Александр Сауков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Сауков latin yazuında])
Александр Сауков
Туган 2 (15) август 1902
Молога өязе[d], Ярыслау гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 23 октябрь 1964(1964-10-23)[1] (62 яшь)
Мәскәү, СССР[1]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Русия дәүләт геология разведкасы университеты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]
Эш урыны: Русия дәүләт геология разведкасы университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]

Алекса́ндр Алекса́ндрович Сауков (19021964) — совет геохимигы; геология-минералогия фәннәре докторы (1943), профессор (1943), СССР Фәннәр академиясы агза-корреспонденты (1953).

Биографиясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1902 елның 2 августында (15 август]], яңа стиль) Ярославль губернасы Мологский өязенең Чурилово авылында крестьян гаиләсендә туган.

1910 елда ул Веретея авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә, аннан соң Молога шәһәрендәге Югары башлангыч училищеда укый башлый. 1919-1920 елларда ул педагогик курсларда белемен дәвам итә. 1920-1921 елларда Золотково авылындагы авыл мәктәбендә укытучы булып эшләй. 1922 елда Сауков Петроград политехник институты химия факультетының геохимия бүлегенә укырга керә һәм аны 1929 елда тәмамлый. Студент чагында, 1925 елда ул Үзәк Азиядә табигый җитештерү көчләрен өйрәнү Комиссиясе экспедициясенең (СССР Фәннәр академиясе янындагы) Фергана разведка партиясендә А. Е. Ферсман җитәкчелегендә практик күнегүләр үтә, һәм шулай ук 1927-1928 елларда Хайдарканда (Алай кыры) һәм Чаувайда (көньяк Фергана) терекөмеш рудасы чыганакларын өйрәнү өчен экспедицияләрдә катнаша.

1929 елда, институтны тәмамлагач, А. А. Сауков СССР Фәннәр академиясендә табигый продуктив көчләрне өйрәнү комиссиясендә тикшерүче булып эшкә алына һәм терекөмеш рудасы чыганагын өйрәнү өчен Байкал аръягына җибәрелә. 1932 елда Сауков СССР Фәннәр академиясеның М. В. Ломоносов исемендагы Минералогия, геохимия һәм кристаллография институтының фәнни секретаре вазифасына кабул ителә, һәм шул ук елда Көньяк Дарваз геохимия отряды башлыгы вазифасында СССР Фәннәр академиясенең Таҗик-Памир экспедициясе эшендә катнаша. 1935-1937 елларда минералогия, геохимия һәм кристаллография институтында өлкән фәнни сотрудник булып эшләй. 1937 елдан ул Мәскәү дәүләт университетында һәм Мәскәү геологик эзләү институтында геохимия укыта. 1938-1943 елларда Үзәк химия лабораториясе мөдире, 1944-1949 елларда - СССР Фәннәр академиясенең Геология фәннәре институтының фәнни эшләр буенча директоры урынбасары. 1949-1952 елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Геология фәннәре институтының Үзәк Азия экспедициясы начальнигы, 1952-1964 елларда фәнни директоры булып эшләй.

Фәнни эшчәнлектән тыш, ул иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1945 елдан КПСС әгъзасы. «Геохимия» журналының редакция советы әгъзасы иде (1963-1964).

Ул 1964 елның 23 октябрендә Мәскәүдә вафат була. Аны Новодевичье зиратында җирләйләр (6 бүлек, 11 юл).[2]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әтисе - Сауков Александр Федорович, Беренче бөтендөнья сугышы һәм Гражданнар сугышы катнашучысы, Веретеский волост башкарма комитетының беренче председателе.
  • Әнисе - Саукова Анна Ивановна (1878-1950).
  • Сеңелләре - Мария (1905-1942), Надежда (1910-1960) һәм Лидия (1919 б.).
  • Хатыны - Саукова (кыз чакта Дадаки) Элкиони Дмитриевна (1916—? ), төсле металл һәм алтын институтын тәмамлаган.
    • Улы - Сергей Александрович Сауков (1942 елда туган), Мәскәү энергетика институтын тәмамлаган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 3 Кызыл Байрак Хезмәт ордены (06/10/1945; 1954; 1963);
  • медальләр;
  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1947) - «Геохимия ртути» фәнни хезмәте өчен (1946);
  • Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1952) - «Геохимия» дәреслеге өчен, 2 нче яңартылган басма (1951);
  • СССР Фәннәр академиясенең А. Е. Ферсман исемендагы премиясе (1964);
  • Король Корнуолл Геология җәмгыятенең мактаулы әгъзасы (Бөекбритания) (1961).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. А. Сауков хөрмәтенә минерал (Hg, Cd, Zn) S - цинк һәм кадмий булган метациннабарит төре сауковит дип аталды. Ул Уланду һәм Таулы Алтайның Курай руда зонасы кварц-барит-карбонат катламнарындагы терекөмеш рудалары составында табыла[3]
  • Шулай ук, Ярославль шәһәренең Заволжский районында һәм Хайдаркен авылында (Кыргызстан ) бер урам аның хөрмәтенә аталган.
  • Мемориаль такталар Веретея авылындагы башлангыч мәктәптә ( Ярославль өлкәсе, 1977) һәм Ярославль шәһәрендәге 52нче урта мәктәп бинасында (2007) урнаштырылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • [Сауков Александр Александрович Александр Сауков] — ЗСЭ

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]