяк-көнчыгышта Косово (Сербия), көнчыгышта Македония һәм көньякта Греция белән чиктәшлек итә. Аның чикләре төньяк киңлекнең 42° һәм 39° градуслары һәм көнчыгыш озынлыкның 21° һәм 19° градуслары арасында ята. Албаниянең диңгез ярлары бар: Әдрән диңгез һәм Ионик диңгез. Яр буйлары 476 чакрымга сузылган[36]. Әдрән диңгезгә таба, көнбатыш юнәлештә, түбәнлекләр ята.

Территориянең 70 % өлешен таулы һәм урманлы җирләр алып тора. Иң биек тау Дибра префектлыгы биләмәләрендә урнашкан 2764 метрлы Кораб тавы. Ул Албания, Косово һәм Македония чигендә тора. Илнең яр буе климаты Урта диңгез буена хас булган гадәти үзенчәлекләргә ия, монда йомшак, юеш кышлар һәм җылы, кояшлы, еш кына коры җәйләр күзәтелә. Көнчыгышка таба климат континентальгә үзгәрә. Гыйнвар аеның уртача температуралары — -8-9 С, ә июль аеныкы — +24-25 С. Елына уртача 800-2000 мм явым-төшем ява.

Илнең эчке өлешендәге климат шартлары биеклеккә бәйле, әмма 1500 м тирәсендәге биеклеккә ия булган җирләрдә кышларын шактый салкын, кар еш ява; монда язга кадәр карлы салкын шартлар сакланырга мөмкин.

Илнең башкаласы Тиранада 700 меңнән артык кеше яши. Дәүләтнең башка зур шәһәрләре — Дуррес, Корча, Элбасан, Шкодер, Гирокастра, Влёра һәм Кукес.

Балкан ярымутравының өч иң зур һәм иң тирән тектоник күлләре өлешчә Албаниядә урнашкан. Илнең төньяк-көнбатышындагы Шкодер күленең мәйданы 370 — 530 км² (язгы ташуда мәйданы арта) өлешчә Албания, өлешчә Монтенегрога карый. Данлыклы Охрид күле илнең көньяк-көнчыгышында урнашкан, аның өслеген Албания белән Македония Җөмһүрияте бүлешә. Тарихи һәм табигый әһәмияте зур булган бу күл ЮНЕСКО саклавы астында, аның максималь тирәнлеге 289 метр, монда уникаль флора һәм фауна тереклек итә. Кечкенә генә Бутринти күле тектоник күлләрнең өченчесе. Ул Бутринт милли паркында урнашкан. Албаниянең 13 утравы да бар. Аларның күбесе бик кечкенә, нибары икесенең генә мәйданы бер дүрткел чакрымнан (км²) зуррак: Сазани һәм Куне утраулары.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коппенның климат классификациясе нигезендә Албания харитасы

Әдрән һәм Ионик диңгезләренең яр буйлары һәм Балканнарга таба күтәрелә барган таулы районнары булган, кышын һәм җәен төрле һава торышы шартларына дучар була торган географик киңлектә урнашкан Албаниянең климатик төбәкләре күп. Диңгез буе түбәнлекләренә типик Урта диңгез буе климаты хас; таулы районнарда Урта диңгез буе континенталь климаты өстенлек итә. Түбәнлекләрдә дә, эчке районнарда да һава торышы төньяктан көньякка таба сизелерлек үзгәрә. Түбәнлекләрдә кышлар бик салкын түгел, гадәттә, 7 °C була. Җәй көне уртача температура 24 °C. Көньяк түбәнлекләрдә уртача температура ел дәвамында 5 °Cка югарырак. Җәй көне бу аерма 5 °Cтан югарырак, ә кышын чак кына түбәнрәк.

