Александр Морозов (1906)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Морозов (1906) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Морозов
Туган 4 сентябрь 1906(1906-09-04)
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 8 март 1992(1992-03-08) (85 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре әдәбият белгече, фольклорчы, тәрҗемәче

Александр Антонович Морозов (1906 елның 4 сентябре, Мәскәү1992 елның 8 марты, Санкт-Петербург) — совет әдәбият белгече, фольклорчы, тәрҗемәче.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Морозов 1906 елның 4 сентябрендә Мәскәүдә туа. 1929 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих-этнология факультетын тәмамлый. Сатирик жанрларны өйрәнү комиссиясенең гыйльми секретаре булып эшли (А. В. Луначарский җитәкчелегендә). «Эпиграммалар», «Рус шигырь пародиясе», «60 нчы еллар сатирасы (XIX гасыр)» җыентыкларын төзүче.

Соңрак Александр Морозов Ленинградка күчеп килә һәм Пушкин йортының (Рус әдәбияты институты) фәнни хезмәткәре була. Бу вакытта Генрих Гейне, Э. Т. А. Гофман («Крошка Цахес по прозванию «Циннобер» повесть-әкияте), Х. Я. К. фон Гриммельсгаузен («Симплициссимус» романы) әсәрләрен тәрҗемәче буларак эшли

1935—1937 елларда беренче тапкыр Морозов тәрҗемәсендә нидерланд теленән унҗиденче гасыр Россия тарихы турында сөйләүче китаплар нәшер ителә: Я. Стрейсның «Три путешествия» һәм И. Массның «Краткое известие о Московии в начале XVII века».

Сугыш елларында бер елдан артык Ленинград шәһәрендә яши һәм эшли.

1942 елның көзендә Александр Антоновичны Архангельскка алып китәләр. ССРБ Язучылар берлеге идарәсе аны Зимняя Золотица авылына җибәрә. Аңа әкиятче Марфа Крюкованың барлык фольклор репертуарын яңадан язырга кушалар.

«Правде Севера» һәм Беломорск хәрби флотилиясенең «Северная вахта» газетасында хезмәттәшлек итә. 1950 елда Архангельскта М. Д. Кривополенованың «Былины, скоморошины и сказки» китабын нәшер итә.

Алдагы елларда Морозов М. В. Ломоносовның тормышы һәм иҗаты белән танышуын дәвам итә. Төрле елларда язучы рус әдәбиятында барокко проблемалары карала торган мәкаләләр белән чыгыш ясый[1]. 1983 елда «Русская литература» журналында М. Ю. Лермонтов турында мәкалә басыла. Шулай ук Морозов XVII гасыр алман язучысы Ханс Якобе Кристоффеле фон Гриммельсхаунзен һәм аның «Симплициссимус» романы турында монография һәм мәкаләләр яза[2].

1936 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы[3].

1992 елда вафат була. Комарово зиратына җирләнгән.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Эрна Георгиевна Морозова (1904—1975), фольклорчы һәм тәрҗемәче[4][5].

Иншалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Морозов А.А. М.В. Ломоносов – М.: Молодая гвардия, 1950.- 960 с.
  • Морозов А.А. Юность Ломоносова – Архангельск: Кн. изд-во, 1953. – 507 с.: ил.
  • Морозов А.А. М.В. Ломоносов. Путь к зрелости – М., Л.: Изд-во Академии Наук СССР, 1962. – 487 с.: ил.
  • Морозов А.А. Ломоносов – М.: Молодая гвардия, 1965 (ЖЗЛ).
  • Морозов А.А. Родина Ломоносова – Архангельск: Сев.-Зап. Кн. Изд-во, 1975. – 479 с.: ил.
  • Морозов А.А. «Симплициссимус» и его автор – Л.: Наука. Лен. Отд-е, 1984. – 206 с.: ил.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Моисеева Г.Н. Ученый и писатель // Русская литература. – 1966. - №4. – С. 254-258.
  • Писатели Ленинграда: Биобиблиогр. справочник. 1934–81 / Авт.-сост. В. Бахтин и А. Лурье. Л.: Лениздат, 1982.
  • Пономарев Б.С. Книга о Ломоносове / Б.С. Пономарев // Литературный Архангельск. – Архангельск, 1982. - С. 122-124.
  • Пономарев Б.С. Главная книга моей жизни / Б.С. Пономарев // Правда Севера. – 1986. – 5 сент.
  • Пушкинский Дом: Материалы к истории. 1905–2005. СПб., 2005.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Морозов Александр Антонович
  2. Морозов Александр Антонович 1906, Москва. Советский литературовед.
  3. Морозов Александр Антонович
  4. Кладбища Петербурга
  5. Вместе с ленинградцами · Правда Севера

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]