Александр Радулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Радулов latin yazuında])
Александр Радулов
Туган 5 июль 1986(1986-07-05) (37 яшь)
Түбән Тагил, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия
Һөнәре хоккейчы
Кардәшләр Игорь Радулов
Спорт такымы әгъзасы Нәшвилл Предаторз[d], ЦСКА, Динамо[d], Салават Юлаев, ТХК[d] һәм Даллас Старз[d]

 Александр Радулов Викиҗыентыкта

Алекса́ндр Валерий улы Радулов — Россиянең атказанган спорт остасы, хоккейчы, Россия җыелма командасы һәм 2022 елдан КХЛ «Ак Барс» хоккей клубының һөҗүмчесе һәм капитаны[1].

Александр Түбән Тагилда туа һәм бала чагын шунда ук үткәрә. Кечкенә чактан ук ул бик актив бала була, шуңа күрә ата-анасы улларын хоккей секциясенә бирергә булалар. Шулай ук Александрга аның олы абыйсы Игорь Радулов зур тәэсир ясый. Ул шулай ук профессиональ хоккейчы була. Булачак чемпионның беренче тренеры Александр Вейнгардт була. Нәкъ ул малайдагы зур потенциалны сизеп ала.

16 яшендә Александр Мәскәүнең «Динамо» клубына керә. Ике ел дәвамында яшь спортчы команданың икенче составында тәҗрибә җыя. 2003-2004 еллар сезонында Александрның югары лигада дебюты була. Сезон дәвамында бозга бер тапкыр гына чыгуына карамастан, ул үзе турында уңай тәэсир калдыра. Аны команданың иң яхшы уенчыларынна берсе дип исәплиләр.

2004 елның уртасында Радулов Милли Хоккей Лигасына күчәргә була. Драфтта аны «Нэшвилл Предаторз» клубы сайлый. Ватанында бу вакытта хоккейчы юниорлар арасында чемпионат җиңүчесе һәм иң яхшы бомбардирларның берсе дип исәпләнә.

2006 елда Александр «Нэшвилл Предаторз» хоккей клубының тулы хокуклы уенчысы булып китә. 2007 елда Радулов Россиянең милли такымына керүгә чакыруны кабул итә. 2008 елда дөнья беренчелегендә җыелма составында алтын медаль биләүчесе була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]