Илнең эчке төбәкләрендә температура, географик киңлек яки башка факторлардан битәр, биеклекнең төрле булуына бәйле. Тауларда кышларын түбән температура Көньяк-Көнчыгыш Аурупаның һава торышында өстенлек итә торган континенталь һава массалары аркасында килеп чыга. Күбрәк төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләр исә. Уртача җәйге температуралар яр буе төбәкләре белән чагыштырганда түбәнрәк, биеклекләрдә исә бигрәк тә түбән була, ләкин көн эчендә температура тибрәнешләре көчлерәк. Илнең эчке сулыклары һәм елга үзәнлекләрендә көндезге максималь температуралар бик югары, ләкин төннәрен бу җирләрдә һәрчак диярлек салкын була. Явым-төшемнәрнең уртача күләме зур, бу исә Урта диңгез буеннан килгән һава агымы һәм континенталь һава массаларының конвергенциясе нәтиҗәсе. Алар рельеф күтәрелгән ноктада очрашканга күрә, иң көчле яңгырлар үзәктәге калку җирләрдә ява. Урта диңгез һавасы күтәрелгәндә хасил була торган вертикаль агымнар еш кузгала торган күк күкрәүләрне китереп чыгара. Бу давылларның күбесе көчле җил һәм яңгырлар белән бергә килә. Континенталь һава массалары көчле булмаганда, Урта диңгез җилләре илнең эчке төбәкләренә таба дымлылыкларын киметәләр. Континенталь һава массалары өстенлек иткән чакта түбән районнар өстендә салкын һава тарала, бу гадәттә кышын шулай була. Салкын температура зәйтүн агачларына һәм цитрус җимешләренең куакларына зыян салганга күрә, хәтта кышын чагыштырмача югары температура булган төбәкләрдә дә бакчалар һәм агачлыкларны, көньяк һәм көнбатыш ягын гына ачык калдырып, ышыкта тотарга тырышалар. Түбәнлекләрдә явым-төшемнәрнең уртача күләме 1000 ммдан 1500 ммга кадәр җитә, төньякта күбрәк ява. Явым-төшемнәрнең 95% кышкы чорга туры килә.

Биек таулы тезмәләрдә явым-төшемнәр көчлерәк була. Аларны теркәгән ышанычлы һәм төгәл чыганаклар юк, ләкин еллык күләме 1800 мм тирәсе дип бәялиләр, ә кайбер төньяк районнарда хәтта 2550 ммга да җитә. Көнбатыш Албан Альплары (Бога үзәнлеге) Аурупаның иң дымлы урыннарының берсе, монда ел саен 3100 мм явым-төшем ява[37]. Яр буе зонасында ел фасылына бәйле үзгәрешләр бик сизелерлек түгел. Эчтә урнашкан биегрәк тауларда, үзәктәге калкулыкларга караганда, явым-төшемнәр азрак була. Рельефтагы аермалар җирлекләрдә төрле үзгәрешләрнең сәбәпчесе, ләкин ел фасылларына карап бүленеш теләсә кайсы өлкәдә даими саклана. 2009 елда Колорадо университетыннан килгән экспедиция Төньяк Албаниядәге Ләгънәтле тауларда дүрт кечкенә бозлык тапты. Бозлыклар чагыштырмача түбән биеклектә (2000 метр) урнашканга, мондый көньяк киңлек өчен уникаль дип саналалар[38].

Флора һәм фауна[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Албан Альпларында төрле эндемик үсемлекләрне табып була, шул исәптән, Албан лаләсен дә.

Кечкенә ил булуына карамастан, Албаниянең табигате төрләргә бай. Геоморфология, климат һәм рельефның күптөрлелеге эндемик һәм субэндемик төрләрнең, шул исәптән, 27 эндемик һәм 160 субэндемик үсемлекнең тереклек итүенә уңайлы шартлар тудыра. Албаниядә барысы 3250дән артык үсемлек төренең барлыгы билгеле, бу Аурупада табылган барлык флора төрләренең якынча 30% дигән сүз.

Ил территориясенең өчтән бер өлешен диярлек – ә бу 10 000 км2 тирәсе — урманнар алып тора, шуңа күрә мондагы флора бай. Фитогеография күзлегеннән караганда, Албания җирләре Голарктика патшалыгына, Урта диңгез төбәгенә һәм Циркумбореал төбәгенең Иллирия вилаятенә керә. Ярга якын җирләр һәм түбәнлекләрдә Урта диңгез буйларына хас маквис үсә, ә югарырак биеклекләрдә имән урманнары өстенлек итә. Кара нарат, бүк һәм ак чыршы биек тауларда очрый, 1800 метрдан югарырак биеклекләрдә альп болыннары үсә[39].

