Александр Твардовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Твардовский latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Туу датасы 8 (21) июнь 1910[2][3]
Туу урыны Загорье[d], Смоленский уезд[d], Смоленск гөбернәсе, Россия империясе[3]
Үлем датасы 18 декабрь 1971(1971-12-18)[4][2][5][…] (61 яшь)
Үлем урыны Ватутинки[d], Поселение Десёновское[d], Яңа Мәскәү административ округы, Мәскәү, СССР
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе үпкә яман шеше
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Язма әсәрләр теле рус теле
Һөнәр төре шагыйрь, язучы, журналист
Эшчәнлек өлкәсе творческое и профессиональное письмо[d][6], шигърият[6], проза[d][6] һәм журналистика[6]
Башкарган вазыйфа баш мөхәррир[d]
Әлма-матер Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институты[d]
Активлык чорнының башы 1925
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы КПССның XXII съезды[d] һәм XXI съезд КПСС[d]
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]
Сугыш Алман-совет сугышы
Сәнгать юнәлеше социалистический реализм[d]
Әгъзалык СССР язучылар берлеге
Жанр шигърият, повествовательная поэзия[d] һәм хикәя[d]
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте ССҖБ дәүләт премиясе «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» мидәле Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены Ленин мөкәфәте
 Александр Твардовский Викиҗыентыкта

Алекса́ндр Три́фонович Твардо́вский (1910 елның 21 июне, Смоленск өлкәсе Загорье авылы —1971 елның 18 декабре, Мәскәү) Россия совет язучысы, шагыйрь һәм прозаик, журналист, махсус корреспондент. Подполковник (1945). «Новый мир» журналының баш мөхәррире (1950—1954 һәм 1958—1970) елларда).

КПССның Үзәк Тикшерү Комиссиясе әгъзасы (1952-1956), КПСС Үзәк Комитетына әгъзасалыкка кандидат (1961-1966).

Балачагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елның 8 (21) июнендә Сельцо авылы янындагы Загорье утарында (хәзер Смоленск өлкәсе Починковский районы) авыл тимерчесе Трифон Гордеевич Твардовский (1881—1949) һәм игенчелек хезмәте белән беррәттән чик саклаучы хәрби катламнан чыккан Мария Митрофановна (1888—1965), кыз фамилиясе—Плескачевская [7] гаиләсендә туган.

Шагыйрьнең энесе Иван Трифонович Твардовский (1914-2003), соңрак язучы, җиһазлар ясаучы, агач һәм сөякне чокып бизәү остасы. Бөек Ватан сугышы вакытында әсирлектә булган, әсирлектән соң ул 10 ел хезмәт лагеренә хөкем ителгән, 1952 елда ул вакытыннан алда азат ителә.

Шагыйрьнең бабасы Гордей Твардовский бомбардир (артиллерия һалдаты), Польшада хезмәт иткән, аннан улына да күчкән «пан Твардовский» кушаматын алган. Бу кушамат (чынлыкта, дворян чыгышы белән бәйле түгел) Трифон Гордеевичны үзен крестьян итеп түгел, игенче хәрби чик сакчысы однодворец итеп кабул итәргә мәҗбүр итә.

Бу җир — ун дисәтинәнән әз генә артыграк — тотышы белән диярлек вак сазлыклардан торган һәм таллык баскан, чыршы, каенкайлар үскән җир, барлык мәгънәдә дә күз кызырлык түгел иде. Тик җирсез солдатның, күпьеллык авыр тимерче хезмәте белән банкка беренче кертем өчен кирәкле акча эшләгән әтисенең, бердәнбер улы өчен бу җир изге әйбер кебек кадерле иде. Безгә, балаларга, ул кечкенәдән үк бу әче, саран, әмма безнең җиргә — шаяртыпмы, әллә җитди итепме, безнең «имение» дип йөрткән утарына мәхәббәт һәм хөрмәт тойгысы сеңдерде.[8]

Әйтер кирәк, ул безнең җирлектә сәеррәк һәм хәтта кайсыдыр кимәлдә кемгәдер нәрсәдер исбатларга тырышу булгандыр, эшләпә кейеп йөрдө һәм безгә, балаларга, чабата киеп йөрергә ирек бирмәде, гәрчә моның аркасында тирән көзгә кадәр яланаяк йөгерергә туры килсә дә. Гомумән, безнең көнкүрештә күп нәрсә «башка кешеләрнеке» кебек түгел иде.[9]

Твардовский бик яраткан әнисе, Мария Митрофановна, чыннан да игенче хезмәте белән беррәттән хәрби хезмәт тә алып барган гаиләдән чыккан. Tрифон Гордеевич китапны күп укыган кеше иде — кичләрен өйләрендә алар Пушкин, Гоголь, Лермонтов, Некрасов, Толстой, Никитин, Ершов китапларын еш кына кычкырып укый торган булганнар. Улының ун яшенә дә әтисе китап бүләк итә. Александр грамотага өйрәнмәс элек шигырьләр яза башлаган.

Әдәби эшчәнлегенең башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрьнең абыйлары тарафыннан торгызылган Загорье фермасы

Твардовский 14 яшендә Смоленск газеталары өчен кечкенә язмалар яза башлый. 1925 елда «Смоленская деревня» газетасында Твардовскийның «Яңа өй» дип аталган беренче шигыре басылып чыга [10][11] . Аннары Твардовский, берничә шигырен җыеп, аларны «Рабочий путь» газетасында эшләгән Михаил Исаковскийга алып бара. Исаковский шагыйрьне чын күңелдән сәламли, соңрак яшь Твардовскийның дусты һәм остазы була</ref>.

1928 елда Твардовский гаиләсеннән китә, үзаллы тормыш юлына чыга, Смоленск шәһәренә күченә[12]. Аннары ул пролетар язучылары ассоциациясенә кабул ителә.

1931 елда аның беренче поэмасы — «Путь к социализму» басыла. 1935 елда Смоленск Көнбатыш өлкә дәүләт нәшриятында беренче «Шигырьләр җыентыгы» (1930—1936) дөнья күрә. 1925 —1935 елларда Твардовский 130дан артык шигырь яза һәм смоленск газеталары һәм башка өлкә матбугаты битләрендә бастырып чыгара [13].

1932 елда Твардовский Смоленск дәүләт педагогия институтының беренче курсына укырга керә. 1936 елда Твардовский Мәскәүгә килә, Мәскәү философия, әдәбият һәм тарих институтының[14] өченче курсында укый башлый. 1939 елда Твардовский МИФЛИ[15] тәмамлый.

1939—1940 елларда, язучылар төркеме составында, Твардовский Ленинград хәрби округының «На страже Родины» газетасында эшли. Сугыш корреспонденты буларак, Твардовский Кызыл Армиянең Көнбатыш Беларусия җирләрендә барган һәм Финляндия белән сугышларында катнаша .

1939 елның 30 ноябрендә газетада Твардовскийның «Час настал» шигыре чыга. Шагыйрьнең бер шигыре кыр кухнясына багышланган:

Дельный — что и говорить —
Был старик тот самый,
Что придумал суп варить
На колёсах прямо!

«На страже Родины» газетасында 1939 елның 11 декабрендә «На привале» шигыре дөнья күрә. «Как был написан „Василий Тёркин“» мәкаләсендә А.Твардовский төп герой образы 1939 елда «На страже Родины» газетасының даими көлкеле рубриксы өчен уйлап табылганын әйтә.

Гаиләсе коллективлаштыру чорында репрессиягә дучар ителә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Путь к социализму» (1931) һәм «Страна Муравия» (19341936) поэмаларында Сталин коллективизациясен якты киләчәк хәбәрчесе дип сурәтли. Әти-әнисе, ир туганнары белән бергә, кулак элементы дип сөргенгә озатылуына, ә утарларын авылдашлары яндыруына карамастан, Твардовский крестьян хуҗалыкларын коллективлаштыруны хуплый.

Бер вакыт, әти-әниләре Рус Туректа сөргендә яшәгәндә, Твардовский анда килә дә.

