Александр Вольфович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Вольфович latin yazuında])
Александр Вольфович
Туган телдә исем белар. Аляксандр Рыгоравіч Вальфовіч
Туган 1967
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Белоруссия
Әлма-матер Московское высшее военное командное училище[d], Военная академия Республики Беларусь[d] һәм РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d] һәм генерал-лейтенант

 Александр Вольфович Викиҗыентыкта

Александр Вольфович (28 июнь, 1967 ел, Казан, ТАССР, РСФСР, СССР ) - беларус хәрби бүлек башлыгы. Генераль штаб начальнигы - Беларусь Республикасы Оборона Министрының беренче урынбасары (2020 елның 20 гыйнварыннан 2021 елның 26 гыйнварына кадәр), генерал-лейтенант (2021).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Григорьевич Вольфович 1967 елның 28 июнендә Казанда туган. Әтисе — Григорий Александрович Вольфович —отставкадагы подполковник.

1984 елда Беларусиянең Борисов шәһәрендәге 7 нче номерлы урта мәктәпне тәмамлый.

Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү югары хәрби команда училищесына укырга керә. Аны 1988 елда тәмамлый. Хәрби училищены тәмамлагач, взвод командиры, мотоукчы ротасы командиры, штаб начальнигы була.

1993 елдан — штаб начальнигы — Беларусь Республикасының Кораллы Көчләренең кече белгечләр әзерләү буенча 72 нче гвардия берләшкән уку үзәге 114 уку мотоукчылар полкының уку мотоукчылар батальоны командиры урынбасары.

1998 елда ул Беларусь Республикасының Хәрби академиясен тәмамлый. Батальон командиры, штаб начальнигы — 72 нче гвардия Берләшкән уку-укыту үзәгенең мотоукчылар полкы командиры урынбасары булып хезмәт итә. 2002 елдан 2005 елга кадәр — штаб начальнигы-361 нче саклау һәм хезмәт күрсәтү базасы командирының беренче урынбасары, аннары 361 нче саклау һәм хезмәт күрсәтү базасы командиры

2005 елда-Кораллы Көчләр Генераль штабының Баш оператив идарәсендә.

2008 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлый.

2008 елдан 120 нче аерым гвардия механикалаштырылган бригадасы командиры, аннары — көнбатыш оператив командованиесе гаскәрләренең командующий урынбасары, штаб начальнигы.

2012 елның 22 июнендә генерал-майор хәрби дәрәжәсе бирелә.

2015 елдан 2018 елга кадәр - Төньяк-Көнбатыш оператив командованиесе гаскәрләре командующие. 2018 елдан 2020 елга кадәр-Беларусь Республикасы Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгының беренче урынбасары.

Беларусь Республикасы Президенты боерыгы белән, 2020 елның 20 гыйнварында Генераль штаб начальнигы Беларусь Республикасы Оборона Министрының беренче урынбасары итеп билгеләнә.

2021 елның 26 гыйнварында Беларусь Республикасы Президенты указы белән Беларусь Республикасы куркынычсызлык Советының Дәүләт секретаре итеп билгеләнә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы - Максим (1990 елда туган), Беларусь Республикасы Кораллы Көчләре офицеры [1] .

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беларусь Республикасының дәүләт бүләкләре һәм СССР медальләре белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Им гордится коллектив / Минобороны РБ, archived from the original on 2022-01-25, retrieved 2022-01-25 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]