Бөтендөнья кыргый табигать фонды мәгълүматларына һәм Аурупа әйләнә-тирә мөхит агентлыгы төзегән Аурупаның экологик төбәкләре санлы харитасына нигезләнеп, Албания территориясен өч экотөбәккә бүләләр: Иллириянең яфрак урманнары, Пинд тауларының катнаш урманнары һәм Динар Альпларының катнаш урманнары. Урманнар күптөрле имезүчеләр өчен яшәү тирәлеге: монда бүреләр, аюлар, кабан дуңгызлары һәм кара кәҗәләр (серналар) очрый. Селәүсен, кыргый мәчеләр, нарат сусары һәм көзәннәр, сирәк булса да, илнең кайбер төбәкләрендә яшиләр. Бүгенгесе көндә Албаниядә умырткалы хайваннарның 760 тирәсендәге төре табылган. Алар арасында 350дән артык кош төре, 330 төче һәм диңгез су балыклары төре һәм 80 төр имезүче бар. Дөнья күләмендә куркыныч астында булган 91 биологик төр Албаниядә тереклек итә, алар арасында Далмация пеликаны, кәрлә баклан һәм Аурупа диңгез мәрсин балыгы бар. Көньяктагы кыялы диңгез буйларында югалу куркынычы янаган Урта диңгез монах тюленьнәре яши. Әһәмиятле кошлар арасында, беренче чиратта, илнең милли символы булган алтын бөркетне аерып күрсәтергә кирәк[40]. Шулай ук козгыннар, суерлар һәм күпсанлы су кошлары да бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 14 // Конституция Албании
  2. 2,0 2,1 Справочник ЦРУ по странам мира 28 март 2015 көнне тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 http://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD
  4. Human Development Report 2015(ингл.). БМО Үсеш программасы. — БМО Үсеш программасы сайтында Кеше үсеше турында доклад (2016). 24 март 2017 көнне тикшерелгән.
  5. Madrugearu A, Gordon M. The wars of the Balkan Peninsula. Rowman & Littlefield, 2007. p. 146.
  6. Richard Talbert, Barrington Atlas of the Greek and Roman World, (ISBN 0-691-03169-X), Map 49 & notes.
  7. .The Illyrians by J. J. Wilkes, 1992, ISBN 978-0-631-19807-9, page 279"
  8. Robert Elsei. The Albanian lexicon of Dion Von Kirkman. Earliest reference to the existence of the Albanian language, pp. 113–122
  9. Kristo Frasheri. History of Albania (A Brief Overview). Tirana, 1964.
  10. F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C., ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–90
  11. F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C., ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–9
  12. John Boardman. The prehistory of the Balkans and the Middle East and the Aegean world. Cambridge University Press, 1982. ISBN 978-0-521-22496-3, p. 629
  13. Wilkes John. The Illyrians. Wiley-Blackwell, 1995, ISBN 978-0-631-19807-9, p. 92
  14. The Illyrians (The Peoples of Europe) by John Wilkes, 1996, ISBN 978-0-631-19807-9, page 92
  15. Cambridge University Press. The Cambridge ancient history. 2000. ISBN 0-521-23447-6, page 261
  16. The Illyrians (The Peoples of Europe) by John Wilkes, 1996, page 94
  17. Hammond, Nicholas Geoffrey Lemprière; Walbank, Frank William (1 January 1972). A History of Macedonia: 336–167 B.C. Clarendon Press. ISBN 978-0-19-814815-9.
  18. Jackson-Laufer, Guida Myrl (1 January 1999). Women Rulers Throughout the Ages: An Illustrated Guide. ABC-CLIO. pp. 382–383. ISBN 978-1-57607-091-8.
  19. The History of Rome. D. Appleton & Company. 1 January 1846. p. 259.
  20. Wilkes, John (9 January 1996). The Illyrians. Wiley. p. 189. ISBN 978-0-631-19807-9.
  21. Marjeta Šašel Kos, "The Illyrian King Ballaeus – Some Historical Aspects", Épire, Illyrie, Macédoine: Mélanges offerts au professeur Pierre Cabanes, ed. Danièle Berranger (Clermont-Ferrand: Presses Universitaires Blaise Pascal, 2007), 127.
  22. Bideleux, Robert; Jeffries, Ian (24 January 2007).Balkans: A Post-Communist History. Routledge. p. 25. ISBN 978-1-134-58328-7
  23. Zickel, Raymond; Iwaskiw, Walter R., eds. (1994). ""The Barbarian Invasions and the Middle Ages," Albania: A Country Study". Retrieved 9 April 2008.
  24. Jireček, Konstantin; Thopia (1916). Illyrisch-albanische Forschungen. p. 239. Griechen Gregorios Kamonas
  25. Abulafia, David; McKitterick (21 October 1999). The New Cambridge Medieval History: Volume 5, C.1198-c.1300. p. 786. ISBN 978-0-521-36289-4. Greco-Albanian lord Gregorios Kamonas
  26. Pickard, Rob; Çeliku, Florent (2008). Analysis and Reform of Cultural Heritage Policies in South-East Europe. Strasbourg: Council of Europe Publishing. p. 16. ISBN 978-92-871-6265-6
  27. Pipa, Arshi; Repishti, Sami (1984). Studies on Kosova. East European Monographs #155. pp. 7–8. ISBN 0-88033-047-3.
  28. Etleva, Lala (2008). Regnum Albaniae, the Papal Curia, and the Western Visions of a Borderline Nobility (PDF). Cambridge University Press.
  29. Licursi, Emiddio Pietro (2011). «Empire of Nations: The Consolidation of Albanian and Turkish National Identities in the Late Ottoman Empire, 1878–1913». “By 1415, after a chaotic interregnum, Sultan Mehmet I sent the military to erect the first Ottoman garrisons throughout southern Albania, establishing direct military authority in the region ... l jurisdiction over most of Albania ...”
  30. Albania :: The decline of Byzantium. Encyclopædia Britannica. 13 сентябрь 2014 көнне тикшерелгән.
  31. Gjonça, Arjan (2001). Communism, Health and Lifestyle: The Paradox of Mortality Transition in Albania, 1950–1990. Greenwood Publishing Group. pp. 7–. ISBN 978-0-313-31586-2 . https://books.google.com/books?id=OKEal7FHClUC&pg=PA7. 
  32. 32,0 32,1 32,2 Clayer, Nathalie (2012). "Albania" in Encyclopaedia of Islam, Gudrun Krämer, Denis Matringe, Rokovet, John Nawas, Everett Rowson (eds.). Brill Online.
  33. 33,0 33,1 "Arnawutluḳ." in Encyclopaedia of Islam, Second Edition. Brill Online, 2012.
  34. Norris, H. T. (1993). Islam in the Balkans: religion and society between Europe and the Arab world. University of South Carolina Press. p. 196. ISBN 978-0-87249-977-5 . https://books.google.com/books?id=RGmzir-ITtUC&pg=PA35. 
  35. "Albanian League". Encyclopædia Britannica
  36. Eftimi, R. "SOME CONSIDERATIONS ON SEAWATER-FRESHWATER RELATIONSHIP IN ALBANIAN COASTAL AREA" (PDF). ITA Consult.
  37. "Tiparet e pergjithshme te klimes". Qendrim.forumotion.net.
  38. "Twenty-first Century Glaciers and Climate in the Prokletije Mountains, Albania Journal Arctic, Antarctic, and Alpine Research Publisher Institute of Arctic and Alpine Research, University of Colorado ISSN 1523-0430 (Print) 1938–4246 (Online) Issue Volume 41, Number 4 / November 2009 DOI 10.1657/1938-4246-41.4.455 Pages 455–459 Online Date: 30 November 2009". Instaar.metapress.com.
  39. Bego, Ferdinand and Koni, Mynyr (1999) "Albania" in Blodlverslty Strategy and Action Plan. The National Environmental Agency
  40. Streissguth, Thomas (2010). Albania in Pictures. Twenty-First Century Books. ISBN 978-0-7613-4629-6.
  41. Conservation of the Critically Endangered Balkan Lynx. Catsg.org. 5 гыйнвар 2011 көнне тикшерелгән.
  42. Streissguth, Thomas (2010). Albania in Pictures. Twenty-First Century Books. ISBN 978-0-7613-4629-6 . https://books.google.com/?id=wL_-zcyLn6kC&pg=PA14. 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]