Твардовскийның әти-әнисе, дүрт ир туганы һәм ике апасы 1996 елның 30 гыйнварында реабилитацияләнде.[16]

«Василий Тёркин»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Твардовский һәм Василий Тёркинга Смолнеск шәһәрендәге һәйкәл

Анда 1941—1942 елларда эшләгән Воронежда Көньяк-Көнбатыш фронтының «Кызыл Армия» газетасы редакциясендә эшли. «Василий Тёркин» поэмасы (1941-1945) «сугышчы турында очсыз-чиксез китап» — Твардовскийның иң билгеле әсәре; Бөек Ватан сугышы күренешләре чылбыры. Поэма гади һәм төгәл сүзе, гамәлләрнең ташып торган энергияле үсеше белән аерылып тора. Эпизодлар бер-берсе белән тик төп герой аша бәйләнгән — моның белән автор, үзе дә, аның укучысы да теләсә кайсы вакытта һәлак булуы мөмкинлеген сызык өстенә ала. Язылу белән, һәр бүлеге Көнбатыш фронты «Красноармейская правда» газетасында басылып чыга торган. Поэма фронт тормышы атрибутларының берсе була, нәтиҗәдә Твардовский хәрби буынның культ авторына әйләнә.

Монан тыш, «Василий Тёркин» ул чактагы башка әсәрләр арасында идеологик пропаганданың, Сталин һәм партия турындагы язуларның булмавы белән аерылып тора.

3нче Беларус Фронты Кораллы Көчләре 1944 елның 31 июлендәге 505нче боерыгы белән, «Красноармейская правда» газетасы редакциясе шагыйре, подполковник А.Твардовский патриотик сугыш ордены, 2 поэма (аларның берсе — «Василий Тёркин», икенчесе — «Дом у дороги») һәм Белоруссия җирен азат итү турында күп очерклар, шулай ук фронт частьлары солдатлары һәм офицерлары алдында күп санлы чыгышлар өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.

3нче Белорусия Фронты Кораллы Көчләренең 1945 елның 30 апрелендә чыккан 480нче боерыгы белән: 3нче БФ «Красноармейская правда» газетасының махсус корреспонденты, подполковник Твардовский А. Т. газета эчтәлеген яхшырканы (Көнчыгыш Пруссиядәге сугышлар турында очерклар) һәм аның тәрбияви ролен арттырганы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә [17] .

Сугыштан соңгы шигырьләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елда Бөек Ватан сугышының беренче фаҗигале айларын искә төшергән «Дом у дороги» поэмасын тәмамлады.

Сталин үлеме һәм күмү көннәрендә А. Т. Твардовский түбәндәге юлларны язган:

« В этот час величайшей печали
Я тех слов не найду,
Чтоб они до конца выражали
Всенародную нашу беду…
»

Хрущёвның «бер аз иркенлек» елларының иң югары ноктасында язылган «За далью — даль» поэмасында язучы Сталинны хөкем итә һәм «Из лирики этих лет. 1959—1968» (1969) китабында вакыт хәрәкәте, иҗатчы бурычы, тормыш һәм үлем турында фикерләрен чагылдыра. Сталинның шәхес культы һәм аның нәтиҗәләре турында бу поэманың «Так это было», Сталин вакытында законсыз репрессияләнгәннәрне аклау кирәклеге турында «Друг детства» бүлекләрендә әйтелә.

Бу поэмада Твардовский тормышының һәм дөньяга карашының «көчле дәүләтчелек державалык» юнәлеше ачык чагыла. Ләкин, сталинчылар һәм нео-сталинчылардан аермалы рәвештәбөек көчләреннән аермалы, Твардовскийдагы көчле дәүләт, держава культы бернинди дәүләт эшлеклесе һәм, гомумән алганда, билгеле бер дәүләт формасы белән бәйле түгел. Бу позиция Твардовскийга русофиллар — Россия империясе җанатарлары арасында үз кеше булырга ярдәм итте.

«Новый мир» журналы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Твардовский ике тапкыр «Новый мир» журналының баш мөхәррире (1950-54 һәм 1958-70 елларда) була.

1954 елның көзендә Твардовский КПСС Үзәк Комитеты указы белән «Новый мир» журналында «Тёркин на том свете» поэмасын бастырырга тырышканы һәм В. Померанцев, Ф. Абрамов, М. Лифшиц, М. Шегловларның публицистик мәкаләләрен бастырганы өчен баш мөхәррир уыныннан бушатыла.

Твардовскийның «Новый мир» журналында редакторлыгының ике чорында, аеруча КПССның XXII съездыннан соң, журнал әдәбиятта Сталинга каршы көчләр, алтмышынчы елларның «алтмышынчылык» билгесе һәм Совет хакимиятенә яшерен каршылык органы булды. «Новый мир» журналында Фёдор Абрамов, Василь Быков, Б. Можаев, Ю. Трифонов, Ю. Домбровский әсәрләре дөнья күрде.

1960 елларда Твардовский, «По праву памяти» (елда бастырылган) һәм «Тёркин на том свете» поэмаларында Сталинга һәм сталинизмга карашларын яңадан карады. Шул ук вакытта (1960 еллар башы) Твардовский Хрущёвтан Солженицынның «Один день Ивана Денисовича» хикәясен бастыру рөхсәтен алды.

Журналның яңа юнәлеше (сәнгатьтә, идеологиядә һәм икътисадта «кеше таләпләренә йөз белән борылу» социализмы турында сүзләр артына яшеренгән либерализм) Хрущёв-Брежнев партия элитасы һәм идеология бүлекчәләре түрәләренең генә түгел, ә совет әдәбиятындагы «неосталинист-державникларның» ризасызлыгын уятты. Берничә ел дәвамында, «Новый мир» һәм «Октябрь» (баш редактор В. А. Кочетов, «Чего же ты хочешь?» романы авторы, бу әсәр Твардовскийга да каршы юнәлтелгән иде) арасында үткен әдәби (һәм, дөресен әйткәндә, идеологик) бәхәс барды. «Патриотлар-көчле держава» яклылар «Новый мир» журналын идеологик яктан кире кагуларын күрсәттеләр.

Хрущёв югары урыныннан алынгач, матбугатта («Огонёк» журналы, «Социалистическая индустрия» газетасы), «Новый мир» журналына каршы кампания үткәрелде. Системалы рәвештә иң мөһим материалларны бастырырга рөхсәт итмичә, журнал белән каты көрәшне Главлит алып барды. Язучылар берлеге җитәкчелеге Твардовскийны рәсми рәвештә эштән җибәрә алмаганлыктан, журналга басымның соңгы чарасы Твардовский урынбасарларын алып ташлау һәм бу урыннарга аңа карата дошман кешеләрне билгеләү булды. 1969 елның декабрендә, язучы Юрий Трифоновның "Обмен" әсәре бастырылганнан соң, "Огонёк" журналында 11 әдәбиятченең бер туздыручы тәнкыйт хаты бастырылды. Бу журнал өчен ахырның башы иде. Твардовский Леонид Брежневка хат язарга мәҗбүр булды. Җавап булмады. 1970 елның 9 февралендә Твардовскийдан редакция вәкаләтләре алына, журнал редакциясенең бер өлеше аның үрнәгенә иярде. Редакция, чынлыкта, юк ителде. Юрий Андропов исеменнән КГБга (SSRB däwlät iminlek komitäte) «Материалы о настроениях поэта А. Твардовского» дигән язмасы 1970 елның 7 сентябрендә КПСС Үзәк Комитетына җибәрелде [18] .

«Новый мир» журналында идеологик либерализм эстетик традиционализм белән берләштерелде. Твардовский реализмның классик формасында үскән әдәбиятка өстенлек бирде һәм модернистик проза һәм поэзиягә салкын иде. 1965 елда Твардовский Язучыларның аурупа җәмгыяте конгрессында чыгыш ясады:

Мин кеше нәселенең, чынбарлык минем күрүемнән башка, минем белән, миннән алда да булган һәм миннән соң да булачак, дип белгән күпчелегенә карыймын. Һәм ул минем өчен — бик зур кыйммәт, һәм мин аны, әгәр бу караш, аеруча сәнгатьле караш, чынбарлыкның асылын ачыклауга хезмәт итми һәм кешеләр, дөнья алдында аның өчен җаваплылыкны үз өстенә алмый икән, бернинди дә ымсындыргыч хыяллы карашка да алыштырырга теләмим.[19]

1960нчы елларның күп бөек язучылары журналда басылган, журнал аларның күбесен укучылаына ачты. Мәсәлән, 1961 елда инженер-тикшеренүче Александр Побожийның «Глухой, неведомой тайгою» дигән очеркы дөнья күрә, һәм 1964 елның август санында воронежлы шагыйрь Алексей Прасоловның күп шигырьләре дөнья күрә.

