Александр-Свирский монастыре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр-Свирский монастыре latin yazuında])
Александр-Свирский монастыре
Нигезләнү датасы 1487[1]
Сурәт
Нигезләүче Александр Свирский[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Старая Слобода[d]
Епархия Тихвинская епархия[d]
Багышланган Өчле[d]
Входит в состав списка памятников культурного наследия Cultural heritage monuments in Lodeynopolsky District[d]
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][2]
Рәсми веб-сайт svirskoe.ru
Карта
 Александр-Свирский монастыре Викиҗыентыкта

Изге Троица Александр-Свирский монастыреЛенинград өлкәсендәге православие ирләр монастыры , XVI һәм XVII гасырларның архитектура һәйкәле буларак билгеле.

Рощинский күле ярында, Лодейное Поле каласыннан 21 км ераклыкта, урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге монастырьга нигез салучы — Александр Свирский, бу XV гасыр азагында Олонец краеның урманындагы мәҗүси халыкларның утракларында — карел, вепс, чудь халыклары яшәгән җирдә була. Тиздән Александр Свирский шәкертләре барлыкка килә. Нигез салучы исән чагында ук монастырның бер-берсе белән бәйле ике урыны (бүлеге) барлыкка килә, әммә алар бер-берсеннән бәйсез комплекстан торган: Троицкий монастырь бүлеге һәм шундагы монахлар өчен бүлмәләр һәм Преображенский монастырь бүлеге — зират янында. Аларны күл буйлап барган юл гына берләштереп торган.

Троицкий бүлеге өлешендәге аш бүлмәле зур булмаган Покровский чиркәве — монастыреның иң борынгы саклагыч корылмасы булып торган. Ул Александр Свирский үзе катнашында 1533 елда патша Василий I аркылы төзелгән.

XVII гасыр уртасында монастырга Введено-Сотский монастыры беркетелә.

1764-1786 елларда монастыреның Троицк бүлеге Олонец, Каргополь, Новгород епархияләре викларының резиденциясе була.

1873 елда Свирский монастыры Олонец һәм Петрозаводск епископлыгы карамагында тора, ә монастырда наместниклык оештырыла. 1890 елдан алып монастырь рухание - архимандриты аерым эшләү һәм яшәү урыны була.

1900 елда монастырь территориясендә император һәм аның гаиләсе гаҗәп рәвештә император поезды касафатында үлемнән котылып үзгә истәлегенә агач чиркәү төзелә.

1918 елның көзендә монастырлы чекистлар басып ала һәм талый, ә аның рухание архимандрит Евген (Трофимов) Олонец шәһәрендә үтерелә.

Совет власте елларында монастырь ГУЛАГ системасының Свирь төзәтү-хезмәт лагере, балалар һәм инвалидлар йорты итеп файдаланыла. Бераз вакыт монастырда техникум урнашып тора, ә Троицк бүлегендә 1953-2009 елларда Свирь психиатрия хастаханәсе урнаша.

1997 елда монастырь төзелә башлый. Лодейное Поле һәм Тихвин епискобы Мстислав фатихасы белән 2012 елда бәйрәм архиерей хоры булдырыла. Хор составын БДБ илләрендә югары музыка йортларын тәмамлаучылар тәшкил итә. Алар XIX—XX гасырлардагы рус, белорус һәм украин халык җырларын, борынгы византияле чиркәү җырларын башкара.

Александро-Свирский монастыры ихатасы 2015 елда Санкт-Петербург шәһәре Невский районының Веселый поселогы биләмәсендә тора.

Монастырь храмнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сурәте Комплекс элементы Монастырь өлеше Төзелеш датасы
Троицк соборы Троицкая 1695—1697
Покров Пресвятая Богородица трапезная чиркәве Троицкая 1533—1536
Звонница Троицкая 1646
Преподобный Иоанн Дамаскин чиркәве Троицкая 1716
Преображенский соборы
һәм изге праведныйлар Захарий белән Елизавета чиркәве
Преображенская 1641—1644
1668
Надвратный Святитель Николай Чудотворец чиркәве Преображенская 1791
Колокольня Преображенская 1903—1904

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Свято-Троицкий Александро-Свирский монастырь. — СПб., 1901.
  • Никодим, архимандрит. Настоятель Александро-Свирского монастыря архимандрит Агафангел. — Петрозаводск, 1910.
  • Детчуев Б. Трагедия в монастыре: [Александро-Свирский монастырь Олонецкого уезда] // Север. — 1991. — № 12. — С. 126—136.
  • Галкин А. К. Александро-Свирский монастырь как резиденция викарных епископов и центр духовного образования // Санкт-Петербургские епархиальные ведомости. — Вып. 34. — 2006. — С. 11—15.
  1. (unspecified title)
  2. Постановление Совета Министров РСФСР № 1327 от 30.08.1960