Александр Вучич
Александр Вучич | |
---|---|
![]() | |
Сербиянең сайланган президенты | |
Вазыйфага керешкән 2017 ел | |
Сербия премьер-министры | |
Вазыйфада 2014 ел – 2017 ел | |
Аңа кадәр | Ивица Дачич |
Сербия саклану министры | |
Вазыйфада 2012 ел – 2013 ел | |
Аңа кадәр | Драган Шутованац |
Дәвамчысы | Небойша Радич |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 5 март 1970 (53 яшь) Белград, Сербия, Югославия СФҖ |
Сәяси фирка | ЮКБ (1988—1990) СРФ (1993—2008) СПФ |
Җефет | Тамара Вучич[d] |
Әни | Ангела Милованов |
Әти | Анджелко Вучич |
Белем | Белград университетының хокук факультеты |
Алекса́ндр Ву́чич (серб. Александар Вучић; 1970 елның 5 марты, Белград, Югославия СФҖ) — Сербия сәясәтчесе, Сербия Премьер-министры (2014 елның 27 апреленнән 2017 елның 31 маена кадәр). Сербиянең сайланган президенты (2017 елның 2 апреленнән)[1].
Сербия прогрессив фиркасе рәисе, Сербия мәгълүмат министры, Сербия саклану министры, ундүрт ел дәвамында Сербия радикаль фиркасе генераль сәркатибе булган.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1970 елның 5 мартында Белград шәһәрендә Сербия радио-телевидениесе хәбәрчеләре гаиләсендә туган. Земун гимназиясен, Белград университетының хокук факультетын тәмамлаган. БиХ радиода эшли.
1993 елда Сербия радикаль фиркасе сафына керә (2008 елда чыга).
1996 елда «Пинки» спорт-бизнес үзәге директоры.
1998-2000 елларда Сербия мәгълүмат министры, 2012-2013 елларда Сербия саклану министры вазифаларында була.
2014 елда парламент сайлауларында Сербия прогрессив фиркасе Сербия социалистик фиркасе белән идарәче коалиция төзи, А. Вучич илнең премьер-министры итеп сайлана.
2017 елның 2 апрелендә узган Сербия президентын сайлауларда (en) 52 % тавыш җыеп, 10 көндәшен җиңеп чыга. Вазифага 2017 елның 31 маенда керешә.
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1997 елның 27 июлендә радио журналисты Ксения Янковичка өйләнгән. Ике балалары туган. 2011 елда аерылышканнар.
2013 елның 14 декабрендә дипломат Тамара Дукановичка өйләнгән[2].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Сербия выбрала НАТО и ЕС без Косово, Газета.Ru. 6 апрель 2017 тикшерелде.
- ↑ Šta je Dačić savetovao Vučićevoj supruzi. Blic online, 12.08.2014