1966 елда Твардовский язучылар Ю.Даниэль һәм А. Синявскийга каршы суд карарын раслаудан баш тарта.

«Новый мир» журналын тар-мар иткәннән соң, Твардовский хәрәкәтчәнлеген һәм сөйләшү мөмкинлеген югатуга китергән инсульт кичерә, ә хастаханәдә аңарда азган үпкә яман шеш авыруы табыла. Язучы 1971 елның 18 декабрендә Мәскәү өлкәсенең Красная Пахра дача авылында вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән (7 санлы участок) [20] .

Смоленскның Братск зиратында Твардовскийның әтисе һәм әнисенең кабере
Валентина (сулда) һәм Ольга Твардовскаялар, шагыйрьнең кызлары, 2010

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бабасы — Гордей Васильевич Твардовский (1917 елда үлде) [21], крепостной кретьяннардан, отставкадагы хәрби кеше, бомбардир- тоскаучы була, Варшавада хезмәт иткән [22] .
  • Әтисе —Трифон Гордеевич (1881—1949).
  • Әнисе —Мария Митрофановна (1888—1965), игенче хезмәте белән беррәттән хәрби хезмәт тә алып барган гаиләдән.
  • Абый-энеләре:
    • Константин (1908—2002),
    • Иван (1914—2003),
    • Паул (1917—1983),
    • Василий (1925—1954).
  • Сеңелләре:
    • Анна (1912— 2000) һәм
    • Мария (1922—1984).
  • Хатыны—Мария Илларионовна Горелова (1908 —1991).
  • Ике кызы:
    • Валентина (1931 елда туган) һәм
    • Ольга (1941—2017) .

Замандашларының бәясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның белән чак кына якын танышканда да, аның кешегә ышанучанлыгы бик җиңел ачыла. Эйе, үткен зирәк акылга ия булса да, гаделлеккә ышануы һәм тормыштан аны көтүе аркасында, ул балаларча ышанучан кеше иде. (Владимир Яковлевич Лакшин)

Ул ис киткеч матур кеше иде. Буе озын, киң яурынлы, юка билле һәм тар янбашлы. Гәүдәсен туры тота, җилкәсен тигезләп, җиңел һәм пружиналы итеп басып, көрәшчеләр кебек, атлаганда терсәкләрен читкәрәк куеп, йөри. Хәрби форма аңа бик килешә. Артка табан тарап куелган йомшак сары чәчләре биек маңгаен каймалап таралып яткан. Аның бик якты күзләре игътибар белән һәм катгый итеп карый. (Орест Верейский)[23]

Партия съездларында коммунистик җәмгыять төзелешендә язучыларның роле турында зур телмәрләр белән ике тапкыр чыгыш ясады.(А. И. Кондратович)

Ул рус әдәбиятына, аның тормышка изге мөнәсәбәтенә карата фидакарь иде. (Александр Солженицын)

Күренекле шагыйрь булса да, ул, куелган максатына тырышып баруын дәвам итүче, илнең шул вакыттагы иң яхшы гуманитар югары уку йортын тәмамлаучы танылган студент булып калды. (Константин Симонов)[24][25]

Хәтерен мәңгеләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдәге Новодевичье зиратында Твардовскийның кабере.
Смоленск китаплар йортында мемориаль такта
Россия Федерациясенең почта маркасы (2000)
  • 1990 елда язучы хөрмәтенә сәнгатьле маркалы конверт бастырылды [26] .
  • Смоленск, Воронеж, Волгоград, Новосибирск, Балашиха, Омск һәм Мәскәүдә Твардовский исеме белән аталган урамнар бар.
  • Твардовскийның исеме 293нче Мәскәү мәктәбенә бирелгән.
  • Аэрофлотның Airbus A330-343E VQ-BEK самолёты А. Твардовский хөрмәтенә аталган.
  • 1988 елда «А. Т. Твардовский Загорье утарында» мемориаль милек музее ачылды.
  • 2013 елның 22 июнендә Мәскәүдә Страстной бульварында «Новый мир» журналы редакциясе янында Твардовскийга һәйкәл ачылды. Авторлары — Россиянең Халык рәссамы Владимир Суровцев һәм Россиянең атказанган архитекторы Виктор Пасенко [7] .
  • 2015 елда Рус Турек авыл җирлегендә бу авылга Твардовскийның килүе хөрмәтенә мемориаль такта ачыла.

