Александр Ященко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Ященко latin yazuında])
Илтамга
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 30 сентябрь 1868(1868-09-30)
Туу урыны Богырыслан, Самар губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 3 гыйнвар 1938(1938-01-03) (69 яшь)
Үлем урыны Сергач, Түбән Новгород өлкәсе, РСФСР, СССР
Һөнәр төре галим
Эшчәнлек өлкәсе табигать тарихы[d]
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]

Александр Леонидович Ященко (18 (30) сентябрь 1868, Бөгелмә — 3 гыйнвар 1938, Нижгар — Россия һәм ССРБ педагогы һәм табигать белгече.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Ященко Санкт-Петербург университетында физика-математика факультетының табигый бүлеге буенча курс тәмамлый. Студент буларак, ул вакытта Россия империясенә караган Лапландиянең төньяк өлешенә (В. В. Семевский белән) һәм Кама аръягы краена һәм Бохара биләмәләренә (Н. А. Зарудный белән) фаунистик һәм этнографик максатлар белән экспедиция ясый.

Университетта эшләгән вакытта Көнбатыш Европаның төрле дәүләтләренә командировкага бара, неаполитан зоология станциясендә эшли. Кайткач, Петербург университетының зоологик кабинетын саклаучы итеп билгеләнә. Күп кенә урта белем бирү мәктәпләрендә укытучы була. Хәрби-уку йортларының педагогика музее каршында студентлар, офицерлар белән практик дәресләр алып бара.

1903 елда Фәннәр академиясеннән Австралиягә командировкага китә, Үзәк Австралия чүлләре буйлап сәяхәт итә, Эйр күле янында ул диери кабиләсеннән аборигеннар белән ауга йөри, үсемлек тамырыннан су табарга, агач таякчыклар белән учак ягарга өйрәнә. Җыелган этнографик коллекцияләрне Император Рус географик җәмгыятенә, зоологик фәннәр академиясенә иганә итә.

1917 елгы революциядән соң Александр Ященко Сергач шәһәрендә урнаша, анда мәктәп укытучысы булып эшли..

1937 елның 20 ноябрендә РСФСР Җинаять кодексының 58-10 маддәсенең 1 өлеше буенча кулга алына һәм гаепләнә. НКВД өчлегенең 1937 елның 17 декабрендәге карары белән атуга хөкем ителә, карар 1938 елның 3 гыйнварында үтәлә. А.Л. Ященконың өендә сакланган этнография коллекциясенең зур өлеше НКВД хезмәткәрләре якындагы чокырга ташлана. М. А. Ященко (галимнең оныгы) аның китаплары белән ике көн буе шәһәр мунчасын ягып җылытканнар, ә бер өлешен учак ягып яндырганнар, дип яза.[1][2].

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Отчет о поездке в Русскую Лапландию летом 1887 г. (1888)
  • Орнитологические наблюдения на Средней Аму-Дарье в районе Чарджуй-Келиф (1891)
  • Скафандр и его применение к зоолого-ботаническим целям (1892)
  • Некоторые зоологические учреждения Западной Европы (1894)
  • Несколько слов о Русской Лапландии (1892)

«Образование» (табигать белеме буенча балалар һәм популяр әдәбият тәнкыйте), «Народное образование», Брэм тәржемәсендә «Жизнь животных» журналлары белән хезмәттәшлек иткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Запись о рождении Александра Леонидова Ященко в метрической книге Богородицкого собора г. Бугульмы за 1868 г. НАРТ; Ф.4; О.1 доп; Д.18.; л.л.35об.-36