Александр Казанцев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Казанцев latin yazuında])
Александр Казанцев
Туган 1893
Калуга, Россия империясе
Үлгән 1979
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Мәскәү энергетика институты[d], Мәскәү физика-техника институты[d] һәм Мәскәү дәүләт техника университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Казанцев Александр Николаевич (1893— 1979) — радиотехника, радиодулкыннар таралу өлкәсендә белгеч. МЭИ профессоры, техник фәннәр докторы, радиотехника факультеты деканы (1950-1953), МЭИ-ның радиотехника нигезләре кафедрасы мөдире (1943-1944), антенналы корылмалар һәм радиодулкыннар таралу кафедрасы мөдире (1944-1957).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанцев Александр Николаевич 1893 елда Калуга шәһәрендә туган. Мәскәү югары техник университетын (МВТУ) тәмамлаган. Сугышка кадәр радиодулкыннар таралу өлкәсендә гыйльми эшләр алып бара, Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында (Н. Э. Бауман исемендәге МВТУ) лекцияләр укый.

1943-1944 елларда МЭИ-ның радиотехника нигезләре кафедрасы мөдире була, 1944 елда А. Н. Казанцев Мәскәү энергетика институтының радиотехника факультетына оештырылган антенна-фидер корылмалар кафедрасы (ары «антенналы корылмалар һәм радиодулкыннар таралу кафедрасы» дип атала) мөдире итеп сайлана. 1957 елга кадәр шушы вазифада эшли. 1950-1953 елларда А. Н. Казанцев Мәскәү энергетика институтының (МЭИ) радиотехника факультеты (РТФ) деканы булып эшли.

Казанцев елда ссср Фәннәр академиясенең Кояш радиофизика һәм шуның белән бәйле Җирдә радиодулкыннар таралу өлкәсендә фәнни эшләре буенча чит илләргә фәнни экспедицияләргә чыга, Радио буенча халыкара Консультатив Комитетта Советлар Берлегенең вәкиле була; безнең илнең «халыкара йөкләмәләрен булдыру максатында» Женевага йөри.

Сугыштан соңгы елларда педагогик эшмәкәрлеге белән беррәттән, А. Н. Казанцев Фәннәр академиясендә кыска тулкындар диапазонындагы ионосфера радио сызыкларын тикшерүләр циклы башкара. Нәтиҗәдә аның катнашлыгында, кыска тулкындар кыр көчергәнешлелек исәпләүнең, радиодулкыннарның ионосфера таралуының төп физик процесларын исәпкә алучы нәтиҗәле ысулы эшләнә. Бу эшләр циклы өчен А. Н. Казанцев Сталин премиясе белән билгеләнә. 1953 елда Александр Николаевич Ленин ордены белән бүләкләнә.

1957 елда А. Н. Казанцев Мәскәү физика-техник институтының (МФТИ) кафедра мөдире вазифасына күчә. А. Н. Казанцевның киләсе уку һәм гыйльми эшмәкәрлеге Мәскәү физика-техник институты белән бәйле.

Казанцев Александр Николаевич 1979 елда 86 яшендә Мәскәүдә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сталин премиясе.
  • Ленин ордены (1953).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • МЭИ: история, люди, годы: сборник воспоминаний. В 3 томах, 2010, Москва. «Издательский дом МЭИ» т. 2 с. 13.
  • РАДИОТЕХНИЧЕСКОМУ ФАКУЛЬТЕТУ МЭИ — 75 ЛЕТ! ВЕСТНИК МОСКОВСКОГО ЭНЕРГЕТИЧЕСКОГО ИНСТИТУТА. Издательство: Национальный исследовательский университет «МЭИ» (Москва). ISSN: 1993-6982.