Александр Лаврентьев
![]() | |
Ватандашлык |
![]() ![]() |
---|---|
Туу датасы | 9 октябрь 1946 (78 яшь) |
Туу урыны | Казан, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | инженер |
Бүләкләр | |
![]() |
Лаврентьев Александр Петрович (9 октябрь 1946, Казан) — ССРБ һәм Россия инженеры, Казан вертолетлар заводы директоры (1984—2007), «Казан вертолет заводы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе. Казанның мактаулы гражданины (2005). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Александр Петрович Лаврентьев 1946 елның 9 октябрендә Татарстан АССР Казан шәһәрендә туган. Хезмәт эшчәнлеген 1967 елда Казан фәнни-тикшеренү электр-физика институтында башлый, техник, өлкән техник-конструктор, инженер-конструктор була. 1973 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлый[1].
1970 елда Казан вертолет җитештерү берләшмәсенә эшкә күчә, инженер-конструктор, бюро башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы була. 1981— 1984 елларда Казан вертолет җитештерү берләшмәсенең партком секретаре була.
1984 елда Казан вертолет җитештерү берләшмәсе генераль директоры итеп билгеләнә (1994 елдан — «Казан вертолет заводы» ААҖ), 2007 елга кадәр вазыйфаны башкара. 2015 елга кадәр заводның директорлар советы рәисе була.
1989 елдан 1990 елга кадәр КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре була.
2008 елдан — Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе) президенты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2023 ― Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе ― «Постановка на серийное производство многоцелевого вертолета Ми-38» хезмәте өчен[2]
- «Хөрмәт билгесе» (1986),
- «Дуслык» ордены (Татарстан, 2016),
- «Дуслык» ордены (РФ, 1997),
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2006),
- IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен (2007),
- М. Л. Миль исемендәге медаль (1992) һәм башкалар
- Мактаулы авиатөзүче (2010),
- Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе (2011),
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2002).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Биография tatcenter.ru
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан №912 от 26 декабря 2023 года. «Республика Татарстан», 29.12.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 9 октябрь көнне туганнар
- 1946 елда туганнар
- Казанда туганнар
- 4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Татарстанның атказанган машина төзүчеләре
- Казанның шәрәфле ватандашлары
- Казан авиация институтын тәмамлаучылар
- Дуслык ордены (Русия) кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр