Александр Рочегов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Рочегов latin yazuında])
Александр Рочегов
Туган 6 (19) февраль 1917
Бакы, Россия империясе
Үлгән 2 декабрь 1998(1998-12-02) (81 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Тын зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре рәссам, мигъмар

 Александр Рочегов Викиҗыентыкта

Александр Григорьевич Рочегов (1917 елның 6 (19) феврале, Бакы1998 елның 2 декабре, Мәскәү) — совет, Россия архитекторы. ССРБ халык архитекторы (1991). ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1990).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Рочегов 1917 елның 19 февралендә Бакыда туган.

1941 елда ирекле рәвештә фронтка китә, анда яралана һәм демобилизацияләнә.

1943 елда Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын, ә 1944 елда аспирантураны тәмамлый.

1944—1949 елларда ССРБ Министрлар Советының Архитектура эшләре буенча комитетның Дәүләт архитектура остаханәләрендә өлкән архитектор, төркем җитәкчесе булып эшли, 1949—1950 елларда — Мәскәүдә ССРБ Төзелеш министрлыгының 2 нче проект институты каршындагы Комсомол мәйданында биек бинаны проектлаштыру бюросында, 1951—1960 елларда ССРБ Энергетика министрлыгының «Гидропроект» институтында эшли. 1949—1959 елларда Мәскәүдә «Ленинградская» кунакханәсе бинасын проектлаштыру төркеме җитәкчесе була.

1960—1963 елларда — Мәскәү шәһәре башкарма комитеты Баш архитектура-планлаштыру 20 нче номерлы Идарәсенең «Моспроект-I» комплекслы остаханәсе җитәкчесе, 1963—1982 елларда — Мәскәү шәһәре башкарма комитеты Баш архитектура-планлаштыру идарәсенең «Моспроект-2» идарәсе башлыгы.

1968 елда «Торак» халыкара эшче төркемен җитәкли. Аның җитәкчелегендә берничә мөһим документлар, аерым алганда, «Торак хартиясе» басылып чыга[1].

1979—1982 елларда компонлау күләм-планлаштыру элементларыннан зур панельле йорт төзү системасын төзи һәм гамәлгә кертә.

ССРБ Архитекторлар берлеге әгъзасы (1946). 1982 елдан башлап 10 ел дәвамында РСФСР/Россия Архитекторлар берлеген җитәкли. Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе академигы, 1992—1998 елларда аның президенты. ССРБ сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы (1988 елдан).

Мәскәүдә Халыкара архитектура академиясенең мактаулы әгъзасы, Украина архитектура академиясенең мактаулы әгъзасы булган. Франция архитектура академиясе әгъзасы (1988), Россия төзүчеләр берлеге идарәсе һәм башка оешмалар әгъзасы.

1998 елның 2 декабрендә Мәскәүдә вафат була. Яңа Донское зиратында җирләнгән.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатыны — Мария Энгельке (1918—2011), рәссам[2].
  • Кызлары:
    • Анна Рочегова, рәссам.
    • Наталия Рочегова, Мәскәү архитектура институты профессоры[3].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаванада Россия илчелеге (1985)

Корылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Идел-Тын судно йөрешле каналы һәм Цимлян гидроузелының җир өсте биналары һәм корылмалары комплексы (Леонид Поляков җитәкчелегендәге автор коллективы составында, 1950—1953)
  • Проект оешмалары биналары (Мәскәү, Ленинград шоссесы).
  • «Ленинградская» кунакханәсе (Мәскәү, проектлау төркеме җитәкчесе 1949—1959 елларда).
  • Торак йорт (Мәскәү, Тынычлык проспекты, 74; архитектор Н. И. Хлынов белән бергә).
  • Үзәк Мәскәү автовокзалы бинасы (Щёлково шоссесы, 75, В. Нестеров һәм В. Гинзбург белән берлектә), 1971 ел.
  • 1966 елгы җир тетрәүдән соң Ташкәнт үзәгенең бер өлешен проектлау һәм реконструкцияләү белән җитәкчелек итү.
  • «Московский» универмагы (Мәскәү, Комсомол мәйданы).
  • Гаванада Россия илчелеге (Куба, 1985).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2018 елның сентябрендә Мәскәүнең Красносельский районында Архитектор Рочегов урамы барлыкка килә[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Творческая лаборатория Александр Рочегов // Архитектура СССР. — № 3. — С. 70. — ISSN 0004-1939.
  2. Мария Александровна Энгельке. Живопись. Выставка к 90-летию художницы. Московский союз художников.
  3. Художественная Династия. Московский союз художников (04.03.2019).
  4. Улица Архитектора Рочегова и сквер Строителей Москвы появятся в столице. РИАМО. әлеге чыганактан 2018-12-30 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]