Александр Филиппов (1949)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Филиппов (1949) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Филиппов
Туган 20 ноябрь 1949(1949-11-20) (72 яшь)
Надеждинский, Ивано-Кувалатский сельсовет[d], Зилаер районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре университет профессоры, галим
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d], физика-матиматика фәннәре нәмзәте[d] һәм профессор

Александр Филиппов (20 ноябрь 1949 ел) — галим-физик, югары мәктәп укытучысы. 1992 елдан Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында теоретик физика кафедрасы мөдире, 1999-2011 елларда — директорның фәнни эшләр буенча урынбасары. Техник фәннәр докторы (1991), профессор (1992). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002), Русия Федерациясенең почетлы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2000), СССР ның атказанган уйлап табучысы (1985).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Филиппов Александр Иванович Башкорт АССРның Җылаер районы Надеждин утарында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә һәм 1972 елда дипломлы белгеч булып, шунда ук эшкә кала.

1990 елдан — теоретик физика кафедрасы мөдире; 1992 елдан — БДУ-ның Стәрлетамак филиалының теоретик физика кафедрасы мөдире, 19992011 елларда — фәнни эшләр буенча директор урынбасары; бер үк вакытта 1996 елдан алып Башкортстан Фәннәр Академиясенең Гамәли тикшеренүләр институты лабораториясе мөдире, 19972009 елларда — гыйльми секретаре.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни тикшеренүләре геофизикага, сыеклык һәм газлар механикасына, молекуляр физика, термодинамика һәм җылылык физикасына, теоретик физикага багышланган. Александр Филиппов тарафыннан катламнардагы баротермик һәм радиогеохимик эффектларның закончалыклары ачылган һәм өйрәнелгән, җылылык физикасының сызыклы булмаган мәсьәләләрен чишүнең асимптотик ысулы үстерелгән, трансцилляторлы күчерү теориясе, термометрик үлчәү аппаратлары, суның колоннадан соңгы хәрәкәтенең интервалларын билгеләү ысуллары һ.б. эшләнгән. 250‑дән артык фәнни хезмәт һәм 30 уйлап табу, 7 монография авторы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002)
  • Русия Федерациясенең почетлы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2000)
  • СССРның атказанган уйлап табучысы (1985)
  • Америка физиклар җәмгыяте әгъзасы.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Баротермический эффект в жидкостях. Уфа: Гилем, 2006. 186 с.
    • О диффузии под воздействием звука // Акустический журнал. 1999. Т. 45, № 3. С. 414—417 (в соавт.).
    • Основная задача термокаротажа // Теплофиз. высоких температур. 2006. Т. 44, № 5. С. 447—455 (в соавт.).
    • Скважинная термометрия переходных процессов. Саратов, 1990;
    • Термодинамика фильтрационных нефтегазовых потоков. Стерлитамак, 2002..

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ФИЛИППОВ Александр Иванович/ Филиппов Александр Иванович // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Филиппов Александр Иванович