Александра Коллонтай
Александра Коллонтай | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Александра Михаил кызы Коллонтай |
Әйтелеш | |
Туган | 13 март 1872 Санкт-Петербург |
Үлгән | 9 март 1952 (79 яшь) Мәскәү |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d][1] |
Ватандашлыгы | ССРБ |
Әлма-матер | Сүрих үнивирситите |
Һөнәре | сәясәт һәм җәмгыять эшлеклесе, журналист, язучи |
Сәяси фирка | Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Владимир Людвигович Коллонтай[d][2] һәм Павел Ефимович Дыбенко[d] |
Балалар | Михаил Коллонтай |
Ата-ана |
|
![]() | |
Александра Михаил кызы Коллонтай (рус. Алекса́ндра Миха́йловна Коллонта́й. туганда фамилиясе – Домонтович. 19 (31) март 1872, Санкт-Петербург — 9 март 1952, Мәскәү). — Революционер-марксист. 1917-1918 елларда ул большевист Хөкүмәтенең җитешлеге (социаль сәясәт) буенча халык комиссары була. Ул тарихта беренче хатын Хөкүмәт катнашучы булган. 1922 елда Коллонтай Норвегиядәге совет вәкиллегенә дипломатик киңәшче итеп билгеләнә, ә тиздән вәкиллек башлыгы итеп, беренче хатын-кыз дипломат итеп билгеләнә.
Башлангыч еллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Санкт-Петербургта бай дворян гаиләсендә туа. Әти-әнисе аны император адьютантына кияүгә бирергә дигән карарына каршы чыга. 1893 елда бай булмаган офицер Владимир Коллонтайга кияүгә чыга.
1898 елда Цюрих университетына (Швейцария) укырга керә. Профессор Геркнер киңәше буенча 1899 елда Англиягә Инглиз эшлекле хәрәкәтен өйрәнергә китә. Англиядә Сидней Вебб һәм Беатриса Вебб белән таныша. 1901 елда Женевада Георгий Плеханов белән таныша.
Инкыйлабы эшчәнлек башлану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1905 елның 9 гыйнварында (канлы якшәмбе) Петербург урамнарында була. 1905 елда Петербургта Владимир Ленин белән таныша. II съездында русия социал-демократик эшчеләр фиркасе большевиклар һәм меньшевиклар партияларга таркалганнан соң, Коллонтай фракцияләрнең берсенә дә катышмады.[3] 1906 елдан алып 1915 елга кадәр меньшевикларга якын була.[4]
1905 елда «Хатын-хезмәтчеләре бер-береңә ярдәм итү җәмгыяте» оештыра. 1908 елда «Финляндия һәм социализм» брошюрасын чыгара, анда фин халкын Россия империясен золымга каршы торырга өнди. Шуннан соң иммиграцияга китергә мәҗбүр була.
Иммиграциядә ул Карл Каутский, Клара Цеткин, Роза Люксембург, Карл Либкнехт һәм башка танылган социалистлар белән танышкан.
Беренче бөтендөнья сугыш башланганнан соң большевикларга (иң нык антимилитаристларга) кушыла.
Инкыйлаб һәм Ватандашлар сугышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Февраль инкыйлабыннан соң Александра Коллонтай Россиягә кайта. Эшче һәм солдат депутатлары советларының беренче бөтенрусия җыенда Үзәктәге Башкарма Комитеты әгъзасы итеп сайланды. Россия социал-демократик эшчеләр фиркасенең ҮК катнашучы итеп сайланды. ҮК катнашучы буларак, Октябрь күтәрелешсе өчен тавыш бирде. Большевик хөкүмәттә җитешлеге (социаль сәясәт) буенча халык комиссары булды.
Инкыйлабы чорда, 45 яшендә, ул 28 яшьлек матрос Павел Дыбенкога кияүгә чыга, үзенең фамилиясен беренче никахтан саклап калдыра.
Россия ватандашлар сугышы вакытында Александра Коллонтай Украинада беренче армиянең сәяси җитәкчелеген җитәкли. 1920 елда Женотделлар Булдырды. Бу оешмалар хатын-кызларны иҗтимагый тормышка җәлеп итү өчен күп эш башкарган.
Профсоюзлар турында бәхәс
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1921 елның мартында Александра Коллонтай "эшче оппозиция" фикерен хуплый. Ул, Александр Шляпников белән, бу төркемнең җитәкчеләренең берсе булды. Оппозиция профсоюзларның хакимиятен киңәйтергә кирәк, дип уйлый Коллонтай. Бу фикер күпчелек партия һәм шәхсән Ленин тарафыннан хөкем ителгән иде. Ул шунда фиркасе таркалуның куркынычын күрде. Ленин белән аерма Коллонтайга бик авыр бирелде. Ә партиядә Коллонтайның позицияләре какшады.
