Александр Носатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Носатов latin yazuında])
Александр Носатов
Туган 27 март 1963(1963-03-27) (61 яшь)
Акъяр, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Әлма-матер РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Хәрби дәрәҗә Адмирал

 Александр Носатов Викиҗыентыкта

Александр Михайлович Носатов (1963 елның 27 марты, Акъяр, ССРБ) — Россия хәрби башлыгы. Балтыйк флоты командующие (2016 елның 17 сентябреннән)[1][2], адмирал (2018)[3].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Носатов 1963 елның 27 мартында Акъярда туа[4]. 1985 елда П. С. Нахимов исемендәге Кара диңгез югары хәрби-диңгез училищесын(рус.) тәмамлый.

Офицер хезмәтен Тын океан флотында лейтенант исемендә яр буе базасына техник хезмәт күрсәтү цехы лабораториясе инженеры итеп башлый (1985—1986). «Стойкий» эскадра мина ташучысының зенит-ракета батареясы командиры (1986—1989), «Безбоязненный» эскадра мина ташучысының ракета-артиллерия хәрби частенең зенит дивизионы командиры (1989—1991), 36 нчы ракета кораблары дивизиясенең ракета коралы буенча флагман белгече ярдәмчесе (1991—1993), «Безбоязненный» эскадра мина ташучысының ракета-артиллерия хәрби өлеше командиры (1993—1994), 36 нчы ракета кораблары дивизиясенең ракета коралы буенча флагман белгече (1994—1997), «Варяг» гвардия ракета крейсеры командирының өлкән ярдәмчесе (1997—1998) вазыйфаларын башкара.

2000 елда Н. Г. Кузнецов исемендәге хәрби-диңгез академиясен(рус.) тәмамлый һәм «Быстрый» эскадра мина ташучысы командиры итеп билгеләнә (2000—2002). Штаб башлыгы (2002—2005) һәм Тын океан флотының 36 нчы су өсте кораблары дивизиясе командиры (2005—2007) булып хезмәт итә.

2006 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән «контр-адмирал» хәрби исеме бирелә.

2009 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлаганнан соң Балтыйк флотының Балтия хәрби-диңгез базасы командиры итеп билгеләнә.

Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 27 гыйнварындагы Указы белән Кара диңгез флоты командующие урынбасары итеп билгеләнә, ә бер елдан соң штаб начальнигы — Кара диңгез флоты командующие урынбасары итеп билгеләнә.

2014 елның 5 маенда Россия Федерациясе Президенты Указы белән «вице-адмирал» хәрби исеме бирелә.

2016 елның 5 апреленнән июнь аена кадәр Советлар Союзы флоты адмиралы Н. Г. Кузнецов исемендәге хәрби-диңгез академиясе башлыгы[5].

Балтыйк флоты командующие вице-адмирал Виктор Кравчукны эштән азат иткәннән соң 2016 елның 30 июнендә Балтыйк флоты командующие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә. Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 17 сентябрендәге Указы белән вице-адмирал Носатов Александр Михайлович Балтыйк флоты командующие вазыйфасына билгеләнә[6]. 2016 елның 18 октябрендә аңа флот командующие штандарты тапшырыла[7].

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2018 елның 12 декабрендәге Указы белән «адмирал» хәрби исеме бирелә.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хәрби казанышлары өчен» ордены[8];
  • «Диңгез казанышлары өчен» ордены (2011)[9];
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале;
  • I һәм II дәрәҗә «Хәрби Хезмәттәге аерымлык өчен» медальләре;
  • III дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медале;
  • «Кырымны кайтару өчен» медале (2014);
  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Вице-адмирал Александр Носатов назначен врио командующего Балтфлотом. РИА Новости (2016-06-30). 2016-06-30 тикшерелгән.
  2. СМИ сообщили о назначении Носатова врио командующего Балтийским флотом. РБК (2016-06-30). 2016-06-30 тикшерелгән.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 12.12.2018 № 709 «О присвоении воинских званий высших офицеров и специальных званий высшего начальствующего состава»
  4. Биография Александра Носатова. РИА Новости (2016-07-01). 2016-07-02 тикшерелгән.
  5. Официальный отдел. Из Указов Президента Российской Федерации. // Морской сборник. — 2016. — № 6. — С. 3-4.
  6. Вице-адмирал Александр Носатов назначен на должность командующего Балтийским флотом : Министерство обороны Российской Федерации
  7. В Калининграде прошла церемония вручения штандарта командующему Балтийским флотом вице-адмиралу Александру Носатову : Министерство обороны Российской Федерации
  8. Носатов Александр Михайлович. Сайт Министерства обороны Российской Федерации. 2016-07-05 тикшерелгән.
  9. Светлана Песоцкая (2011-03-16). Командующий: Балтфлот ежегодно будет получать новые корабли и военную технику. Российская газета. 2016-06-30 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]