Александр Дегтярёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Дегтярёв latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Дегтярёв
Aleksandr Degtyarev.jpg
Туган 8 апрель 1952(1952-04-08) (69 яшь)
Иске Петрово, Старопетровский сельсовет[d], Бөре районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы, галим
Эш бирүче Русия Дәүләт думасы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d] һәм техник фәннәр нәмзәте[d]
Гыйльми исем: профессор

Commons-logo.svg Александр Дегтярёв Викиҗыентыкта

Александр Николаевич Дегтярёв (1952 елның 8 апреле, Иске Петрово авылы, Бөре районы, Башкорт АССР) — Россия галиме һәм сәясәтчесе, техник фәннәр кандидаты (1985), икътисад фәннәре докторы (2002), профессор. Россия Табигый фәннәр академиясе академигы, Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, Петровский фән һәм сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе. Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Дегтярев 1952 елның 8 апрелендә Башкорт АССРның Бөре районы Иске Петрово авылында укытучылар гаиләсендә туа[1].

1968 елда мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый һәм Уфа авиация институтының «авиадвигательләр» факультетына укырга керә. 1973 елда Уфа авиация институтын тәмамлаганнан соң, партком секретаре, НИС инженеры булып эшли.

1985 елда Александр Николаевич техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 2001 елда «XIX—XX гасырларда кече эшкуарлыкны үстерүнең институциональ нигезләре» (Башкортстан мисалында) темасына икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1987—1990 елларда Уфа авиация институтында өлкән укытучы, доцент, партиянең Башкорт өлкә комитеты фән һәм мәгариф бүлеге мөдире урынбасары булып эшли.

1990 елда Дегтярев Мәскәү технология институтының Уфа филиалы директоры (соңрак Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясе итеп үзгәртелгән).

1987—1990 елларда — СБКФның башкорт өлкә комитеты фән һәм мәгариф бүлеге мөдире урынбасары, идеология бүлеге мөдире урынбасары. 1990—2011 елларда — Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясе(рус.) ректоры, «Икътисад теориясе һәм дөнья икътисады» кафедрасы мөдире.

Өченче (2003—2008) һәм дүртенче (2008—2012) чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты.

2011 елда VI чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.

2013 елның 19 мартында, Дәүләт Думасыннан Владимир Пехтин киткәннән соң, Дәүләт Думасының этика буенча комиссиясе рәисе итеп сайлана.

2014 елның октябрендә Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә. 2015 елның 27 апрелендә ректор сайлауларында җиңелә.

Александр Николаевич Дегтярев — 130га якын фәнни хезмәт, шул исәптән 15 монография, 13 уку әсбабы авторы.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, дүрт баласы бар[2].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002);
  • Россия Федерациясе Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2002);
  • «Уфа шәһәре алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе (2002);
  • Халыклар Дуслыгы ордены (2012).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Справочно-информационный ресурс «Кто есть кто в республике Башкортостан». 2013-02-02 тикшерелде.
  2. Учетная карточка паспортного стола г. Уфы, свидетельства о рождении детей, свидетельство о браке

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов. т. 2. В-Ж. 2006. −624 с. ISBN 5-88185-062-9.; науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.
  • Кто есть кто в Республике Башкортостан. Уфа: Башкортостан, 1995

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]