Александр Шалленберг
| Александр Шалленберг | |
|---|---|
| Австрия федераль канцлеры | |
| Вазыйфага керешкән 2021 елның 11 октябре | |
| Президент | Александр Ван дер Беллен |
| Аңа кадәр | Себастьян Курц |
| Австрия тышкы эшләр министры | |
| Вазыйфада 2019–2021 | |
| Аңа кадәр | Карин Кнайсль |
| Дәвамчысы | Михаэль Линхарт |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 27 июнь 1969 (56 яшь) Берн, Швейцария |
| Сәяси фирка | Австриянең халык фиркасе |
| Әти | Вольфганг Шалленберг[d] |
| Белем | Вена университеты Пантеон-Ассас университеты |
Александр Шалленберг (алман. Alexander Georg Nicolas Christoph Wolfgang Tassilo Schallenberg, 1969 елның 20 июне, Швейцария, Берн) — Австрия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2021 елның 11 октябреннән
Австриянең федераль канцлеры. 2019―2021 елларда Австриянең тышкы эшләр министры.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1969 елның 20 июнендә Швейцария башкаласы Берн шәһәрендә Австрия илчесе гаиләсендә туган[1]. Әтисенең хезмәтенә бәйле, Һиндстанда, Испаниядә, Парижда үскән.
1989―1994 елларда Вена университетында һәм Парижның Пантеон-Ассас университетында хокук белемен өйрәнгән. 1995 елга кадәр Европа көллиятендә белемен тирәнәйткән[2].
1997 елдан Австрия тышкы эшләр министрлыгында хезмәт итә башлаган.
2019 елның 3 июненнән Бриги́тте Би́рляйнның күчеш хөкүмәтендә Австрия тышкы эшләр министры[3].
Себастьян Курцның икенче хөкүмәтендә министр вазифасын саклап калган.
Себастьян Курц отставкага киткәч, Австрия хөкүмәтен җитәкли башлый. 2021 елның 11 октябрендә Австрия федераль канцлеры вазифасында раслана[4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Das Spielfeld der Diplomatie ist die zweite Reihe (German). Oberösterreichische Nachrichten (26 June 2017). 3 June 2019 тикшерелгән.
- ↑ Kneissl-Nachfolger – Karrierediplomat und Kurz-Vertrauter Schallenberg wird Außenminister (German). Kleine Zeitung (30 May 2019). 3 June 2019 тикшерелгән.
- ↑ The Federal Minister for Europe, Integration and Foreign Affairs. Foreign ministry of Austria. 3 June 2019 тикшерелгән.
- ↑ ORF at/Agenturen red (2021-10-09). Kurz kündigt Rückzug aus Kanzleramt an.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Элгәре: Карин Кнайсль |
Австрия тышкы эшләр министры 2019–2021 |
Аннары: Михаэль Линхарт |
| Элгәре: Себастьян Курц |
Австрия федераль канцлеры 2021―2026 |
Аннары: ' |
- 27 июнь көнне туганнар
- 1969 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Бернда туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Австрия сәясәтчеләре
- Австрия федераль канцлерлары
- Вена университетын тәмамлаучылар
- Әлифба буенча юристлар
- Австрия юристлары
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- Гамәлдәге дәүләт башлыклары