Александр Петров (1933)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Петров (1933) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Петров
Туган 13 дикәбер 1933(1933-12-13) (85 яшь)
Муркаш районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте, РСФСҖ, ССҖБ
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Александр Петров (13 декабрь 1933(19331213), Байморза, Муркаш районы, ЧАССР, ССРБ[1]) — чуаш совет дәүләт эшлеклесе.

БЛКЯБ ҮК каршындагы үзәк комсомол мәктәбен (1955), Чуаш дәүләт педагогика институтын (1963), СБКФ ҮК каршындагы җәмгыять фәннәре академиясен (1971) бетергән. БЛКЯБ Чуаш өлкә комитетында инструктор, комсомол оешмалары бүлеге мөдире урынбасары, сәркәтип, икенче сәркәтип һәм беренче сәркәтип (1956-1963), СБКФ Чуаш өлкә комитеты идеология бүлеге мөдире урынбасары, СБКФ Епрәч район комитеты беренче сәркәтибе (1963-1968), СБКФ Чуаш өлкә комитеты фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире урынбасары (1971-1985), ЧАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1985-1988), СБКФ Чуаш өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1988-1990), Чуашстан Үзәк дәүләт архивы документлар публиклау бүлеге мөдире (1992-2002). ССРБ халык депутаты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]