Александр Опарин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Опарин latin yazuında])
Александр Опарин
Туган 2 март 1894(1894-03-02)[1][2][3][…]
Углич, Ярыслау гөбернәсе, Россия империясе[4]
Үлгән 21 апрель 1980(1980-04-21)[5][2][1][…] (86 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичи зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре биолог, тереклек химиячесе, химик
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты һәм РФА Биохимия институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d] һәм физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: академик АН СССР[d]

 Александр Опарин Викиҗыентыкта

Александр Иванович Опарин (1894 елның 18 феврале (2 марты), Углич, Ярославль губернасы, Россия империясе1980 елның 21 апреле, Мәскәү, ССРБ) — совет биологы һәм биохимигы. Җирдә абиотик компонентлардан тормыш барлыкка килү теориясен уйлап табучы. ССРБ ФА академигы (1946; 1939 елдан әгъза-корреспондент). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1969), Ленин премиясе лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1894 елның 18 февралендә (2 мартында) Ярославль губернасының Углич шәһәрендә сәүдәгәрләр гаиләсендә туа. Тиздән әти-әнисе белән Кокаево авылына (Угличтан ерак түгел) күчә[6]. Абыйсы — Дмитрий, рус һәм совет экономисты.

1912 елда — 2 нче Мәскәү гимназиясен, 1917 елда — Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетының табигать бүлеген тәмамлый. 1925 елда МДУда «Тормыш процессларының химик нигезләре» дигән лекцияләр курсы укый башлый; 1931 елда — техник биохимия курсы. 1930—1931 елларда Мәскәү химия-технология институтының техник биохимия кафедрасы һәм Мәскәү ашлык һәм он технологияләре институтының техник биохимия кафедрасы профессоры була.

Александр Опаринның беренче эксперименталь тикшеренүләре сулыш химизмына багышланган була. Аларда ул хлороген серкәнең күзәнәктә оксидлашу-кайтару реакцияләренең мөһим компоненты булуын күрсәткән[7].

1934 елда, диссертация якламыйча, биология фәннәре докторы исемендә раслана.

1935 елның башыннан Опарин Алексей Бах белән бергә нигез салган ССРБ фәннәр академиясенең биохимия институтында эшли башлый. Институтка нигез салынганнан бирле Опарин энзимология лабораториясен җитәкли, ул киләчәктә эволюцион биохимия һәм субклетка структуралары лабораториясенә әверелә. 1946 елга кадәр ул директор урынбасары, А. Н. Бах үлгәннән соң — әлеге институт директоры булып эшли.

1924 елның 3 маенда Рус ботаника җәмгыяте җыелышында «Тормыш барлыкка килү турында» доклады белән чыгыш ясый, анда органик матдәләрнең беренчел «шулпа»сыннан тормыш килеп чыгу теориясен тәкъдим итә.

Бөек Ватан сугышы елларында Опарин төрле технологик процессларның биохимиясен өйрәнү, азык-төлек продуктларын рациональ эшкәртү һәм куллану юлларын эзләү буенча эшләр белән җитәкчелек итә. Опарин тупас тарттырылган онны үзләштерү проблемалары белән шөгыльләнә[8].

1942—1960 елларда Опарин МДУның үсемлекләр биохимиясе кафедрасын җитәкли, анда гомуми биохимия, техник биохимия буенча лекцияләр, энзимология һәм тормыш проблемасы буенча махсус курслар укыган.

1951 елда, Сергей Вавилов вафатыннан соң, «Знание» Бөтенсоюз мәгърифәтчелек җәмгыяте идарәсенең 2 нче рәисе була.

1970 елда Тормыш барлыкка килүне өйрәнү буенча халыкара фәнни җәмгыять (International Society for the Study of the Origin of Life) оештырыла, беренче президент, ә аннары мактаулы президент итеп Опарин сайлана. ISSOL башкарма комитеты 1977 елда А. И. Опарин исемендәге бу өлкәдә мөһим эксперименталь тикшеренүләр өчен бирелә торган алтын медальне гамәлгә куя.

1973 елда «Правда» газетасына галимнәрнең «академик А. Д. Сахаровның үз-үзен тотышын» гаепләгән хатын имзалаган ССРБ ФА академикларының берсе була. Хатта Сахаров «дәүләт төзелешен, Советлар Союзының тышкы һәм эчке сәясәтен бозучы гаризалар белән чыгыш ясау өчен» гаепләнә, ә аның хокук саклау эшчәнлеген академиклар «совет галименең намусын һәм абруен боза торган» дип бәяләгәннәр[9][10].

1980 елның 21 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратына җирләнгән[11].

Опарин һәм лысенковщина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лысенковщина чорында Опарин, үз сүзләренә караганда, репрессияләрдән куркып, Лысенко ягын кабул иткән, әмма, цитолог Владимир Александров раслаганча:[12]

… Опарин 1955 елның ахырында Лысенконың гына түгел, ә Лепешинскаяның ялган фәнен ныклап яклавын дәвам итә, бу вакытка аларның мәгълүматларын ачыклаучы мәкаләләр күп булуга карамастан һәм чын фәннең хакыйкатен яклаган өчен репрессияләрдән куркырга нигезләр булмасада.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәскәүдә 1958—1980 елларда галим яшәгән йортта (Дмитрий Ульянов ур., 3) мемориаль такта урнаштырылган.
  • Угличта — Опарин урамы бар (1917 елга кадәр Воскресенская урамы, аннары — Рыков, Республика)[13];
  • Тормыш барлыкка килүне өйрәнү халыкара фәнни җәмгыятенең Опарин медале, бу өлкәдә мөһим эксперименталь тикшеренүләр өчен ISSOL Башкарма комитеты тарафыннан бирелә;
  • Мәскәүдә Обручевский һәм Коньково районнарында академик Опарин урамы бар.

Фәнни хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Опарин А. И. Возникновение жизни на Земле. — 2-е изд., значительно дополненное. — М.—Л.: Издательство Академии наук СССР, 1941. — 267 с. — 30 000 экз.
  • Опарин А. И. Жизнь, её природа, происхождение и развитие. — 2-е изд., дополненное. — М.: Наука, 1968. — 173 с. — 20 000 экз.
  • Бах Л. А., Опарин А. И. Алексей Николаевич Бах : Биографический очерк. (К 100-летию со дня рождения. 1857—1957) / АН СССР. — М.: Изд-во АН СССР, 1957. — 176, [16] с. — (Научно-популярная серия АН СССР). — 12 000 экз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 NooSFere — 1999.
  2. 2,0 2,1 Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  3. Gran Enciclopèdia CatalanaGrup Enciclopèdia, 1968.
  4. 4,0 4,1 Опарин Александр Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1974.
  5. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  6. История Углича. Часть II.
  7. Александр Иванович Опарин (К 70-летию со дня рождения и 40-летию теории о возникновении жизни на Земле) – выпуск 1, том 29, 1964 – Биохимия.
  8. Московский университет в Великой Отечественной войне, 2020
  9. Материалы о Сахарове 2018 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган. из «Хроники текущих событий» № 30, 31.12.1973.
  10. Письмо членов Академии наук СССР // «Правда», 29.08.1973.
  11. Могила А. И. Опарина на Новодевичьем кладбище
  12. На пути к выздоровлению // Александров В. Я. Трудные годы советской биологии: Записки современника. СПб. — : Изд. «Наука», 1993.
  13. Старые и новые названия улиц города Углич(үле сылтама)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]