Александр Казем-Бек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Казем-Бек latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Казем-Бек
A famous orientalist, historian and philologist of Azeri origin Mirza Kazim bey.jpg
Туган телдә исем Мирза Мөхәммәд Гали
Туган 22 июль 1802(1802-07-22)
Иранның Решт шәһәре
Үлгән 27 ноябрь 1870(1870-11-27) (68 яшь)
Русия империясе
Милләт азәрбайҗан
Ватандашлыгы Каджары[d]
Русия империясе
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре көнчыгыш белгече, галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Бүләк һәм мөкәфәтләре Демидов премиясе

Commons-logo.svg Александр Казем-Бек Викиҗыентыкта

Александр Касимович Казем-Бек, Мирза Мөхәммәд Гали — күренекле галим һәм педагог.

Ул 1802 елның 22 июлендә Төньяк Иранның Решт шәһәрендә туа. Милләте буенча азәрбайҗан. 1811 елда ул әнисе белән Дәрбәнт шәһәренә күчеп килә, иң яхшы укытучылардан белем ала, 1822 елдан Әстерханда яши башлый. Биредә ул Шотландия миссионерлары йогынтысына бирелеп, христиан диненә күчә.

1826 елда Казем-Бек Казанга килә, университетта фарсы, төрек-татар телләреннән лектор булып эшли башлый. И. Хәлфин үлгәннән соң, А.К. Казем-Бек беренче Казан гимназиясендә татар теле дәресләрен дә алып бара. 1831 елның апрелендә ул көнчыгыш телләр адъюнкты итеп раслана.

Дәресләр алып бару белән бергә, А. Казем-Бек фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Ул төзегән “Төрек-татар теленең гомуми грамматикасы” (1836, 1946 елларда басылып чыга) Демидов премиясенә лаек була.

Төрки, гарәп һәм фарсы телләрен фәнни өйрәнү А.К.Казем-Бекка Европа күләмендә дан китерә: 1829 елда аны Бөекбританиянең Азия җәмгыяте члены, 1835 елда Русия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, соңга таба Франция һәм Немец Азия җәмгыятьләренең, Төньяк антикварийларының Копенгаген җәмгыяте әгъзасы итеп сайлыйлар.

А.К.Казем-Бек Казанның татар галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора, аларга фәнни-тикшеренү эшләре алып барырга ярдәм итә. 1844 елда А.А.Казем-Бек Казан университетының көнчыгыш факультеты деканы итеп сайлана. 1849 елдан ул – Питырбур университеты профессоры, Көнчыгыш факультетының беренче деканы. (1855-1858 еллар., 1866-1870 еллар).

А.К.Казем-Бек Русиядә көнчыгыш илләренең тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүгә күп көч куя. Казан һәм Питырбур университетларында ул төзегән һәм эшкәрткән дәреслекләр, укыту ярдәмлекләре, укыту планнары һәм программалары озак вакытлар буена файдаланылалар.

А.К.Казем-Бек 1870 елның 27 ноябрендә Питырбур янындагы Павловскида вафат була һәм шунда күмелә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]