Александр Терентьев
| Александр Терентьев | |
|---|---|
| Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесендә Татарстан вәкиле | |
| Вазыйфада 2022 елның 22 сентябре – 2025 елның 19 сентябре | |
| Аңа кадәр | Ленар Сафин |
| Дәвамчысы | Тимур Ногманов |
| Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе | |
| Вазыйфада 2012–2022 | |
| Дәвамчысы | Роберт Мөхәрләмов |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 13 июнь 1961 (65 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Югары Ослан районы, Югары Ослан |
| Сәяси фирка | Бердәм Россия |
| Белем | Казан дәүләт университеты |
Александр Терентьев, Александр Михаил улы Терентьев (рус. Александр Михайлович Терентьев, 1961 елның 13 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Югары Ослан районы, Югары Ослан) ― совет һәм россияле дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе сенаторы (2022 елның 22 сентябреннән 2025 елның 19 сентябренә кадәр). Россия Үзәк сайлау комиссиясендә Федерация Советының Тулы вәкаләтле вәкиле (2023 елның 17 февраленнән). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе (2026 елның гыйнварыннан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1961 елның 13 июнендә Татарстан АССРның Югары Ослан районы Югары Ослан авылында туган.[1]«Гамәли математика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының Исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлаган (1983).[2][3].
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1982-1986 елларда Казан электрофизика фәнни-тикшеренү институтында техник, бүлек инженеры, ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшли.[1][2]
1987 елда ВЛКСМ ҮК каршындагы югары комсомол мәктәбен тәмамлый, 1991 елга кадәр Казанның ВЛКСМ органнарында җитәкче вазифаларын били.[4][5] 1987-1990 елларда ВЛКСМның Мәскәү район комитетының икенче, 1990-1991 елларда – беренче секретаре була.[1][2]
1992 елдан 1994 елга кадәр Казанның Мәскәү районы яшьләр фондын җитәкли, аннары алты ел Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары булып эшли.[1][6]
2000 елда Александр Терентьев ТР Президенты Аппаратына эшкә күчә, анда оештыру бүлегенең баш референты (2000-2003), аннары — җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире (2003-2006) вазифасын башкара.
2006 елдан 2012 елга кадәр Терентьев ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсен җитәкли,[6][7] 2012 елдан ТР Президентының Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе була.[8][9].
2022 елның 22 сентябреннән 2025 елның 19 сентябренә кадәр[10] Александр Терентьев Россия Федерациясе сенаторы — Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил вәкаләтләренә ия.[11]
2023 елның 17 февраленнән Россия Үзәк сайлау комиссиясендә Федерация Советының Тулы вәкаләтле вәкиле.[12]
2026 елның гыйнварыннан ― Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе (Зилә Вәлиева урынына)[13].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия
- 2016 ― II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале ― ирешелгән хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [14]
- 2018 ― Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [15]
- Татарстан
- 2022 ― «Дуслык» ордены – республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне һәм дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[16]
- 2016 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― Татарстан Республикасы эчке сәясәтен гамәлгә ашыруга аерым өлеш керткәне һәм дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[17]
- 2021 ― «Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәре» ― республикада дәүләт яшьләр сәясәтен формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен[18]
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны – Елена Дмитриевна, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе. Бер балалары бар. 2021 елда 4 миллион 800 мең сум күләмендә керем декларацияләгән.[19][20]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 Президент Республики Татарстан подписал ряд Указов. Президент Республики Татарстан (22 октября 2012). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- 1 2 3 Терентьев Александр Михайлович. Бизнес Online. 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Александр Терентьев прочитал лекцию первокурсникам ИВМиИТ КФУ. Министерство по делам молодёжи Республики Татарстан (1 сентября 2021). әлеге чыганактан 2022-01-14 архивланган. 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Александр Терентьев назначен сенатором от Татарстана. Бизнес Online (22 сентября 2022). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Алексей Угаров (22 сентября 2022). Новым сенатором от Татарстана назначен Александр Терентьев. Татар-информ?!. 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- 1 2 Александр Терентьев: от Ильича до Нургалиевича. inkazan.ru (1 ноября 2017). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Подписаны указы о назначении. Газета «Республика Татарстан» (23 октября 2012). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-882 от 19 октября 2012 года «О назначении Терентьева А. М. руководителем Департамента Президента Республики Татарстан по вопросам внутренней политики». Газета «Республика Татарстан» (20 октября 2012). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Кирилл Антонов (23 сентября 2022). Внутренняя политика ушла к федеральной. Замглавы администрации Рустама Минниханова стал сенатором. Коммерсант. 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан № 747 от 19 сентября 2025 г. (PDF), archived from the original (PDF) on 2025-09-19, retrieved 2025-09-19
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-656 от 22 сентября 2022 года «О наделении полномочиями сенатора Российской Федерации — представителя от исполнительного органа государственной власти Республики Татарстан». Газета «Республика Татарстан» (22 сентября 2022). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Сенатор от Татарстана назначен полномочным представителем Совета Федерации в ЦИК РФ. Татар-информ, 17.02.2023
- ↑ Әсгать Сәфәров Татарстан Дәүләт Советында ТР Рәисенең Тулы вәкаләтле вәкиле була. Татар-информ, 22.01.2026
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 26.10.2016 г. № 572 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (26 октября 2016). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 29.10.2018 г. № 316-рп «О поощрении». Президент Российской Федерации (29 октября 2018). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-654 21 сентября 2022 года от «О награждении орденом „Дуслык“». Президент Республики Татарстан (21 сентября 2022). 27 сентября 2022 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (16 июня 2016). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-483 от 12 июня 2021 года «О присвоении почётного звания „Заслуженный работник сферы молодёжной политики Республики Татарстан“». Президент Республики Татарстан (12 июня 2021). 23 сентября 2022 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ Сведения о доходах сотрудников Аппарата Президента Республики Татарстан за 2021 г.. Президент Республики Татарстан. 23 сентября 2022 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ Аппарат президента Татарстана раскрыл доходы за прошлый год. Бизнес Online (2 мая 2022). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Александр Михайлович Терентьев. Совет Федерации.
- Александр Михайлович Терентьев. Президент Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2023-01-31 архивланган. 2023-02-18 тикшерелгән.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 13 июнь көнне туганнар
- 1961 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Югары Ослан районында туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Мәскәү гуманитар университетын тәмамлаучылар
- РФ Федераль шурасы әгъзалары
- Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары
- Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәрләре