Александров пассажы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александров пассажы (Казан) latin yazuında])
(Александр пассажы (Казан) битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
бина
Александров пассажы
Kazan Kremlevskaya Street Alexandrovsky Passage 08-2016.jpg
Урын Казан, Кирмән урамы
Лаихә авторы В. В. Суслов, Н. И. Поздеев
Төзүче Г. Б. Руш
Төзелеш 18801883 еллар
Халәт Герб России РФ мәдәни мирасы объекты № 1600164000№ 1600164000

Александров пассажыКазан үзәгендә урнашкан эре бина, шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе. 18801883 елларда төзелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бинаны сәүдәгәр Александр Александров заказы буенча[1] В. В. Суслов һәм Н. И. Поздеев проекты буенча Петербург мигъмары Генрих Руш төзегән.

Иң башта пассаж Воскресение, Петропавловел, Почтамт урамнары һәм Черек күл бульвары белән чикләнгән кварталны биләп торган; соңрак Почтамт һәм Воскресение урамнары чатына чыгучы пассаж өлеше югалтылган.

План буенча, пассаж табышлы урын булырга тиеш булган, әмма ул хуҗасына зыян генә китергән. Шуңа күрә ул йортны үз апасына — генерал хатынына Ольга Александрова-Гейнцка саткан; ул исә йортны шәһәренә музей урнаштыру өчен бүләк итте. Бу типтагы бинаны музей өчен яраксыз дип тапканнар, Пассаж табышлы йорты булып та калган. Пассаж эчендәге урннарны кибетләр, һөнәрханәләр, конторалар арендага алганнар.

Бөек Ватан сугышы вакытында биредә эвакуацияләнгәннәр яшәгәннәр.

1977 елда бинаның өлеше ишелеп төшкән.

Совет дәверенең азагына бина авариячелгә якын хәлдә калган. Әлеге вакытта бина яңартып төзелештә тора. 2018 елгача биредә бишьйолдызлы кунакханә ачылырга тиеш.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани