Эчтәлеккә күчү

Александр Бондарь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Бондарь latin yazuında])
Александр Бондарь
Туган 27 май 1955(1955-05-27) (69 яшь)
Чиләбе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Новосибирск дәүләт университеты[d]
Һөнәре физик
Эш бирүче РФА СБ Төш физикасы институты[d] һәм Новосибирск дәүләт университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Александр Бондарь (27 май, 1955 ел, Россия физигы, Россия Фәннәр Академиясе академигы (2019).

Алекса́ндр Евге́ньевич Бо́ндарь 1955 елның 27 маенда Чиләбедә туган. 1977елда Новосибирск дәүләт университетын тәмамлый, 1977 елдан башлап СССР Фәннәр академиясенең Себер филиалының атом-төш физикасы институтында стажер-тикшеренүче, өлкән лаборант, кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.

1994 елдан сектор мөдире, 1999 елдан лаборатория мөдире, 2003 елдан - баш фәнни хезмәткәр [1] . Фәнни эш буенча ИЯФ директоры урынбасары [2] .

  • 1994 елдан физика-математика фәннәре кандидаты (диссертация темасы:«Системы регистрации рассеянных электронов детекторов МД-1 и КЕДР»)
  • 2003 елдан физика-математика фәннәре докторы (диссертация темасы: «Изучение нарушения CP-чётности в распадах B-мезонов в эксперименте Belle»)
  • 2003 елдан Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (Физика фәннәре бүлеге, атом-төш физикасы секциясе).

РФАнең ике диссертация советы әгъзасы булып тора, Россия Фәннәр академиясе академигы, ИЯФ гыйльми советы әгъзасы, Россия Фәннәр академиясе СО ның физик-техник фәннәр буенча берләштерелгән гыйльми советы әгъзасы, ЦЕРНфәнни планлаштыру Советы әгъзасы (2005).

Ул Новосибирск дәүләт университетының физика факультетында укыта: 1992 елдан физика кафедрасында ассистент, 1996 елдан доцент, 2007 елдан - физика кафедрасында профессор.

2010 елдан 2020 елга кадәр НГУның физика факультеты деканы [1]

Кайбер басмалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни журналларда 300 дән артык мәкалә авторы. Индекс Хирша 71 [3] бар.

Төп басмалары:

  • Бондарь А. Е., Грошев В. Р. и др. Пропорциональная камера с линией задержки для измерения координат с высокой точностью. Международное совещание по методике проволочных камер. Дубна, 1975.
  • Блинов А. Е., Бондарь А. Е. и др. Измерение поляризации в накопителе методом рассеяния синхротронного излучения на встречном пучке // Труды 8-го совещания по ускорителям заряженных частиц. Протвино, 1982. Т. 2.
  • Abe K., Bondar A. et al. Observation of large CP violation in the neutral B meson system // Phys. Rev. Lett. 2001. № 87. Р. 091812.
  • Aulchenko V. M., Bondar A. E. et al. Measurement of the pion form-factor in the range 1,04 Gev to 1,38 GeV with the CMD-2 detector // JETP Lett. 2005. № 82. Р. 743—747; Pisma Zh. Eksp. Teor. Fiz. 2005. № 82. Р. 841—845.
  • Poluektov A., Bondar A. et al. Measurement of phi (3) with Dalitz plot analysis of B+ → D (*) K (*) + decay // Phys. Rev. 2006. D. 73. Р. 112009.
  • Бондарь А. Е., Пахлов П. Н., Полуэктов А. О. Наблюдение СР-нарушения в распадах В-мезонов // УФН. 2007. Т. 177. № 7. С. 697—720.