Алексей Баталов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Баталов latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 20 ноябрь 1928(1928-11-20)[3][4][5]
Туу урыны Владимир, РСФСР, СССР[3]
Үлем датасы 15 июнь 2017(2017-06-15)[6] (88 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе смерть от падения[d]
Җирләнгән урыны Преображенски зираты[d]
Ата Владимир Петрович Баталов[d]
Ана Нина Антоновна Ольшевская[d]
Кардәш Михаил Викторович Ардов[d] һәм Борис Викторович Ардов[d]
Ире яки хатыны Леонтенко, Гитана Аркадьевна[d]
Туган тел рус теле
Һөнәр төре актёр, сценаричы, кинорежиссёр, язучы, мемуарист, тиятыр пидагугы, җәмәгать эшлеклесе
Эш урыны Русия әрмесенең Үзәк академия театры[d], Мәскәү сәнгать театры[d], Ленфильм[d] һәм С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Әлма-матер МСАТ мәктәп-студиясе[d]
Шәкертләр Каринэ Арменянц[d]
Активлык чорнының башы 1944
Активлык чоры тәмамлануы 2017
Әгъзалык Союз кинематографистов СССР[d], Всесоюзный центральный совет профессиональных союзов[d] һәм Советский комитет защиты мира[d]
Бүләкләр
 Алексей Баталов Викиҗыентыкта

Алексе́й Влади́мир улы Бата́лов (20 ноябрь 1928, Владимир, ССРБ — 15 июнь 2017, Мәскәү, Россия) — ССРБ һәм Россия театр һәм кино актёры, кинорежиссёр, сценарий язучы, педагог, нәфис сүз остасы һәм җәмәгать эшлеклесе. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1989), ССРБның халык артисты (1976),  ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты(1981) һәм Россия Дәүләт премиясе лауреаты (2005).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Баталов 1928 елның 20 ноябрендә  Владимир шәһәрендә театраль гаиләдә туа. Биш яшьтән язучы В. Е. Ардов гаиләсендә тәрбияләнә. Бөек Ватан сугышы елларында, эвакуация вакытында әнисе - актриса Нина Ольшевская оештырган Бөгелмә театрында беренче тапкыр сәхнәгә чыга.

1950 елны Мәскәү шәһәрендә М.Горький исемендәге Мәскәү сәнгать театрының В. И. Немирович-Данченко исемендәге студия-мәктәбен тәмамлый. (С. К. Блинников һәм В. Я. Станицына остаханәләре)

1950 елдан хәрби хезмәт үткән Советлар Армиясе Үзәк театры актеры.

1953—1956 елларда Мәскәү сәнгать театры  сәхнәсендә уйный.

1957—1975 елларда - «Ленфильм» (хәзер Санкт-Петербург) киностудиясе актёры һәм режиссёры.

1944 елны беренче тапкыр кинода төшә: Л. О. Арнштам  төшергән «Зоя» фильмында эпизодик роль башкара.

1975 елдан С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрәсәй дәүләт кинематография институтында актерлык осталыгын укыта (1979 елдан профессор, 1989 елдан – актерлык осталыгы кафедрасы мөдире).

1984 елда «Искусство» нәшриятендә А.Баталовның «Судьба и ремесло» (“Язмыш һәм һөнәр”) китабы бастырыла. Шулай ук ул «Диалоги в антракте» һәм мемуарлар авторы.

Озак еллар Алексей Баталов ССРБның кинематографлар берләшмәсе секретаре, әдәбият, сәнгать, журналистика өлкәләрендә премияләр буенча Бөтенрәсәй профессиональ берләшмәләрнең үзәк советы комиссиясе рәисе була, Дөньяны саклау Совет комитеты, Дөнья фонды, “Ватан” Ассоциацияләрендә эшли.

2007 - 2013 елларда  «Ника» Россия кинематография сәнгате академиясе президенты, Россия кинематография сәнгате һәм фәннәре Милли академиясе академигы.

«Сәнгать дөньясы» Халыкара фонды эшчәнлегендә актив катнаша.

Парижның «Жар-птица» киноклубының хөрмәтле президенты, Елның иң яхшы актерлык эшләренә “Кумир” премиясен билгеләүче Оештыру комитеты рәисе, «Мәскәү церебраль параличлы инвалид-балаларга ярдәм итү берләшмәсе» региональ хәйрия организациясенең хөрмәтле әгъзасы, Марфа-Мария хәйриячелек җәмгыятенең Попечительләр советы әгъзасы булып сайлана. Берничә ел Россия  “Мәскәү премьера”сы кинофестивале президенты була.

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актерның кан тамырлары белән бәйле авыруы була, еш кына башы әйләнә. 2017 елның гыйнварында авыруның көчәюе вакытында, егылып, уң аягын сындыра, бер айдан операция ясала. Операциядән соң Баталов хастаханәдән чыгарылмый. 2017 елның 15 июнендә иртәнге сәгать алтыда Алексей Владимир улы Баталов 89 яшендә Мәскәү шәһәрендә хастаханәдә вафат була.

