Алексей Амальрик

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Амальрик latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Туу урыны Мәскәү, СССР
Үлем датасы 21 сентябрь 1965(1965-09-21)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты

Амальрик Алексей Сергеевич (19061965) — совет тарихчысы һәм археологы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1906 елда Мәскәүдә туган. Аның ата-анасы "Россия" акционерлык җәмгыятендә эшләгән һәм улларының сәүдәгәр булуын теләгәннәр, шуңа күрә Алексейны сигез яшендә сәүдәгәрлек училищесына укырга биргәннәр.[1]

Бөек Октябрь инкыйлабы башланганда егет сәүдәгәрлек училищесының өченче курсында укыган була. Русиядә Ватандашлар сугышы елларында ата-анасы белән бергә Украинада,Харьков янындагы Собянин шәһәрендә яши. Ватандашлар сугышыннан соң Украинадагы бандаларны бетерү эше белән шөгелләнгән бандитизмга каршы көрәш полкында хезмәт итә. Бер елдан соң Мәскәүгә кайта[1]

Алексей Мәскәүдә анасы белән бергә яши — бу вакытта атасы вафат булган була. Кинофабрикада яктыртучы булып булып эшли башлый һәм кинохроника төшерү эшендә бөтен илне диярлек урап чыга. 1928 елда үзеннән алты яшкә зурырык режиссер ассистенты Аблеева Зоя Григорьевна (1900-1961) белән өйләнешә. 1938 елда аларның улы Андрей туа. Катынының абыйсы Аблеев Евген Григорьевич аркылы Алексей Амальрик кино сәнгате институтының аспирантурасында белем ала (хәзерге Гыйльми-эзләнү кинофотоинституты). Әмма 1935 елда кинематографны калдырып Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. 1939 елда, университетны тәмамлагач, Кызыл армияга чакырыла, Кызыл армияның Польша походында катнаша. 1940 елда Төньяк флотында хезмәт итә. 1941 елның июнендә, Бөек ватан сугышы башланган чорда, Мәскәү дәүләт университетында чыгарылышы имтиханнарын тапшыра.[1]

Амальрик яңадан Төньяк флотта, Архангельскта хезмәт итә, ә аннары Көнбатыш фронтында батальон белән җитәкчелек итә, 1944 елда Балтыйк буе сугышында мина ярчыгы белән яралана һәм 1945 елда капитан чинында демобилизацияләнә[2]

Сугыштан соң Алексей Сергеевич тарихи картография мәсьәләләре белән кызыксына. 1950нче елларда күп кенә тарихи хезмәтләр һәм тарих дәреслекләре, аерым алганда, ССРБ тарихы буенча югары уку йортлары өчен дәреслек, шулай ук К. Маркс һәм Ф. Энгельсның кайбер томнары өчен карталар төзү. 1940нчы еллар азагында археологик картография өлкәсендә эшли — 20-гә якын археологик карта төзи, шул исәптән "Неолит һәм бронза чорында сәүдә элемтәләре һәм алмашу" картасы . Археология белән мавыгып, А. С. Амальрик Новгород (1947) һәм Рязань (1953) экспедицияләрендә кыр тикшерүләрендә катнаша. Археологияны популярлаштыру эше белән шөгыльләнә, А. Л. Монгайт белән бергә өлкән сыйныф укучыларына исәпләнгән "Нәрсә ул археология"[3] китабын яза, китап елдан өч мәртәбә басыла. 1960 елда археология методларына һәм проблемаларына һәм аның үсеш тарихына багышланган «Югалган цивилизацияларны эзләп»[4] китабын чыгара.

1959 елда Алексей Сергеевич инсульт кичерә. Баш миенә кан савып, 1965 елның 21 сентябрендә Мәскәүдә вафат була.

Чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Амальрик А. А. Нежданные путешествие в Сибирь. — New York : Harcourt Brace Jovanovich, 1970. — 294 c.[5]

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • publ.lib.ru/ARCHIVES/A/AMAL'RIK_Aleksey_Sergeevich/rik_A _Amal'.S..html Амаль Алексей Сергеевич
  • arheologija.ru/a-s-amalrik/ Амаль Алексей Сергеевич