Александр Федотов (1955)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Федотов (1955) latin yazuında])
Александр Федотов
Туган телдә исем Александр Сергеевич Федотов
Туган 25 гыйнвар 1955(1955-01-25)
СССР, Эстония ССР, Выру
Үлгән 1 июнь 2021(2021-06-01) (66 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт рус
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам-нәкышьче
Җефет Наилә Кумысникова
Балалар Җәмил
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган рәссамы - 2016ТР атказанган сәнгать эшлеклесе - 2005

Александр Федотов, Александр Сергей улы Федотов (рус. Александр Сергеевич Федотов, 1955 елның 25 гыйнвары, СССР, Эстония ССР, Выру2021 елның 1 июне, РФ, ТР, Казан) ― рәссам-нәкышьче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2016), Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Картиналары.

1955 елның 25 гыйнварында Эстония ССР Выру шәһәрендә һөнәри хәрби гаиләсендә туган. Рязань сәнгать училищесын[d] (1975), В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын[d] (профессор Д. К. Мочальский остаханәсе, 1983), Х. Г. Якупов җитәкчелегендәге СССР сәнгать академиясенең иҗат остаханәләрен (1986) тәмамлаган.

1983 елдан Казанда яшәгән һәм иҗат иткән. 1983―1986 елларда Х. Г. Якупов җитәкчелегендәге СССР сәнгать академиясенең иҗат остаханәләрендә эшләгән.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссам буларак Казанда ачылган А. Федотов ― пейзаж остасы. Картиналарына образларның монументальлеге, форманың кыска һәм ачык гомумиләштерелүе, графикага якын торган төгәл тел хас. Дмитрий Мочальскийның (Мәскәү) һәм Виктор Ивановның (Рязань) шәкерте буларак, Федотов тоналистлар мәктәбе концепциясен дәвам иткән, әлеге концепция натурадагы зур мөнәсәбәтләрне, тәүлек вакытына, яктыртуга, һава шартларына бәйле булган тональ градацияләрне төгәл тапшыруны таләп итә. Үз иҗатында рәссам А. К. Саврасов, А. И. Куинджи, Н. П. Крымов кебек рус пейзажы осталары традицияләрен дәвам итүче буларак чыгыш ясый.

Федотов образларының теле ― символик тел. Рәссамның алымнары киң палитрага ия: фигуратив минимализмнан алып геометризмга һәм абстракт ысулга тартылган гомумиләштерүләргә кадәр. Барлык картиналарында да елның төрле вакытларында табигатьнең төрле халәтләре сурәтләнә: җәйге тыныч көндәге каеннар, кышкы вакыттагы йомшак кар көртләре, төсле буяуларга бай көзге урман һ. б. [1]

Төп әсәрләре: «Авылда төн» (1988), «Капка», «Айлы төн» (икесе дә — 1990), «Көймәләр» (1993), «Ай калыкканда» (1995), «Кышкы кояш» (1996), «Су буендагы тирәкләр» (1997), «Иртә төшкән кар. Яр» (1999), «Томан» (2002), «Казан киче» (2005), «Болытлар. Кибәннәр» (2006), «Парк. Агачлар» (2010), «Зәңгәр кар» (2011), «Томанлы иртә» (2019) һ. б.[2]

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч дистә елдан артык рәссам республика, төбәк, бөтенроссия күргәзмәләрендә катнаша, анда аның әсәрләре тамашачы, сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тәнкыйтьчеләр арасында лаеклы уңыш казана. [3]

Бөтенсоюз
  • «Ил яшьлеге» (1982),
  • «Җиңүнең 45 еллыгы» (1990);
Бөтенроссия
  • «Ватан образы» (1989) пейзаж,
  • Россиянең үзәк өлкәләре рәссамнары (1997),
  • «Россия-9» (1999),
  • «Россия-10» (2004),
  • «Россия-11» (Мәскәү, 2009),
  • «Синең исемеңә» (2000),
  • «Яшел аваз» ([Плёс (шәһәр)[|Плёс]], 2002),
Зона
  • «Зур Идел» (1985―2011),
Халыкара
  • «Җиңү» (Мәскәү, 2005) һ. б.
Шәхси

Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт картиналар галереясында, Россия, Германия, Норвегия, Англия һ. б. илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана. [2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Наилә Кумысникова (1958 елгы), рәссам, Тукай премиясе лауреаты (2023). 1983 елда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтының соңгы курсында өйләнешкәннәр. Улы Җәмил, Казан дәүләт төзелеш институтының дизайн факультетын тәмамлаган, аспирантурада укыган, укыткан, Эрмитаж-Казан үзәге белән хезмәттәшлек итә. Оныклары Асия (2010), Саша (2019). [7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]