19 нчы июньдә Үзәк кино йортында актер белән саубуллашу, Зур Ордынкада Скорбященский чиркәвендә җеназа укытыла. Мәскәүдә Преображенский зиратта күмелә.  Актерның туганнарының һәм якыннарының  кайгысын Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Беларуссия Республикасы президенты Александр Лукашенко уртаклаша.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәрендә Бөгелмә рус драма театры Алексей Владимир улы Баталов исемен йөртә.

Гаиләсе

  • Әтисе— Владимир Баталов (06 (19).09.1902—14.03.1964), актёр һәм режиссёр.
  • Әнисе — Нина Ольшевская (31.07 (13.08).1908—25.03.1991), актриса.
  • Абыйсы — Николай Баталов (24.11 (06.12).1899—10.11.1937), актёр, РСФСРның атказанган артисты (1933).
  • Абыйсының хатыны— Ольга Андровская (09 (21).07.1898—31.03.1975), актриса, педагог, ССРБның халык артисткасы (1948).
  • Ике туган апасы — Светлана Баталова (21.06.1923—09.04.2011), театр һәм кино актрисасы.
  • Үги атасы — Виктор Ардов (08 (21).10.1900—26.02.1976), язучы-сатирик, драматург, сценарий язучы, публицист и карикатурачы.
  • Карындаш энесе — Михаил Ардов (род. 21.10.1937), язучы, публицист и мемуар язучы, Россия православие автономияле чиркәү клиригы, протоиерей
  • Карындаш энесе  — Борис Ардов (07.02.1940—23.08.2004), театр һәм кино актёры, режиссёр,  мультипликацион фильмнар рәссамы-куючы.
  • Беренче хатыны (1948—1958) — Ирина Константиновна Баталова (Ротова) (25.11.1928—02.07.2007)[22], рәссам Константин Ротов (19.02 (04.03).1902—16.01.1959) һәм балалар язучысы Екатерина Борисова (24.07 (06.08).1906—27.02.1972) кызы; 1940 елдан сценарист, әдәбият тарихчысы, театр һәм кино тәнкыйтьчесе Николай Коварскийның тәрбиягә алынган кызы (17.01.1904—13.10.1974).
  • Кызы — Надежда Алексеевна Баталова (1955 елда туган), чит телләр институтын тәмамлый, тәрҗемәче.
  • Оныгы — Екатерина Смирнова (Баталова) (1978 елда туган), икътисад факультетын тәмамлый, икътисадчы.
  • Оныгының кызы — Светлана (2011 елда туган).
  • Икенче хатыны (1963—15.06.2017) — Гитана Леонтенко (18.08.1935), нәселдән килгән цирк артисткасы, атта биюче, милләте буенча чегән кызы.
  • Кызы — Гитана-Мария Алексеевна Баталова (1968 елда туган), тумыштан ДЦП авырулы, ВГИКның сценарий язу бүлеген тәмамлый әдәбиятчы, сценарий язучы, Язучылар союзы һәм Россиянең кинематографистлар берләшмәсе әгъзасы.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ и Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре
  • Социалистик Хезмәт Каһарманы (1989)
  • РСФСР  атказанган артисты (06.08.1964)[23]
  • Ленин ордены (1967, 1989)
  • Бертуган Васильевлар исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1966) — «Девять дней одного года» («Бер елның тугыз көне») фильмында Дмитрий Алексеевич Гусев роле өчен
  • Ленин комсомолы премиясе (1967) — «Дорогой мой человек» («Минем кадерле кешем»)  (1958), «Летят журавли» («Торналар оча»)  (1957), «Девять дней одного года» («Бер елның тугыз көне»)  (1961) һәм башка фильмнарында Совет кешесе - яшь егет образларын тудырган өчен
  • РСФСР халык артисты (29.09.1969) — совет кинематографиясе өлкәсендә казанышлар өчен
  • ССРБ халык артисты (29.12.1976)
  • ССРБ Дәүләт премиясе (1981) — «Москва слезам не верит» («Мәскәү күз яшьләренә ышанмый») фильмында Георгий Иванович роле өчен
  • «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» III дәрәҗә ордены» (10.11.1998)
  • «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен»  II дәрәҗә ордены (20.11.2008)  
  • Россия Федерациясе Дәүләт премиясе (2005)

