Александр Цюрупа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Цюрупа latin yazuında])
Александр Цюрупа
Туган телдә исем Олександр Дмитрович Цюрупа
Туган 1 октябрь 1870(1870-10-01)
РИ, Таврия губернасы, Алешки
Үлгән 8 май 1928(1928-05-08) (57 яшь)
Кырым АССР, Мухалатка
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Милләт украин
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре инкыйлабчы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар улы Всеволод Цюрупа (1912—1982), журналист

 Александр Цюрупа Викиҗыентыкта

Александр Цюрупа, Александр Дмитрий улы Цюрупа (укр. Олександр Дмитрович Цюрупа, 1870 елның 1 октябре, РИ, Таврия губернасы, Алешки — 1928 елның 5 мае, Кырым АССР, Мухалатка) — совет фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, ВКП(б) ҮК әгъзасы, ССРБ ҮБК президиумы әгъзасы, ССРБ ХКШ рәисе урынбасары, ССРБ хезмәт һәм саклану шурасы рәисе урынбасары. РСФСР азык-төлек халык комиссары. Халыктан икмәкне тартып алу максатында, ил буенча азык-төлек отрядлары оештыруны башлаучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ почта маркасы. 1970

1870 елның 1 октябрендә Россия империясе Таврия губернасы (хәзерге Херсон өлкәсе Алешки районы) Алешки шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне, шәһәр укуханәсен тәмамлагач (1887), Херсон авыл хуҗалыгы укуханәсенә укырга керә, 5 ай кулга алынып торганнан соң, әлеге уку йортыннан куыла. 1891 елдан сәяси түгәрәктә катнаша, шуның өчен 1893 елда кулга алынып, 6 ай төрмәдә утыра. 1895 елгы икенче кат кулга алынудан соң, Сембергә күчеп китә, земство статистигы булып эшли. 1897 елның декабрендә Уфада урнаша. Әлеге шәһәрдә сөргендә яшәгән В. И. Ульянов-Ленин һ. б. сәяси тоткыннар белән таныша. 1898 елда Уфада РСДРП әгъзасы була. 1899 елда Одессада чит илдән кайтартылган тыелган марксчыл әдәбиятны саклау урыннары булдыра. 1901 елда РСДРПның Харьков комитеты әгъзасы. Шул ук елны Тулага китеп, инкыйлаби пропаганда алып бара. Олонец губернасына сөрелә. Сөрген мөддәтен тутыргач, Уфада большевиклар матбугатын булдыру, Россия Дәүләт думасына депутат итеп эшче-большевикны сайлауны оештыру эшләрендә башлап йөри.

1905-1918 елларда Уфа губернасында кенәз В. А. Кугушев (апасының ире) утарлары белән идарә итә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында гаскәрне азык-төлек белән тәэмин итү челтәрендә эшли.

Октябрь инкыйлабы көннәрендә Уфа инкыйлаби-хәрби шурасы әгъзасы.

1917 елның ноябреннән РСФСР азык-төлек халык комиссары урынбасары, 1918 елның гыйнварыннан — халык комиссары.

1921 елның декабреннән ССРБ ХКШ рәисе урынбасары, ССРБ хезмәт һәм саклану шурасы рәисе урынбасары. Бер үк вакытта (1922-1923 елларда) эшче-керәстиян инспекциясе халык комиссары, 1923-1925 елларда Госплан рәисе. 1925 елдан ССРБ тышкы һәм эчке сәүдә халык комиссары.

Ленинның авырган вакытында, ССРБ ХКШ утырышларын алып бара.

1923 елдан ВКП(б) ҮК әгъзасы, ССРБ ҮБК президиумы әгъзасы.

1928 елның 5 маенда Кырым АССР Мухалатка авылында ял иткәндә йөрәк параличыннан вафат була, көле салынган урна Мәскәүгә кайтартыла, Мәскәү кирмәне диварының некрополендә урнаштырыла.

Азык-төлек отрядлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 13 маенда БҮБК тарафыннан кабул ителгән «Авыл буржуазиясе белән көрәштә Азык-төлек халык комиссариатына Гадәттән тыш вәкаләтләр бирү турында» декретына таянып, А. Цюрупа тәкъдиме буенча хәлле хуҗалыклардан артык икмәкне тартып алу өчен ярлылар комитетлары оештырыла. Әлеге комитетларга үз хуҗалыгын алып бара алмаган, эчкече, ялкау шәхесләр керә. 1918 елның ноябренә ил буенча 105 мең ярлылар комитеты оештырыла. Алар Азык-төлек халык комиссариаты оештырган коралланган продотрядлар белән бергә хәрәкәт итә. Әлеге отрядлар керәстияннардан соңгы ашамлыкларын тартып алып, аларны ачлыкка дучар итә. Тамбов, Воронеж, Ярославль, Самар, Сембер һ. б. губерналарда икмәкне тартып алуга каршы халык ихтилаллары кабына. Ихтилаллар каты кул белән бастырыла.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Абрамов Алексей. У Кремлёвской стены. М., Политиздат, 1988. ISBN 5-250-00071-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]