Александр Дмитриев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Дмитриев latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 22 февраль (6 март) 1854
Туу урыны Дедюхин[d], Пермь наместниклыгы[d], Россия империясе
Үлем датасы 14 (27) июнь 1902 (48 яшь)
Үлем урыны Пермь, Россия империясе
Җирләнгән урыны Егошиха зираты[d]
Ире яки хатыны Екатерина Николаевна Дмитриева[d][1]
Туган тел рус теле
Һөнәр төре өлкәне өйрәнүче, тарихчы
Эшчәнлек өлкәсе тарих[2], регионнар буенча тарих[d][2] һәм регионалистика[d][2]
Әлма-матер Казан Император университеты
Активлык урыны Пермь[2]
 Александр Дмитриев Викиҗыентыкта

Дмитриев Александр Алексеевич (6 март 1854 ел27 июнь 1902 ел) — тарихчы һәм туган якны өйрәнүче. Урал тарихы буенча белгеч. Финляндия археология җәмгыятенең мөхбир әгъзасы, Петербург археология институты һәм башка фәнни оешмаларның әгъзасы. Пермь гыйльми архив комиссиясе рәисе (1890).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Алексеевич Дмитриев 1854 елның 2 февралендә Пермь губернасы Соликамск өязе Дедюхин авылында тоз ведомствосы чиновнигы гаиләсендә туган.

1872 елда Пермь ирләр гимназиясен белем ала һәм Казан Император университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент чорында урта гасыр Новгород шәһәре тарихын өйрәнә, бу аңа шул дәвердә Новгород белән тыгыз сәүдә элемтә тоткан Пермь краеның — «Бөек Пермьнең» тарихын өйрәнергә җитди кызыксыну уята. 1876 елда университетны тәмамлый һәм Пермьгә кайта.

1877-1890 елларда Пермь шәһәре гимназияларында тарих һәм география укытучысы булып эшли.

1890 елдан Соликамск һәм Пермь өязләре халык училищелары инспекторы була. 1890 елда Пермь гыйльми архив комиссиясе рәисе итеп сайлана.

Александр Дмитриев 1902 елның 14 июнендә вафат була. Пермь шәһәренең Егошин зыяратында җирләнә.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • М. Я. Попов. А. А. Дмитриев. Биографический очерк. // Труды Перм. ученой архивной комиссии. Пермь, 1902. Вып. V;
  • Ф. А. Андерсон. Дмитриев как историк Урала. // Ученые зап. Перм. ун-та. Пермь, 1951. Т. VI. Вып. IV;
  • В. А. Оборин. Археографическая деятельность А. А. Дмитриева. // Уральский археографический ежегодник за 1970. Пермь, 1971.
  • В. С. Верхоланцев Город Пермь, его прошлое и настоящее. — Пермь, 1913