Чит ил бүләкләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Кирилл һәм Мефодий» ордены (Болгария Халык Республикасы)
  • Кыргызстан Республикасы Мактау грамотасы (20 сентябрь 2003, Киргызстан) — мәдәният һәм сәнгать өлкәчендә рус-кыргыз хезмәттәшлеге үсешенә керткән өлеш өчен.
  • 2003 елда Россия Императорлар Йорты җитәкчесе княгиня Мария Владимировна  Алексей Баталовка нәселле дворянлык бирелү турында карар чыгара.
  • В 2008 елда Бөгелмә рус драма театрына А.В. Баталов исеме бирелә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актёр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1944 — Зоя — Алексей Баталов, укучы
  • 1954 — Большая семья (Зур гаилә) — Алексей Ильич Журбин
  • 1955 — Дело Румянцева  (Румянцев эше) — Саша Румянцев
  • 1955 — Михайло Ломоносов — җирән чәчле мужик
  • 1955 — Мать (Ана) — Павел Власов
  • 1957 — Летят журавли (Торналар оча) — Борис Фёдорович Бороздин
  • 1958 — Дорогой мой человек  (Минем кадерле кешем)— Владимир Афанасьевич Устименко
  • 1960 — Дама с собачкой  (Ханым һәм аның эте)— Дмитрий Дмитриевич Гуров
  • 1961 — Девять дней одного года (Бер елның тугыз көне) — Дмитрий Гусев
  • 1963 — День счастья (Бәхет көне) — Александр Николаевич Берёзкин
  • 1964 — Свет далёкой звезды (Ерак йолдыз уты) — Пётр Степанович Лукашёв
  • 1966 — Три толстяка (Өч юан кеше) — канатта йөрүчеТибул
  • 1966 — В городе С.  (С. шәһәрендә) — Шергов
  • 1967 — Седьмой спутник (Җиденче юлдаш) — комиссар
  • 1968 — Живой труп (Тере мәет) — Фёдор Васильевич Протасов
  • 1969 — Внимание, черепаха! (Игътибар, ташбака) — Таня Самохинаның бабае
  • 1970 — Бег  (Йөгерү) — Сергей Павлович Голубков
  • 1971 — Красный дипломат. Страницы жизни Леонида Красина (Кызыл диплом. Леонид Красин тормышыннан) — эпизод
  • 1973 — Возврата нет (Кире кайту юлы юк) — Алексей Владимирович Егоров
  • 1974 — Чисто английское убийство (Чиста инглизчә үтерү) — доктор Ботвинк
  • 1975 — Звезда пленительного счастья (Сокландыргыч бәхет йолдызы) — князь Сергей Петрович Трубецкой
  • 1975 — Рикки-Тикки-Тави — Роберт Лоусон
  • 1976 — Гореть, чтобы светить (Яктырту өчен яну) — Савин
  • 1978 — Поздняя встреча (Соң күрешү) — Сергей Иванович Гущин
  • 1979 — Москва слезам не верит (Мәскәү күз яшьләренә ышанмый) — Георгий Иванович (Гоша)
  • 1983 — Скорость (Тизлек) — Игорь Владимирович Лагутин
  • 1984 — Время отдыха с субботы до понедельника (Ял итү вакыты шимбәдән дүшәмбегә кадәр) — Павел
  • 1986 — Зонтик для новобрачных (Яңа өйләнешкәннәргә кулчатыр) — Дмитрий Павлович Красков
  • 1986 — Досье человека в «Мерседесе» («Мерседес»тагы кешегә досье) — Сергей Владимирович Григорьев
  • 1990 — Похороны Сталина — Женяның әтисе
  • 1991 — Полтергейст-90 — профессор Вильницкий
  • 1998 — Чехов и Ко (9-я серия «Рассказ госпожи NN») (Чехов һәм Ко, «NN хуҗабикәнең хикәясе», 9нчы серия)— Пётр Сергеевич
  • 2006 — Карнавальная ночь 2, или 50 лет спустя (Карнавал төне 2, ягъни 50 ел үткәч) — камео

Режиссёр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1959 — Шинель
  • 1966 — Три толстяка (Өч юан кеше) (И. С. Шапиро һәм И. Ольшевский белән бергә)
  • 1972 — Игрок (Уенчы)

Сценарий авторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1966 — Три толстяка (Өч юан кеше) (И. С. Шапиро һәм И. Ольшевский белән бергә)
  • 1977 — Зайчонок и муха (Куян баласы һәм чебен) (анимацион фильм)
  • 1985 — Чужая шуба (Чит тун) (анимацион фильм) (
  • 1989 — Поездка в Висбаден (Висбаденга сәяхәт)
  • 2009 — По ту сторону экрана (Экранның теге ягында) (документаль фильм)

Радиопостановкалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Л. Н. Толстой «Казаклар»
  • А. И. Куприн «Көрәш»
  • Ф. М. Достоевский «Ак төннәр»
  • М. Ю. Лермонтов «Безнең заман герое»  
  • У. Шекспир «Ромео һәм Джульетта»

Алексей Баталов турында документаль фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Алексей Баталов. „Дорогой наш человек“» («Беренче канал», 2008)
  • «Алексей Баталов. „Я не торгуюсь с судьбой“» («Беренче канал», 2013)
  • «Алексей Баталов. „Он же Гоша, он же Гога…“» («ТВ Центр», 2013)
  • «Алексей Баталов. „Он же Гоша, он же Гога…“» («Беренче канал», 2017)
  • «Алексей Баталов. „Как долго я тебя искала…“» («Беренче канал», 2018)
  • «Любимая роль Алексея Баталова» («Мир», 2018)
  • «Алексей Баталов. „Ради неё я всё отдам…“» («ТВ Центр», 2019)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кваснецкая М. Г. Алексей Баталов . М.: ВБПК, 1983.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Record #79197551 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Баталов Алексей Владимирович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Internet Movie Database — 1990.
  5. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  6. В Москве скончался знаменитый актер Алексей Баталов
  7. http://www.kremlin.ru/acts/bank/28334