Александра Кокшова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александра Кокшова latin yazuında])
Александра Кокшова
Туган 20 апрель 1930(1930-04-20)
ТАССР, Чаллы районы, Сидоровка авылы
Үлгән 1992(1992)
Татарстан, Түбән Кама шәһәре
Ватандашлыгы РФ

Александра Пётр кызы Кокшова (20.04.1930, ТАССР, Чаллы районы, Сидоровка авылы — 1992 ел, Түбән Кама) — ТАССРның атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кокшова Александра 1930 елның 20 апрелендә ТАССРның Чаллы районы Сидоровка бистәсендә туа. Түбән Кама җиренә 1961 елның 1 июлендә килә.

1961 елның 1 июль көнне мәктәпкә билгеләнә. Гаиләсенә баракта бүлмә бирелә. Кешеләр вагончикларда, төзелеш материалларын саклаган складларда, землянкаларда яшәгәннәр. Яңа төзелә торган Түбән Кама шәһәренә килгән беренче кешеләр буларак зур авырлыклар кичерә.

1961 елның 1 сентябрендә, беренче уку елы җитә. Мәктәп барак тибындагы була. Ике барак җылы коридор белән тоташтырылган. Беренче укучылары - Түбән Кама шәһәренең булачак кешеләре килә. Яңа мәктәпкә төзүчеләр 1961 елның июль ахырында нигез салалар.

1962 елда бөтен класс белән Түбән Кама шәһәрендә яңа мәктәпкә күчәләр, шәһәр әле бу чорда булмый, мәктәп – шәһәрдә беренче бина, аннан кала берничә төзелеп бетмәгән йорт бинасы була.

Александра Пётр кызы Кокшова 1992 елда Түбән Кама шәһәрендә вафат була.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александра Петровна Кокшова үзенең педагогик эшчәнлеге өчен «ТАССРның атказанган укытучысы», «Халык мәгарифе отличнигы» дигән югары исемгә лаек була.

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитетының 1981 елның 18 сентябрендәге 398 номерлы карары белән мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше һәм Түбән Кама җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Кокшова Александра Петровнага «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]