Александр Маненков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Маненков latin yazuında])
Александр Маненков
Туган 2 гыйнвар 1930(1930-01-02)
Кирельское авылы, Татарстан АССР, ССРБ
Үлгән 26 март 2014(2014-03-26) (84 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБРусия байрагы Русия Федерациясе
Әлма-матер Казан университеты
Һөнәре физика галиме
Бүләк һәм премияләре ССРБ Дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: Физика-математика фәннәре докторы (1960)
Гыйльми исем: Профессор (1970)

Александр Алексеевич Маненков (1930 елның 2 гыйнвары, Кирельское авылы, Татарстан АССР, ССРБ2014 елның 26 марты, Мәскәү, Россия) — Совет һәм Россия физика галиме һәм педагог, квант электроникасы өлкәсендә белгеч, физика-математика фәннәре докторы (1960), профессор (1970). ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1976).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 2 гыйнварында Татарстан АССРның Кирельское авылында туа, Бөек Ватан сугышы чорында аның әтисе вафат була.

1947—1952 елларда Казан университетында укый. 1952 елдан ССРБ Фәннәр Академиясе Казан физика-техник институты каршындагы аспирантурада профессор Семён Альтшулерда, 1953 елдан — Физика институтының(рус.) аспирантурасында укый. 1953 елдан 1983 елга кадәр Александр Прохоров җитәкчелегендә һәм тыгыз хезмәттәшлектә Физика институтының Тирбәнешләр лабораториясендә фәнни хезмәткәр буларак фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1983 елдан ССРБ ФА — РФА Гомуми физика институтында фәнни эш белән шөгыльләнә[1][2].

1955 елда Маненков физика-математика фәннәре кандидаты, 1960 елда — физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен Физика институтында «Кристалларда парамагнит резонанс һәм квант электроникасы мәсьәләләре» дигән тема буенча диссертация яклый[3]. 1970 елда аңа профессор гыйльми дәрәҗә исеме бирелә[1].

Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Маненковның төп фәнни эшчәнлеге каты тән физикасы һәм магнит резонансы, лазер физикасы, линиясез оптика һәм квант электроникасы өлкәсендәге мәсьәләләр белән бәйле була. 1956 елдан Александр Прохоров һәм Мәскәү дәүләт университеты галимнәре белән бергә Маненков парамагнит кристаллларның ЭПР-спектроскопиясе белән бәйле тикшеренүләр белән шөгыльләнә, әлеге тикшеренүләр нәтиҗәсендә рубин кристалларында мазер төзелә, бу прибор астрономия, космик элемтә һәм навигациядә кулланыла башлый. А. А. Маненков квант генераторлары динамикасын өйрәнү белән шөгыльләнгән, анда хром белән активлашкан рутил һәм рубин кристаллларындагы мазерлар мисалында нурланышның осцилляцияләренең табигате ачыклана һәм аларның күчмә релаксация процесслары белән бәйләнешләре билгеләнә. Маненковның турыдан-туры катнашында спин-рәшәткәле релаксациянең яңа механизмнары ачыла һәм ярымүткәргечләрдә экситоннарны тикшергәндә мөһим нәтиҗәләр алына. А. А. Маненков тарафыннан әйләнә-тирә мохит компонентлары сындыруның линиясез күрсәткечләрендә аерма белән бәйле утның гетероген тирәлектә тиз арада таралу күренеше фаразлана. Бу күренеш гетероген тирәлекне агартуның ачыкланган эффектын куллануга нигезләнгән мөһим практик кулланмаларга ия була[2].

А. А. Маненков ССРБ ФАРФА Оптика һәм лазер физикасы буенча фәнни советы әгъзасы, ССРБ Югары аттестация комиссиясе Эксперт советы әгъзасы, әйдәп баручы фәнни журналларда 350 дән артык фәнни эш авторы булган[1].

1976 елда СБКФ ҮК һәм ССРБ Министрлар Шурасының «югары сыйфатлы квант көчәйткечләренең гаммасын эшләү һәм аларны ерак космик элемтә һәм радиоастрономия системасына кертү өчен» Карары белән Александр Маненков фән һәм техника өлкәсендә ССРБ Дәүләт премиясенә лаек була[4]

2008 елда РФА Президиумының «радиоспектроскопия, квант электроникасы һәм лазер физикасын үстерү буенча эшләр сериясе өчен» Карары белән А. А. Маненков А. М. Прохоров исемендәге 1 нче номер астында РФА Алтын медаленә лаек була[5].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ Дәүләт премиясе (1976 — «югары сыйфатлы квант көчәйткечләре гаммасын эшләү һәм аларны ерак космик элемтә системасына һәм радиоастрономиягә кертү өчен»)[4];
  • А. М. Прохоров исемендәге РФА Алтын медале (2008 ел, №1 — «радиоспектроскопия, квант электроникасы һәм лазер физикасын үстерү буенча эшләр сериясе өчен»)[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Бункин В. Ф., Дианов Е. М., Зверев Г. М. Памяти Александра Алексеевича Маненкова (02.01.1930—26.03.2014) / Журнал «Квантовая электроника» // ФИАН РАН, Т. 44, № 6: 2014. — С. 612
  2. 2,0 2,1 Александр Алексеевич Маненков. 2021-03-12 тикшерелгән.
  3. Маненков, Александр Алексеевич - Парамагнитный резонанс в кристаллах и вопросы квантовой электроники. 2021-03-12 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Постановление ЦК КПСС и СМ СССР «О присуждении Государственных премий СССР в области науки и техники». Газета «Правда», 7 ноября 1976
  5. 5,0 5,1 О присуждении золотой медали имени А. М. Прохорова 2008 года. 2021-03-12 тикшерелгән.


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ежегодник Большой советской энциклопедии / гл. ред. Б. А. Введенский. - Москва: Большая советская энциклопедия, Вып. 21: 1977 / гл. ред. С. М. Ковалев; редкол. Л. М. Володарский [и др.]. — 1977. — 637 с.