Александр Чулошников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Чулошников latin yazuında])
Александр Чулошников
Туган 8 август 1894(1894-08-08)
Подолия гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 1941
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Александр Чулошников (8 август 1894 ел1941 ел) — СССР тарихчысы, югары мәктәп укытучысы. Казакъстан, Урта Азия һәм Башкортстан тарихы буенча белгеч. Тарих фәннәре кандидаты (1935).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Петрович Чулошников 1894 елның 8 августында Подольск губернасы Черный Остров авылында туа.

1911 елда Санкт-Петербург университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1916 елда университетны тәмамлый һәм шундагы рус тарихы кафедрасында укытучы булып кала.

1919-1921 елларда Ырымбурдагы Казакъ университетында укыта һәм Кирвоенкоматның штабында тарих-статистика бүлекчәсен җитәкли. 1920 елда Кыргыз өлкәсен өйрәнү җәмгыятенең беренче рәисе була[1].

1921 елда Петроградка әйләнеп кайта. 1921-1931 елларда Ленинград университетында укыта. 1921 елдан алып Тау институтында, Петроград университетының тарих гыйльми эзләнү институтында, 1923 елдан алып — РСФСР-ның Үзәк архивында эшли. 1930 елда Тарих-археография институтында штаттан тыш гыйльми хезмәткәр булып тора. 1935 елда гыйльми эшләренең гомуми күләме аркасында тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсен яулый. 1936 елдан алып — СССР Фәннәр академиясе Тарих институтының Ленинград бүлекчәсендә өлкән гыйльми хезмәткәр.

Аның гыйльми эшләре арасында иң әһәмиятлесе- «Очерки по истории казах-киргизского народа в связи с общими историческими судьбами других тюркских племен» монографиясе. Бу эшендә ул казакъ һәм кыргыз халыкларының тарихын яза. Чулошников шулай ук Казакъстанда феодал милекнең үсешенә дә зур игътибар бирә, казакъларның Пугачев күтәрелешендә һәм 1916 елгы Урта Азия ихтилалында катнашуын өйрәнү белән шөгыльләнә. Башкортстанның XVIII—XIX гасырлар тарихын һәм 1755-1756 еллардагы башкорт ихтилалын өйрәнә. «Материалы по истории Башкирской АССР» басмасын нәшергә итүдә катнаша. 1941 елның азагында блокададагы Ленинградта ачлыктан вафат була.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Очерки по истории казах-киргизского народа в связи с общими историческими судьбами других тюркских племён. Оренбург, 1924. Ч. 1;
    • К истории восстания киргиз в 1916 г. Красный архив. 1926. Т. 3 (16).
    • Казах-киргизские кочевые орды и пугачевщина (1773—1774). Новый Восток. 1929. Т. 25.
    • К истории феодальных отношений в Казахстане в XVII—XVIII вв. Известия АН СССР. Отделение общественных наук. 1936, № 3.
    • Восстание 1755 г. в Башкирии. М.; Л., 1940.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чулошников Александр Петрович (1894-1941). unesco.kz. 2016-03-31 тикшерелгән.