Александр Девятаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Девятаев latin yazuında])
Александр Девятаев
Туган телдә исем Александр Михайлович Девятаев
Туган 24 сентябрь 1951(1951-09-24) (72 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб
Җефет Фирдәвес Исмәгыйль кызы
Балалар Руслан, Алина, Диана
Ата-ана

Александр Девятаев, Александр Михаил улы Девятаев (Александр Михайлович Девятаев, 1951 елның 24 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― медицина фәннәре докторы (1996), профессор (2000), табиб-патофизиолог, иммунолог, РАЕН мөхбир әгъзасы (биология һәм медицина секциясе буенча, 2012).

Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның (1917―2002) улы,[1] «М. П. Девятаев истәлеге фонды»н оештыручы. [2]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елның 24 сентябрендә Казанда туган. Әтисе Михаил Девятаев чыгышы белән хәзерге Мордовиянең Тәрби районы үзәге Тәрби авылыннан (1959 елдан штб), мукшы милләтеннән. Әнисе Фәүзия (Моратова), татар. Бертуганнары: абыйсы Алексей һәм сеңлесе Нелли.[3]

КДУ каршындагы 131нче Казан физика-математика мәктәбен (1968), Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын (1974) тәмамлаган. 2нче курстан башлап санитар булып эшләгән. 1974 елда КДМИ патологик физиология кафедрасы каршындагы аспирантурага алына. Профессор М. А. Ерзинның соңгы аспиранты була. 1977 елдан патофизиология кафедрасы ассистенты, 1987 елдан кафедра доценты, 1998 елдан патофизиология кафедрасы профессоры.

1978 елда «Влияние мозгового антигена на высшую нервную деятельность и на неспецифические факторы иммунитета» темасына кандидатлык диссертациясе, 1996 елда «Механизмы аллергических реакций скелетных мышц» темасына докторлык диссертациясен яклаган. [4]

1998 елдан Казан дәүләт медицина институтының дарулар технологиясе кафедрасы профессоры. 2012 елдан РАЕН мөхбир әгъзасы (биология һәм медицина секциясе буенча). Скелет мускулларының аллергик реакцияләре механизмнарын өйрәнүгә багышланган хезмәтләр авторы.

Чәшке мае нигезендә «Мюстела» табигый косметикасын фәнни эшләүче (фармацевтика фәннәре докторы С. Н. Егорова белән берлектә). 1993 елда «Мюстела» косметика компаниясен оештыручы (хатыны Фирдәвес Исмәгыйль кызы белән берлектә, 1998 елдан ел саен «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасында катнашып, ел саен җиңүче булалар) һәм «Мюстела-Талир» компанияләр төркеменең генераль директоры. [5]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Фирдәвес Исмәгыйль кызы, эшмәкәр, чыгышы белән Саба районыннан, Казан мәдәният институтын тәмамлаган. «Нечкәбил» конкурсы җиңүчесе (2015). Балалары Руслан, Алина һәм Диана.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]