Александр Серов (1954)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Серов (1954) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Серов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

рус. Александр Николаевич Серов

Туу көне

24 март 1954(1954-03-24) (64 яшь)

Туу урыны

ССРБ, Украина ССР, Николаев өлкәсе, Николаев районы, Ковалевка

Эшчәнлек еллары

1969х. в.

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, продюсер, аранжировка ясаучы

Моң

баритон[d]

Кораллар

саксофон, кларнет, пианино

Жанрлар

класскик музыка, эстрада

Коллективлар

ВИА «Ива»
ВИА «Поющие юнги»
ВИА «Свитязь»
ВИА «Черемош»

Бүләкләр

РФ халык артисты РСФСР атказанган артисты Украина халык артисты Ленин комсомолы премиясе

http://www.alexander-serov.ru/
IMDb

ID 3766811

Александр Серов, Александр Николай улы Серов (рус. Александр Николаевич Серов, 1954 елның 24 марты, Украина ССР, Николаев өлкәсе, Николаев районы, Ковалевка) — РФ эстрада җырчысы, композитор, шагыйрь. РСФСР атказанган (1991), РФ (2004) һәм Украинаның (2011) халык артисты. Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1988).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1954 елның 24 мартында Украина ССР Николаев өлкәсе Николаев районы Ковалевка авылында туган. Мәктәптә укыганда ук музыка белән кызыксына. Мәктәп оркестрында альтта уйный. Унбиш яшендә Том Җонс (ингл. Tom Jones) музыкасы белән мавыга. Үзлегеннән фортепианода уйнарга өйрәнә. Кларнет классы буенча музыка укуханәсенә укырга керә.

1969 елда «Җилкән» (рус. Парус) ресторанында пианинода уйный.

1970-1973 елларда флотта, «Дзержинский» крейсерында хәрби хезмәт үтә. Хәрби хезмәтнең соңгы елында Николаев гарнизоны офицерлар йорты оркестрында уйный.

1973-1975 елларда Краснодар филармониясендә «Ива» ансамблендә җырчы — уен коралында уйнаучы булып эшли.

1977-1978 елларда Николаев шәһәрендә «Җырлаучы юнгалар» вокаль-инструменталь ансамблендә (рус. ВИА «Поющие юнги») җырчы — музыка уен коралында уйнаучы була.

1981-1982 елларда Волынь өлкә филармониясенең «Свитязь» ВИА артисты һәм сәнгать җитәкчесе.

1982-1984 елларда Черновцыда «Черемош» ВИА җитәкчесе.

1983 елда социалистик илләр җырлары конкурсында (Ялта) 2нче урын ала. Беренче мәртәбә Мәскәүгә килә.

1984 елда Үзәк телевидениедә «Киңрәк мәйдан» (рус. Шире круг) тапшыруы катнашучысы һәм алып баручысы.

1985 елда ХII Яшьләр һәм студентларның фестивалендә (Мәскәү) катнаша.

1985 елда «Мелодия» фирмасында «Гашыйклар өчен дөнья» (рус. Мир для влюбленных) исемле беренче винил миньоны чыга.

1987 елда «Intertalant — 87» конкурсында (Праһа, Чехословакия) Гран-при яулый.

1987 елда Владимир Молчановның «Төн уртасына кадәр һәм соңрак» (рус. До и после полуночи) телевизион тапшыруында А. Серовның «Мадонна» видеоклибы күрсәтелә.

1988 елның апрелендә «Pop-song-festival» конкурсында (Будапешт, Маҗарстан) Гран-при яулый.

1988 елда «Мелодия» фирмасында «Мадонна» исемле беренче диск-гиганты чыга (Игорь Крутой музыкасы).

1988 ел ахырында Ленин комсомолы премиясе лауреаты була.

1989 елда «Прокурор өчен сувенир» (рус. Сувенир для прокурора) фильмында (режиссер Александр Косарев) эпизодик рольдә төшә һәм ике җыр башкара. «Как быть» җыры (Римма Казакова сүзләре) елның хитына әйләнә.

1990 елның җәендә «Ленком» театры актрисасы Ирина Алферова катнашында «Син мине яратасың» (рус. Ты меня любишь) видеоклибын төшерә.

1991 елда «Һавадагы музыка» (алман. Musik in der Luft, рус. Музыка в воздухе) музыка форумында (Алмания) катнаша.

1991 елда «Мин елыйм» (рус. Я плачу) исемле икенче гигант-дискы чыга.

1991 елның июлендә «РСФСР атказанган артисты» исеме бирелә.

1992-1998 елларда чит илләрдә (Канада, Исраил, АКШ, Алмания һ. б.) гастрольләрдә була.

1998 елда Америка композиторы Җером Керн музыкасы нигезендә инструменталь альбом яздыра. Анда Чарли Чаплинның берничә пьесасы, А. Серовның үзенең музыкасы да керә.

2000 елда «Nox-Music» компаниясе «Яңа һәм иң яхшысы» (рус. Новое и лучшее), «Мишель» альбомнарын чыгара.

2001 елда «Россия» дәүләт үзәк концерт залында (рус. ГЦКЗ «Россия») «Минем Алиһәм» (рус. Моя Богиня) исемле беренче сольный концерт программасы белән чыгыш ясый. Әлеге программа 2002 елда «Бергә XXI гасырга» (рус. Вместе в XXI век) дип аталган РоссияАлмания яшьләр форумында, 2003 елда РФ, Украина, Беларусия һәм башка чит ил шәһәрләрендә күрсәтелә.

2004 елда «Әйдә бер-беребезне урлыйк» (рус. Давай друг друга украдём) видеоклибы чыга (Игорь Крутой музыкасы).

2004 елның 27 декабрендә «РФ халык артисты» исеме бирелә.

2005 елда Мәскәү кирмәнендә җырчының «Бетмәс мәхәббәт» (рус. Бесконечная любовь) концерты була.

2008 елда 1981—1992 еллардагы җырлары тупланган «Аңлашу» (рус. Признание) альбомы чыга.

2008 елның 9 октябрендә Үзәк музыка йортында, 2009 елның 31 маенда Лужники спорт сараенда юбилей концертлары уза.

2009 елның 31 маенда УЕФА Кубогын яулаган «Шахтёр» футбол клубының (ru) гимнын башкара (композитор Игорь Крутой музыкасы).

2009 елның 2 июлендә «А. Серов бенефисы» телевизион программасы төшерелә, 2010 елның 5 мартында НТВ телеканалы эфирында чыга.

2010 елның 5 мартында 1нче каналда «Пусть говорят» тапшыруының Александр Серовка багышланган махсус чыгарылышы төшерелә.

2010 елның 8 мартында Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» залында, 2010 елның 2 декабрендә Киноактер театрында, 2011 елның 4 декабрендә Мәскәү кирмәнендә зур сольный концерты була.

2011 елның 24 маенда «Әкияти Версаль» (рус. Сказочный Версаль) альбомы чыга.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 — Ленин комсомолы премиясе
  • 1991 — РСФСР атказанган артисты
  • 2004 — РФ халык артисты
  • 2011 — Украинаның халык артисты

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Елена Стебенева, акробатик гимнастика буенча спорт мастеры. 19 ел торгач, аерылышканнар. Кызлары Мишель (1993).
Үзенең баласы итеп танырга теләмәгән берничә баласы барлыгы мәгълүм.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]