Александр Галкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Галкин latin yazuında])
Александр Галкин
Туган 12 февраль 1928(1928-02-12)
Әлек районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 9 апрель 2002(2002-04-09) (74 яшь)
Чабаксар, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре шагыйрь, тәрҗемәче, мөхәррир, язучы

Александр Алексеевич Галкин (1928 елның 12 феврале, Челкасы, Әлек районы, Чуаш АССР — 2002 елның 9 апреле, Чабаксар, Чуашстан) - чуаш шагыйре, прозаик һәм тәрҗемәче. 1963 елдан ССРБ язучылар берлегендә. СССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1977), Чуашстанның халык шагыйре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Галкин 1928 елның 12 февралендә Чуаш АССРның Әлек районы Челкасы авылында туган. Башта авылында мәктәпне, 1948 елда Калинин педагогия училищесын, 1953 елда Чуаш дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Чуаш китап нәшриятында редактор, «Тӑван Атӑл» журналының баш мөхәррире, «Капкан» журналының әдәби бүлеге мөдире булып эшли.

Александр Алексеевич Чабаксарда 2002 елның 9 апрелендә вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Галкинның сәнгать сәләте күпкырлы була. Ул үзен поэзия, проза һәм мәсьәлләрдә уңышлы гына тормышка ашырган. А.Пушкин, М. Горький, А. Серафимович,т. Шевченко, С. Есенин, М. Шолохов, М. Пришвин, В. Бианки, С. Михалков һ. б. әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итә. Балалар өчен күп яза.

30 китап бастыра, шул исәптән:

  • «Пĕчĕк ĕçченсем» — Кечкенә эшчеләр (1958);
  • «Сурăм шарлакĕсем» — Сурым Шарлавыклары (1961);
  • «Хăрушă тĕлĕк» — Куркыныч төш (1969);
  • «Пурнăçра — пĕр мыскара» — Тормыш - бер кызык
  • «Сĕрен кĕперĕ умĕнче» - Нарат күпере янянда
  • «Тӑван тавралăхра» — Туган якта
  • «Кукăр пăшал» — Кәкре мылытк
  • «Сиплĕ сăмах» -Шифалы сүз
  • «Вăйăран вăкăр» - Уен
  • «Туссем»- Дуслар
  • «Хĕвел тухсан» — Кояш чыкканда
  • «Хаваслă ачасем» — Бәхетле балалар

Рус телендә 5 китабы, татар телендә 1 китабы нәшер ителгән.

Аның шигырьләренә 200-дән артык җыр язылган:

  • «Шупашкар каçĕсем» (Чабаксар төннәре)
  • «Кăвак чечексем» (Күк чәчәкләр)
  • «Санпа кăна» (Синең белән генә)
  • «Сурăмпала Выла хушшинче» («Сурым белән Выла арасы»)
  • «Аннене» (Әнигә)
  • «Çĕмĕртсем ларсассăн çеçкене» (Шомырт чәчәк атканда)
  • «Мĕн кирлĕ-ши» (Ни кирәк инде)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Аликовская энциклопедия», редколлегия: Ефимов Л. А., Ефимов Е. Л., Ананьев А. А., Терентьев Г. К., Чебоксары, 2009, ISBN 978-5-7670-1630-3.
  • «Чăваш литературин антологийĕ», составители: Д. В. Гордеев, Ю. А. Силэм. Чебоксары, 2003. ISBN 5-7670-1279-2 .
  • Айдаш, Ю. Кун-сулан анлa тeкерe / Ю. Айдаш // Таван Атал. — 2006. — № 4. — С. 2—3.
  • Eливанова, Г. «Эп aсатнан туйрам хаман пурнаса…» / Г. Eливанова // Хыпар. — 2003. — 9 ака.