Дипломатик хезмәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1922 елдан дипломат булып эшли. Башта Норвегиядә, аннары Мексикада һәм Швециядә. Дипломатик эш өлешчә сөрген, өлешчә талантлар тану иде — Коллонтай бик күп телләy билдә,[5] аның Европа Социалистик хәрәкәтендә яхшы элемтәләре булган. Иң озаграк (1930-1945 елда) ул Швециядә эшләгән, Совет-фин сугышы вакытында Швециянең позициясен йомшарту ирештә.
Соңгы еллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кайбер тәнкыйтьчеләр аны Сталинга тугрылыкта һәм элекке идеаллардан качуда гаеплиләр.[6][7] 40-нчы елларда Коллонтайның сәламәтлеге җитди бозыла. Ул ике инсульт кичердә һәм Мәскәүгә (1945 елда) кайтырга мәҗбүр булды. Сугыштан соң мемуарлар язды. 1952 елда ул инфаркттан үлә. Новодвичье зиратында җирләнгән.
Феминизм теорияга өлеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Коллонтай марксист феминизмының эре теоретигы була. Беренчеләрдән булып ул "икеләтә эксплуатация" факторын билгеләп үтте.[8] 1913 елда Александра Коллонтай «Яңа хатын» дигән мәкаләсен бастыра. Бу мәкалә марксистик феминизмның төп текстларының берсе иде. Тигез хокуклылыкка ирешү өчен, яңа хатын түбәндәге принципларга тоту:
- Яңа хатын — мөстәкыйль шәхес, аның мәнфәгатьләр өйгә, гаиләгә һәм мәхәббәткә чикләнми.
- Хатынга ирдән матди тәэмин итү кирәк түгел, ә карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт аңын үз шәхескә кирәк.
- Хисләр өстендә җиңү, үз-үзеңне тоту эшләү.
- Көнчелектән баш тарту, ир-атның иреген хөрмәт итү.
- Мәхәббәт тойгысы акылга буйсынырга тиеш.
- Мәхәббәт мөнәсәбәтләрендә «икеләтә әхлактан» баш тарту. Яңа хатын аның җенсилеген яшерми.
Коллонтай тагын берничә теоретик әсәрне һәм сәнгать әсәрләрен бу сорауларны чишүгә багышлады.
Төп әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сыйнфый көрәш турында мәсьәлә буенча. (К вопросу о классовой борьбе). 1904 (үле сылтама)
- Финляндия һәм социализм (Финляндия и социализм). 1908.
- Хатын-кыз мәсьәләсенең социаль нигезләре. (Социальные основы женского вопроса.) — СПб., 1909.
- Яңа мораль һәм эшчә сыйныфы. (Новая мораль и рабочий класс. ). М: Изд. ВЦИК, 1919.(үле сылтама)
- Хатын-кыз хәле-хуҗалык эволюциясендә. (Положение женщины в эволюции хозяйства.) — М.: Гиз, 1923. — 208 с.
- Сайланма мәкаләләр һәм сөйләмнәр. (Избранные статьи и речи.) — М.: Политиздат, 1972.
- Тормышымнан һәм эшемнән: истәлекләр һәм көндәлекләр. (Из моей жизни и работы: Воспоминания и дневники.)— М.: Сов. Россия, 1974.
Сәнгатьле әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Домонтович А. Хатын борылышта. (Женщина на переломе.) — М.-Пг.: ГИЗ, 1923
- Коллонтай А. Зур мәхәббәт (Большая любовь.) — М.: ГИЗ, 1927
- Коллонтай А. Василиса Малыгина. — М.-Л.: ГИЗ, 1927
Истәлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кече планета 2467 Kollontai
- Калуга өлкәсендә Коллонтай авылы.
- Урамнар шәһәрләрдә: Санкт-Петербург, Харьков, Тары, Волгоград, Налчык, Николаев.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Александра Коллонтайның кайбер мәкаләләре (рус телендә)
Хатын-кыз-эшче хәзерге җәмгыятьтә (Женщина-работница в современном обществе)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
- ↑ Encyclopædia Britannica
- ↑ Simkin, John, Alexandra Kollontai, at Spartacus Educational
- ↑ Зур биографик энциклопедия тәрҗемәи хәл
- ↑ Зоя Воскресенская, Эдуард Шарапов «Тайна Зои Воскресенской». серия «Досье»»: Олма-Пресс; Москва; 1998
- ↑ Karlinsky, Simon (4 January 1981). "The Menshivik, Bolshevik, Stalinist feminist". The New York Times
- ↑ Morrison, Jenny, "Women on the left: Alexandra Kollontai"; Counterfire, 11 February 2012
- ↑ Коллонтай А. М. Женщина-работница в современном обществе. СПб. 1908. http://levoradikal.ru/archives/264
- 13 март көнне туганнар
- 1872 елда туганнар
- 9 март көнне вафатлар
- 1952 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Социалистлар
- Марксизм теоретиклары
- Россиянең феминизм эшлеклеләре
- ССРБ сәясәтчеләре
- Россия революционерлары
- Россия фәлсәфәчеләре
- ССРБ фәлсәфәчеләре
- XX гасыр сәясәтчеләре
- XX гасыр фәлсәфәчеләре
- Марксистлар
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр
- СБКФ ҮК әгъзалары