Александр Петров (1951)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Петров (1951) latin yazuında])
Александр Петров
Туган 17 апрель 1951(1951-04-17) (72 яшь)
Ямаш, Әлмәт районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесы

 Александр Петров Викиҗыентыкта


Александр Александрович Петров (1951 елның 17 апреле, Ямаш, Әлмәт районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия рәссамы, скульптор, медальер. Бакый Урманче премиясе лауреаты (2016). Татарстан Республикасының халык рәссамы (2018).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Петров 1951 елның 17 апрелендә Татарстан АССРның Әлмәт районы Ямаш авылында туа[1]. Игезәк энесе — Анатолий, шулай ук рәссам[2].

1971—1975 елларда Рязань сәнгать училищесында, сәнәгать графикасы һәм реклама бүлегендә укый. 1983 елда Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесын(рус.) тәмамлый, анда металлны сәнгатьле эшкәртү буенча махсуслаша. Сәнгать белеме алгач, Яр Чаллы шәһәренә эшкә җибәрелә[3].

1983 елда Петров үзе өчен беренче күргәзмәдә скульптор һәм медальер сыйфатында катнаша. «Габдулла Тукай» медальләренең юбилей сериясе, шулай ук «КамАЗ балалары» һәм «Рәссамның хезмәттәшләре» скульптура портретлары серияләре киң билгеле була. Озак еллар дәвамында Петров скульптура һәм медаль эше кысаларыннан чыкмый, тик соңыннан рәсем сәнгатенә килә. Аның беренче эшләре 1990 елда шәһәр рәссамнарының «Көз-90» күргәзмәсендә тәкъдим ителә[4]. 1991 елда скульптура бүлеге буенча ССРБ Рәссамнар берлегенә кабул ителә[5].

Петров сәнгать агымында фовистларга тоташа[2]. Сюжет картинасы, портрет, пейзаж һәм натюрморт жанрларында эшли, әсәрләрендә үзенең кәефен һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәтен чагылдыра[6]. Петров даими рәвештә шәһәр, зона, республика, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Петровның эшләре Татарстанның төрле шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдә һәм Самарада шәхси күргәзмәләрдә күрсәтелә. Петров әсәрләре Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яр Чаллы, Вологда, Ярославль музейлары коллекцияләренә, чит ил шәхси коллекцияләренә керә[7].

2017, 2018 һәм 2021 елларда «Г. Тукай шигырьләренә», «Болгар хәтеренә», «Балачактан» күп санлы рәсем эшләре сериясе өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә[8][9][10].

Петров иҗади эшен педагогик эшчәнлек белән бергә алып бара. Озак вакытлар ул Кама дәүләт инженер-икътисад академиясенең, ә аннары Казан федераль университетының Яр Чаллы институтының дизайн кафедрасы доценты булып эшли[11].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакый Урманче исемендәге премияне тапшыру, 2016 ел

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы — Полина, рәссам, скульптор, ювелир.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Александр Александрович Петров. Артхив.
  2. 2,0 2,1 Людмила Пахомова (7 июля 2018). В гармонии с миром. Елабужский государственный музей-заповедник.
  3. Петров Александр Александрович. Союз художников Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2021-04-23 архивланды. 2021-12-30 тикшерелгән.
  4. В Елабуге откроется персональная выставка Александра Петрова. Татар-информ (27 июня 2018).
  5. Петров Александр Александрович. Централизованная библиотечная система Набережных Челнов.
  6. В Елабужском музее-заповеднике состоялось открытие выставки Александра Петрова «Пространство любви» 2021 елның 30 декабрь көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан
  7. В Казани открывается персональная выставка художника Александра Петрова 2021 елның 30 декабрь көнендә архивланган. Газета «Республика Татарстан»
  8. Сообщение Комиссии при Президенте Республики Татарстан по Государственным премиям Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая. Министерство культуры Республики Татарстан (22 февраля 2017). әлеге чыганактан 2021-05-13 архивланды. 2021-12-30 тикшерелгән.
  9. Сообщение Комиссии при Президенте Республики Татарстан по Государственным премиям Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая. Министерство культуры Республики Татарстан (2 марта 2018). әлеге чыганактан 2021-12-30 архивланды. 2021-12-30 тикшерелгән.
  10. В Выставочном зале «Манеж» состоится открытие выставки Александра Петрова. Министерство культуры Республики Татарстан (12 марта 2021). әлеге чыганактан 2021-05-29 архивланды. 2021-12-30 тикшерелгән.
  11. Петров Александр Александрович. Казанский университет. әлеге чыганактан 2021-12-30 архивланды. 2021-12-30 тикшерелгән.
  12. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (21 сентября 2018).
  13. Сегодня состоялось награждение победителей Республиканского конкурса на соискание Премии Министерства культуры РТ им.Б.Урманче в области изобразительного, декоративно-прикладного искусства и искусствоведения. Министерство культуры Республики Татарстан (24 февраля 2016). әлеге чыганактан 2021-12-30 архивланды. 2021-12-30 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]