Александр Фуковский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Фуковский latin yazuında])
Александр Фуковский
Туган телдә исем Фуковский Александр Васильевич
Туган 1 октябрь 1920(1920-10-01)
Украинаның Черкассы өлкәсе Монастырщина районы Зарубинцы авылы
Үлгән 2 май 1997(1997-05-02) (76 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Троекуров зираты
Милләт украин
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре офицер
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 17.10.1943 Указы нигезендә бүләкләнгән), Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, «Алтын Йолдыз» (№ 1226) медале
Хәрби дәрәҗә полковник

Александр ФуковскийСоветлар Союзы Герое.Гвардия лейтенанты, Үзәк фронтның 60 нчы армиясе 7 нче гвардия механикалаштырылган корпусы 24 нче гвардия мотоукчылар бригадасында миномёт ротасы командиры. Беренчеләрдән булып Днепрны кичеп чыга.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фуковский Александр Васильевич 1920 елның 1 октябрендә Украинаның Черкассы өлкәсе Монастырщина районы Зарубинцы авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте - украин.

Александр Кәттакурган (Үзбәкстан) шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый. Аннары Ош шәһәрендә Кыргызстан сәүдә оешмасында хисапчы булып эшли.

1939 елда Ош РХК тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына.

Сугышчан юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Васильевич 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышына китә. 1941 елның 23 июленнән Көнбатыш фронтта сугыша. Казан елга техникумы бинасында урнашкан Мәскәү пулемёт-миномёт училищесын тәмамлаганнан соң, 1942 елның 1 декабрендә кабат фронтка җибәрелә.

1943 елның 24 апреленә кадәр Калинин фронтында хезмәт итә, сугышта яралана.

1943 елның августында Долгое авылы өчен барган сугышлар вакытында гвардия лейтенанты Фуковский 18 нче механикалаштырылган бригада взводына бик оста һәм кыю командалык итә. Фашистлар контрһөҗүмгә күтәрелгәч, ул шәхсән үзе сугышта кулга төшерелгән пулемёттан атып, дошманны кире борылырга мәҗбүр итә. 1943 елның 25 сентябрендә 24 нче гвардия мотоукчылар бригадасы миномёт ротасы командиры гвардия лейтенанты Александр Фуковский беренчеләрдән булып Киев өлкәсенең Чернобыль районы Домантово авылы янында Днепр елгасын кичеп чыга. Фуковский миномётчылары, кыю хәрәкәт итә, шулай итеп укчылар подразделениеләренә плацдармны яулап алуда һәм саклап калуда зур ярдәм күрсәтә, дошманның күпсанлы контрһөҗүмнәрен кире кайтара.

1943 елның көзендә лейтенант Фуковскийга «Алтын Йолдыз» (№ 1226) медале тапшырыла.

Сугыштан соң ул армиядә хезмәтен дәвам итә.

1947 елда Бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр хәрби академиясен тәмамлый.

1947 елдан ВКП(б) әгъзасы.

1976 елда полковник дәрәҗәсендә запаска чыга. Пенсиягә чыкканчы Мәскәүдә СССРның фән һәм техника дәүләт комитетында эшли.

1997 елның 2 маенда вафат була. Фуковский А.В. Троекуров зиратында җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)