Александр Дюма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Дюма latin yazuında])
Александр Дюма
Туган телдә исем Alexandre Dumas
Туган 24 июль 1802(1802-07-24)
Вилле-Котре, Эна, Франция
Үлгән 5 декабрь 1870(1870-12-05) (68 яшь)
Пюи, Дьепп
Үлем сәбәбе инсульт
Күмү урыны Пантеон[d][1] һәм Communal Cemetery of Villers-Cotterêts[d][2]
Яшәгән урын 2-й округ Парижа (до 1860 года)[d]
Ватандашлыгы Франция
Һөнәре язучы, драматург һәм журналист
Җефет Ida Ferrier[d][3]
Өйдәш Belle Kreilssamner[d], Emélie Cordier[d], Anna Bauer[d] һәм Fanny Gordosa[d]
Балалар Александр Дюма[4][5][6], Анри Бауэр[d], Мари Александрин Дюма[d] һәм Micaëlla-Clélie-Josepha-Élisabeth Cordier[d]
Ата-ана

 Александр Дюма Викиҗыентыкта

Алекса́ндр Дюма́ (фр. Alexandre Dumas, père) (1802 елның 24 июле, Вилле-Котре — 1870 елның 5 декабре, Пюи) — мәшһүр француз язучысы. Иң күп укылган француз язучыларның берсе. Шулай ук драматург һәм журналист булды.

«Өч мушкетер», «Граф Монте-Кристо», «Патшабикә Марго» кебек данлыклы әсәрләр аның каләме тарафыннан язылган.


Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1802 елның 24 июлендә Франциянең Эн департаменты Вилле-Котре коммунасында республикачы-генерал Александр Тома-Дюма (рәсми исеме Дави де ля Пайетри) һәм Вилле-Котре кунакханәсе хуҗасы кызы Мария-Луиза Лабуре гаиләсәсендә туган. Әтисе ягыннан әбисе Гаити утравыннан китерелгән кол хатын булу сәбәпле, А. Дюма квартерон (мулат һәм ак тәнле баласы) саналган.
1811-1813 елларда көллияттә укый.
1816 елда Вилле-Котре нотариус конторасында хезмәткәр булып эшли.
1823 елда Парижга килеп, герцог Орлеанлының (булачак Франция кыйралы Луи Филипп I) сәркатиплегенә хезмәткә урнаша.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Дюманың иҗат мирасы гаять зур, 1000 әсәрдән артып китә. Әсәрләрен иҗат иткәндә ярдәмчеләр ала, ягъни әдәби лаборатория барлыкка китерә (Ярдәмчеләрнең берсе — алдан материаллар туплап, булачак әсәрнең планын сызучы О. Маке, дөньякүләм танылган романнарның авторлыгына дәгъва итеп, 1847 елда А. Дюманы судка бирә, ләкин оттыра). Романтизм рухында язылган беренче сәхнә әсәрләре үк аңа танылу китерә: «Генрих III һәм аның әйләнәсе» пьесасын Комеди-Франсез дәүләт театры 1829 елның 10 февралендә чииратсыз куя. Бер-бер артлы язылган «Антони» (1831), «Нельс манарасы» (1832), «Кин» (1836) пьесаларын сәхнәләштерүдә ул заманның күренекле актерлары катнаша.
Виктор Гюго, А.В де Виньи, Эжен Делакруа белән дуслык элемтәләре урнаштыра.
Швейцария (1832), Италия (1835), Бельгия, Алмания (1838) буенча сәяхәт итә. А. Дюмага әүвәл француз матбугатында серия яки шәкел булып басылып килгән тарихи-авантюристик романнары дан китерә: мушкетчылар турында трилогия («Өч мушкетчы» (1844), «Егерме ел узгач» (1845), «Виконт де Бражелон» (1848-1850); дини бәрелешләр турында трилогия («Кыйралбикә Марго» (1845), «Графиня де Монсоро» (1846), «Кырык биш» (1847-1848); «Табиб язмалары» шәкеле («Жозеф Бальзамо» (1846), «Кыйралбикәнең энҗе муенсасы» (1849), «Анж Питу» (1853), «Графиня де Шарни» (1855); «Граф Монте-Кристо» романы (1844-1845) һ.б. Проза әсәрләренең кайберләрен пьеса итеп үзгәртеп яза.
Француз инкыйлабы һәм Наполеон чоры турында трилогия: «Иеһуның көрәштәшләре» (1857), «Аклар һәм күкләр» (1867), «Шевалье де Сент-Эрмин» (1869-1870, 2005 елда гына табылган һәм басылып чыккан).
Тарихи-авантюристик романнардан тыш, фантастик новелллар һәм әкиятләр дә иҗат итә (кайберләренең сюжетын әкиятчеләр Э.Т.А. Гофманнан, Һ.К. Андерсеннан алган): «Мең дә бер өрәк» җыентыгы (1849), «Зур һәм кече балалар өчен әкиятләр» (1860) һ.б.

Бельгиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Франция Милли җыелышына депутат булып сайлану теләге барып чыкмагач, 1851 елгы түнтәрелештән соң Бельгиягә күчә. Сәяси эзәрлекләүдән бигрәк, кредиторларыннан кача. Бельгиядә 22 томлык «Минем истәлекләрем» китабын (1852-1854) яза.

Россиядә сәяхәттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Сәяхәт итү — тулы мәгънәсендә яшәү ул, бүгенге өчен үткәнне һәм киләчәкне онытып тору. Тулы күкрәк белән сулау, һәр нәрсә белән соклану, һәр ошаган әйберне үзенңнеке итәргә тырышу
А. Дюма
»

1858 елның 15 июненнән 1859 елның 2 мартына кадәр Россия империясендә сәяхәттә була. Россиягә язучы Аурупада сәяхәттә йөрүче ирле-хатынлы граф Кушелев-Безбородколар чакыруы буенча килә. Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Әстерхан, Бакы, Тифлис, Поти кебек шәһәрләрдә булып, юл тәэсирләре турында «Россия буйлап сәяхәт» (икенче исеме «Париждан Әстерхангача») китабын (1858) яза.

Дюма Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Дюма су юлы белән сәяхәт итә. Ул утырган пароход 1858 елның 27 сентябрендә кичке 6 сәгатьтә шәһәрдән 6-7 чакрымда Казансу елгасының тамагына туктап якорь сала. Язучы шәһәр үзәгендә түгел, Адмиралтейство бистәсендә «Меркурий» пароход җәмгыятенең кунакханәсендә туктый.

« Казан — татар тарихы белән өретелгән шәһәр. Көнчыгыш һәм ислам белән бәйле татар ханлыгы башкаласы булганлыгы адым саен ярылып ята. 980 урамы, 10 күпере, 4 300 йорты, күп санда чиркәүләре, монастырьләре, 10 мәчете, юлчылар өчен 2 кунакханәсе, 7 трактиры, 2 кабак, 52 244 кешесе (шуның 15 000 е мөселманнар) бар. Чиркәү белән мәчетнең янәшә басып, хач белән ярымайның дуслыгын сурәтләвен бары монда, Казанда гына күреп була. Явыз Иван белән Сөембикә патша — монда иң билгеле тарихи шәхесләр, чөнки беренчесе — шәһәргә иң күп явызлык кылган, икенчесе — иң күп яхшылык эшләгән
А. Дюма
»

Генерал-интендант Яблоновский озатуында Казан кирмәнен, Сөембикә манарасын, Зур Кызыл урамда урнашкан Богородицкий монастырен һәм андагы Казан Изге ана иконасын карый. Ректор профессор П.И. Котельников чакыруы буенча ул вакытта 124 студенты булган Казан университетына, аның анатомик театрына, Родионов затлы кызлар институтына визитлар ясый. Бу көннәрдә язучы Казан җәмәгатенең игътибар үзәгендә була, Казан газеталары аның сәяхәте белән шунда ук таныштырып бара. Күптән түгел Казанда фотография салоны ачылу сәбәпле, аның белән фотога төшәргә теләүчеләр бихисап була.
Казан кирмәне янындагы Кунак йортында булалар. А. Дюма Казанның күн һәм мехлары белән соклана, аучы сумкасы, диван мендәре, патронташ, күн аяк киеме сатып ала. Парижда 400 франк, Мәскәүдә 50 сум торган аю тиресенең Казанда 20 сум (80 франк) торуына гаҗәпләнә. Китап кибетләрендә булып, үзенең «Граф Монте-Кристо» китабын күреп сөенә, китапка урнаштырылган үзенә һич ошамаган портреты белән, Парижга кайткач, балаларны куркытып йөрергә вәгъдә итә.
А. Дюманың мәшһүр аучы икәнен белеп, генерал Лан Казаннан 30 чакрымга аны куян ауларга алып чыга, ул көнне эләккән 46 куянның уникесен язучы атып алган була.

« Россия буйлап сәяхәт итүдән дә җиңелрәк, уңайлырак, күңеллерәк башка сәяхәтне белмим. Бигрәк тә Казанга сәяхәтем искиткеч булды. Монда һәрберсе синең күңелне күрергә, ни дә булса бүләк итәргә тырыша. Капчык-капчык чәй, күн һәм тире үрнәкләре ... алырга мәҗбүр иттеләр. Гомеремдә булган иң яхшы сәяхәтем булды бу сәяхәт
А. Дюма
»

1858 елның 4 октябрендә «Нахимов» пароходында Самар аркылы Әстерханга китеп бара.
Анна Иоанновна, Екатерина II нең җенси тотнаксызлыгы, Петр III һәм Павел I нең үтерелүе турында «Фехтование укытучысының язмалары» (1840) китабы авторы булган француз язучысы артыннан Казанда яшерен күзәтү оештырылуы мәгълүм. Аның сәяхәте турында 4 октябрьдә Санкт-Петербургка жандармнар башлыгы кенәз А.В. Долгоруковка, 19 октябрьдә императорга җиткерелә.

Италиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1859 елда Италиягә бара. 1860 елда Джузеппе Гарибальди белән таныша, аның Сицилиягә булган хәрби походында катнаша. Неапольдә милли музейлар директоры булып урнаша.

Соңгы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1865 елдан Австриядә, Маҗарстанда яши, 1866 елгы Австрия-Пруссия сугышы вакытында Париж газеталарының хәбәрчесе булып эшли, әлеге сугыш турында «Пруссия терроры» романын (1868) яза.
1866 елда Италиягә бара.
1867 елда Алмания буйлап сәяхәт итә.
1869 елда Англиядә яши, «Зур кулинария сүзлеге» яза (вафатыннан соң, 1873 елда басыла).
1870 елда авыру А. Дюма улы кече А. Дюманың Дьептан ерак булмаган Пюидагы өендә яши һәм шунда 1870 елның 5 декабрендә вафат була.
2002 елның 30 ноябрендә җәсәде тантаналы рәвештә Пантеонга күчерелә.

Басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А. Дюма. Өч мушкетёр. Казан: ТКН,
  2. А. Дюма.Собрание сочинений. Т.1-12. М., 1976-1980.
  3. А. Дюма. Собрание сочинений. Т.1-15. М., 1991.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 9 (Ди-Же). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-339-2

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Моруа А. Три Дюма. М., 1965.
  2. Hamel P., Methe P. Dictionnaire Dumas. Montreal, 1990.
  3. Драйтова Э. Повседневная жизнь Дюма и его героев. М., 2005.
  4. Бикбулатов Р. Казань. Знаменитые люди. Книга первая. К.: «Заман», 2003. ISBN 5-89052-016-4
  1. 1,0 1,1 http://www.alalettre.com/dumas-oeuvres-pantheon.php
  2. 2,0 2,1 Find A Grave — 1996.
  3. https://archives.paris.fr/arkotheque/visionneuse/visionneuse.php?arko=YTo2OntzOjQ6ImRhdGUiO3M6MTA6IjIwMjMtMDgtMTgiO3M6MTA6InR5cGVfZm9uZHMiO3M6MTE6ImFya29fc2VyaWVsIjtzOjQ6InJlZjEiO2k6Mzk7czo0OiJyZWYyIjtpOjIwODI4MjtzOjE2OiJ2aXNpb25uZXVzZV9odG1sIjtiOjE7czoyMToidmlzaW9ubmV1c2VfaHRtbF9tb2RlIjtzOjQ6InByb2QiO30=#uielem_move=-156%2C-1409&uielem_rotate=F&uielem_islocked=0&uielem_zoom=101
  4. F. T. M. Dumas, Alexandre (fils) // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York, Cambridge, England: University Press, 1911.
  5. Наркевич А. Ю. Дюма [отец] // Краткая литературная энциклопедияМосква: Советская энциклопедия, 1962.
  6. З. Венгерова Дюма-сын, Александр // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1893.
  7. 7,0 7,1 M. Br. Dumas, Alexandre // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York, Cambridge, England: University Press, 1911.