Александр Островский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Островский latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Островский
Aleksandr Nikolayevich Ostrovsky 2.jpg
Тугач бирелгән исеме: Александр Николай улы Островский
Туу датасы: 12 апрель 1823(1823-04-12)
Туу урыны: Мәскәү
Үлем датасы: 14 июнь 1886(1886-06-14) (63 яшь)
Үлем урыны: Кострома губернасы, Щелыково
Милләт: урыс
Ватандашлык: Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Эшчәнлек төре: драматург
Юнәлеш: реализм
Жанр: комедия, драма, пьеса
Иҗат итү теле: урыс теле
Дебют: «Гаилә сурәте» (рус. Семейная картина, 1847)

Александр Островский, Александр Николай улы Островский (рус. Александр Николаевич Островский, 1823 елның 31 марты (12 апреле), Мәскәү1886 елның 2 июне (14 июне), Кострома губернасы, Щелыково) — күренекле урыс драматургы, реалистик урыс әдәбиятына һәм демократик урыс театрына нигез салучыларның берсе. Әсәрләренең күпчелек каһарманнары — урыс сәүдәгәрләре. Алтмышлап сәхнә әсәре язган, аларның күпчелеге Мәскәүнең Кече театры сәхнәсендә уйналган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Н. Островский. 1885

1823 елның 31 мартында (12 апрелендә) Мәскәүдә Мәскәү елгасы арты районында туган. Әтисе — чиновник, рухани улы, руханилар академиясен тәмамлаган, дәүләт хезмәтенә күчкән, шәһәр судында адвокат булган, соңыннан асылзат дәрәҗәсе алган. Әнисе — ярлы рухани гаиләсеннән, чиркәү өчен икмәк пешерүче булып эшләгән, иртә вафат (1831) булган. Үги әнисе борынгы урыслашкан шведлар гаиләсеннән чыккан, үз улларына да, үги улларына да яхшы өй тәрбиясе бирергә омтылган.

А. Островский һуманитар юнәлештәге үрнәк уку йорты булган 1нче Мәскәү гимназиясен тәмамлаган (1840). Гимназиядә укыган елларда ук әдәби иҗат белән мавыга башлый. 1840-1843 елларда Мәскәү университетының юридик факультетында укый. Студент елларында театрга гашыйк була. 1843 елда университетны ташлый. Әтисенең таләбе буенча Мәскәү судына канцелярист булып урнаша. 1851 елда язучылык белән шөгыльләнер өчен судтан китә. Судта эшләү аңа язучылык һөнәре өчен кирәкле тормыш тәҗрибәсен бирә, чиновниклар, сәүдәгәрләрнең телен, көнкүрешен, психологисен өйрәнергә булыша. Бу чорда әдәбиятның төрле жанрларында эшли: шигырьләр, очерк, пьесалар яза. Беренче җитди эше дип, 1847 елның 14 февралендә тәмамлаган «Гаилә сурәте» (рус. Семейная картина) пьесасын саный. 1849 елда «Агай-эне – ак мыек» (беренче исеме «Банкрот», рус. Свои люди — сочтёмся) пьесасын яза. Пьеса 1850 елда «Москвитянин» журналында (6нчы санда) басыла, әмма сәхнәдә уйнарга рөхсәт бирелми. Автор яшерен полиция күзәтүенә алына.

1859 елда Әдәби фонд, 1865 елда Артистлар түгәрәге, 1874 елда урыс драма язучылары һәм опера композиторлары җәмгыятен төзүдә башлап йөри.

1856 елда Идел елгасының башланган урыныннан Нижгарга кадәр сәяхәт итә.

1860 елда актёр А. Е. Мартынов белән Воронеж, Харьков, Одесса, Севастопольгә гастрольләргә чыга.

1862 елда Алмания, Австрия, Италия, Париж, Лондонга бара.

1865 елда И. Ф. Горбунов белән Идел буйлап йөзә.

1883 елда энесе М. Н. Островский (18271901) белән Кавказ артына сәяхәт ясый.

1867 елда, аталары вафат булгач, А. Н. һәм М. Н. Островскийлар Кострома төбәгендәге әтиләренең Щелыково утарын үги аналарыннан сатып алалар. Щелыковода язучы күп әсәрләрен иҗат итә.

1886 елның 2 июнендә (14 июнендә) Шекспирның «Антоний һәм Клеопатра» пьесасын тәрҗемә иткәндә язу өстәле артында вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Драматургның иҗат гомерен 4 чорга бүлеп карарга мөмкин.

  • 1847-1851 Башлангыч чор, драматургиядә көч сынап карау еллары.
  • 1852-1854 «Москвитянин» журналы белән бәйле, славянофиллык еллары.
  • 1855-1860 реформа алдыннан, инкыйлаби-демократларга якынаю чоры.
  • 1861-1886 реформадан соңгы иҗат чоры.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Семейная картина
  • Свои люди — сочтёмся
  • Неожиданный случай
  • Утро молодого человека
  • Бедная невеста
  • Не в свои сани не садись
  • Бедность не порок
  • Не так живи, как хочется
  • В чужом пиру похмелье
  • Доходное место
  • Праздничный сон до обеда
  • Не сошлись характерами
  • Воспитанница
  • Гроза
  • Старый друг лучше новых двух
  • Свои собаки грызутся, чужая не приставай
  • Женитьба Бальзаминова
  • Козьма Захарьич Минин-Сухорук
  • Тяжёлые дни
  • Грех да беда на кого не живёт
  • Воевода
  • Шутники
  • На бойком месте
  • Пучина
  • Дмитрий Самозванец и Василий Шуйский
  • Тушино
  • Василиса Мелентьева
  • На всякого мудреца довольно простоты
  • Горячее сердце
  • Бешеные деньги
  • Лес
  • Не всё коту масленица
  • Не было ни гроша, да вдруг алтын
  • Комик XVII столетия
  • Снегурочка
  • Поздняя любовь
  • Трудовой хлеб
  • Волки и овцы
  • Богатые невесты
  • Правда хорошо, а счастье лучше
  • Женитьба Белугина
  • Последняя жертва
  • Бесприданница
  • Добрый барин
  • Дикарка
  • Сердце не камень
  • Невольницы
  • Светит, да не греет
  • Без вины виноватые
  • Таланты и поклонники
  • Красавец мужчина
  • Не от мира сего


Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840 елда гади шәһәр кызы Агафья Иван кызына (?-1867) өйләнә, балалары вафат була. 1869 елда Кече театр актрисасы Мария Василий кызы Бахметьевага өйләнә. Дүрт улы, ике кызы туа.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Русские писатели. Биобиблиографический словарь (под ред. П.А. Николаева). В 2-х томах. II том (М-Я). М.: Просвещение, 1990. ISBN 5-09-003934-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]