Алексеевское туган як музее
| Алексеевское туган як музее | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Алексеевское |
| Алексеевское туган як музее | |
|---|---|
| Нигезләү датасы | 1987 |
| Урын | 422900 ТР, Алексеевск районы, Алексеевское, Казаков ур.,9 Д. |
| Директор | Ольга Герман кызы Кладова |
| Сайт | Музей сайты |
Алексеевское туган як музее, Алексеевск районынының В. И. Абрамов исемендәге Туган як музее (рус. Музей родного края имени В. И. Абрамова Алексеевского района) — Татарстанның Алексеевск районы үзәге Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Алексеевское төбәгенең тарихы, районның иң мөһим вакыйгалары белән таныштыра.
Филиаллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Музейга 1987 елның 1 мартында Бөек Ватан сугышы ветераны, төбәкне өйрәнүче Виталий Иван улы Абрамов (1925—2001) башлангычы белән нигез салына. 1987 елның 6 ноябрендә рәсми төстә ачыла. 2008 елда музей яңа — 1980 елда төзелгән административ бинага күченә, аңа В. И. Абрамов исеме бирелә.
Экспозиция
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күргәзмә мәйданы - 228 кв. м. Музей фондында 17 000 саклау берәмлеге (3 500 экспонат Бөек Ватан сугышына багышланган).
- 1нче зал — Табигать һәм төбәк археологиясе
- 2нче зал — Төбәкнең милли мәдәнияте башлангычлары — XVIII - XIX гасырларда Казан артында яшәүчеләрнең тарихы һәм көнкүреше
- 3нче зал — ХХ гасырда Алексеевское төбәге — гасырлар аралыгында халыкның көнкүреше, Беренче бөтендөнья һәм Ватандашлар сугышлары, сугыш алды көнкүреше, авыл хуҗалыгы барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы, Әфганстандагы сугыш тасвирлана
- 4нче зал — Алексеевское төбәге республиканың бүгенге тормышында — дәүләт һәм муниципаль символлар, район оешмалары, рухи мәдәниятне төзекләндерү
- 5нче зал — Иҗади остаханә — танылган якташларның эшләре
- 6нчы зал — Күргәзмәләр залы — вакытлы һәм аерым темага бәйле күргәзмәләр
Экскурсияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Саумы, музей дөньясы — Алексеевское төбәгенең борынгыдан бүгенге көнгә кадәр булган кыскача тарихы
- Бөек Ватан сугышы чорында ил сагында торучы алексеевскилылар — якташларның Җиңүгә керткән хәрби һәм хезмәт өлеше
- Бүген күргәзмә залында
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Музей родного края имени В. И. Абрамова Алексеевского района. Музеи России(рус.)