Башка мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1949 елның 21 декабрь көнендә Зур театрда И. В. Сталинның җитмеш яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы утырышка М. Исаковский, А. Сурков һәм Н. Грибачевларга автордаш булып «Слово советских писателей товарищу Сталину» шигырен яза.
  • Илленче туган көне уңаеннан, язучыга Социалистик Хезмәт Герое исеме урынына «бары тик» Ленин ордены гына бирелә. В. Войнович тапшырган «легенда» буенча, «Сыгылмалылар вакыты. Язучы Войновичның тормышы һәм гадәттән тыш маҗаралары (үзе сөйләгәннәрдән)» китабында, шушыга бәйле, СССР Язучылар союзы идарәлеге секретаре Константин Воронков Твардовскийга: «Алдыңны-артыңны карабырак йөрсәң, Герой да бирерләр иде», — дигәч, ул аңа болай дип җавап биргән: «Герой исемен куркаклык өчен биргәннәрен гомере белми идем»[27].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Я убит подо Ржевом (стихотворение А. Твардовского)
  • Василий Тёркин (поэма А. Твардовского)
  • Один день Ивана Денисовича (рассказ А. И. Солженицына)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Record #49232380 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Большая российская энциклопедияМосква: Большая российская энциклопедия, 2004.
  4. Твардовский Александр Трифонович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. Брокгауз энциклопедиясе
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Чешская национальная авторитетная база данных
  7. 7,0 7,1 "Бой идет не ради славы": В Москве открыли памятник А.Твардовскому. РосБизнесКонсалтинг (2013-06-22). әлеге чыганактан 2014-11-02 архивланды. 2019-12-05 тикшерелгән.
  8. Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 6.
  9. Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 7.
  10. Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 10.
  11. Твардовский А. Т. Новая изба // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 19.
  12. Мин һөнәргә ия түгел идем. Әдәби иҗат тин акча табырга ярдәм итте һәм редакцияләр тупсасын тапарга тура килде.
    Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 11.
  13. Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 19-267.
  14. Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 12.
  15. Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 15.
  16. Твардовский Трифон Гордеевич / База данных «Жертвы политического террора в СССР», archived from the original on 2020-03-26, retrieved 2020-08-31 
  17. Твардовский Александр Трифонович, Орден Отечественной войны I степени :: Документ о награде :: Память народа. pamyat-naroda.ru. 2019-12-05 тикшерелгән.
  18. Материалы о настроениях поэта А. Твардовского. Записка КГБ в ЦК № 2431-А от 7.9.1970. (РГАНИ. Ф. 5. Оп. 62. Д. 678. Л. 210. Подлинник)
  19. Твардовский И. Т. Речь на Конгрессе европейского сообщества писателей // Современная русская советская литература 60-80-х годов. — М.: Просвещение, 1984. — С. 15.
  20. Новодевичье кладбище — Твардовский Александр Трифонович. devichka.ru. әлеге чыганактан 2018-04-23 архивланды. 2019-12-05 тикшерелгән.
  21. Романова, 2006
  22. Без глянца, 2010
  23. Твардовский без глянца. Калып:Спб: Амфора, 2010. — 447 с. С. 22.
  24. Симонов К. М. Сегодня и давно. Статьи. Воспоминания. Литературные заметки. О собственной работе. — М., Советский писатель, 1978. — Тираж 75000 экз. — с. 149—172
  25. Твардовский без глянца. Калып:Спб: Амфора, 2010. — 447 с. С. 253.
  26. [filpersona.ru/picture.php?/610/category/4 Твардовский Александр Трифонович на почтовом конверте 1990 года]. filpersona.ru. 2019-12-05 тикшерелгән.
  27. Время гибких. Жизнь и необычайные приключения писателя Войновича (рассказанные им самим).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Любарева Э.П. Александр Твардовский  : Тәнкыйть һәм биографик эскиз. — М.: Сов. язучы, 1957-186 б.
  • Выходцев П. С. Александр Твардовский. — М.  : Сов. язучы, 1958 .-- 411 б.
  • Рошчин П.Ф.Александр Твардовский. — М.: Мәгариф, 1966 .-- 176 б.
  • Александр Твардовский Турков А.М. — Ред. 2, рев. һәм өстәргә. — М .: Калфак. яктыртылган, 1970. — 173, [2] б.
  • Дементьев В.В. Александр Твардовский. — М.: Сов. Россия, 1976. — 172, [1] б.
  • Акаткин В.М. Александр Твардовский. Шигырь һәм проза / Фәнни. ред. А. М. Абрамов. — Воронеж: Воронеж нәшрияты. Университет, 1977 .-- 214 б.
  • Кондратович А.И. Александр Твардовский. Шигырь һәм шәхес. — 2 нче басма, Рев. һәм өстәргә. — М .: Калфак. яктыртылган, 1985. — 347, [3] б.
  • Акаткин В.М. Баштагы Твардовски. Булу проблемалары. — Воронеж: Воронеж нәшрияты. ун-та, 1986. — 209, [2] б.
  • Кулинич А.В. Александр Твардовский  : Тормыш һәм эш турында сочинение. — Киев: Урта мәктәп., Киевтагы нәшрият. дәүләт булмаганнар, 1988. — 174, [2] б.
  • Лакшин В. Я. Твардовский "Яңа дөнья" да. — М.: Правда, 1989. — 45, [2] б.
  • Трифонов Yu. V. Күрше искәрмәләре // Халыклар дуслыгы — 1989. — No.10.
  • А. Т. Твардовский һәм рус әдәбияты  : [Сн. фәнни. багышланган әсәрләр. Туган көннең 90 еллыгы. Твардовскийда] / Воронеж. дәүләт ун-т, филол. фас .; фәнни. ред. V. M. Akatkin. — Воронеж: Полиграф, 2000 .-- 246 б.
  • Илин В.В. Күзләремне яшермичә  : Александр Твардовский. Лит. әйләнә-тирә мохит. Барлыкка Китерүче аралашу. — Смоленск: Смядын, 2000. — 388, [2] б.
  • Илин В.В. "Александр Трифонович Твардовский" энциклопедиясенә сүзлек  : Эш материаллары. — Смоленск: SGPU, 2000 .-- 91 б.
  • Лазоркина Н.Ф. АТ Твардовскийның "Василий Туркин" шигырь рифмалары сүзлеге. — Смоленск: Университет, 2001 — 43 б.
  • Александр Трифонович Твардовский. Энциклопедия  : Эш материаллары / Резин. дәүләт пед. un-t, бүлек. яктыртылган, теория һәм укыту методлары яктыртылган .; ред. киңәш: Г.С. Меркин (баш редактор) һәм башкалар — Смоленск, 2004 .-- 456 б.
  • Акаткин В.М. Александр Твардовский һәм вакыт. Хезмәт һәм оппозиция  : Мәкаләләр / Кереш сүз. Сәнгать. О.Алейникова. — Воронеж, 1996 .-- 258 б.
  • Акаткин В.М. А. Твардовский. Иҗат битләре. Төрле еллар әсәрләре  : мәкаләләр. — Воронеж: Воронеж. дәүләт ун-т, 2008 .-- 342 б.
  • .Әм. Т. Твардовский һәм XX гасырның рус шигыре: халыкара фәнни конференция материаллары / Воронеж. дәүләт ун-т. — Воронеж: Воронеж дәүләт университеты, 2008 .-- 341 б.
  • Алейников О. U.У. А.ның шәхесен һәм иҗатын заманча аңлау проблемалары. Т. Твардовский // А. Т. Твардовский һәм ХХ гасырның рус шигыре. Халыкара фәнни конференция материаллары. — Воронеж, 2008 .-- С. 17-22.
  • Твардовская В. А. А.Твардовский тормышта һәм әдәбиятта (хатлар 1950-1959). — Смоленск: Магента, 2013. — 480 дан. — ISBN 978-5-98156-508-3</nowiki> .
  • Твардовский без глянца /комп., керү. Сәнгать. П.Фокин.   — СПб. : Амфора, 2010.   — 446   дан. — (ялтыравыксыз). — ISBN 978-5-367-01473-0.
  • Романова Регина Максовна. Александр Твардовский. Эшләр һәм көннәр. — М .: Аквариум нәшрияты, 2006. — 764   дан. — ISBN 5-902312-68-X.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]