Алексей Васильев (1918)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Васильев (1918) latin yazuında])
Алексей Васильев
Файл:Алексей Афанасьевич Васильев.jpg
Туган 17 март 1918(1918-03-17)
Поручик, Зәй вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 3 май 1971(1971-05-03) (53 яшь)
Одесса, Әдис өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Алексей Васильев (рус. Алексей Афанасьевич Васильев, 17 март 1918(1918-03-17), Поручик, Зәй вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d]3 май 1971(1971-05-03) (53 яшь), Одесса, Әдис өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1946).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васильев Алексей Афанасьевич 1918 елның 17 мартында Зәй райо­нының Поручиково авылында крестьян Афанасий Васильев гаиләсендә туа. Милләте — рус[1], кайбер чыганаклар аны керәшен татары дип билгели.[2]

Алеша­ның балачагы җиңел булмый, әмма әти-әни мәхәббәте, аларның матур үрнәге үзенекен итә - малай хезмәт яратучан, тыңлаучан булып үсә. һәм аның бер хыялы була: малай очучы булырга омтыла. Уку бары тик алты класс кына эләгә. Шуннан соң хезмәт юлы башлана: башта - умарталыкта, анна­ры, Зәй МТСы оешкач, трактор бригада­сында хисапчы була. Ул чорлар авыр да, кызыклы да була. Энтузиазм массакүләм ха­рактер алып, һәркем техник-икътисади артталыкны, наданлыкны бетерү, әйбәтрәк яшәү өчен үз өлешен кертергә омтыла, ком­сомоллар колхоз тормышын җайга салуда өлкәннәргә булышалар. Ә Алексей исә иң активлар рәтендә йөри. Менә шулай кичек­тергесез эшләр һәм мәшәкатьләр белән ва­кыт узганы сизелми дә. Икенче бишьеллык башлана. Колхозда уңыш әйбәт була, шәхси хуҗалыкта да эшләр яхшы бара.

1939 елның көзендә Алексей Афанасьевичны  Кызыл Армиягә чакыралар. Медицина комиссиясен узгач, үзенең авиациягә билгеләнүен белеп, ул куа­нып бетә алмый: ниһаять, хыялы тормыш­ка аша! Кече авиабелгечләр әзерләүче полк мәктәбендә (Торжок шәһәрендә) ул укчы-радист белгечлегенә өйрәнә. Теориядән соң практик күнегүләргә керешәләр. Ә инде Пе-2 бомбардировщигында оча башлагач, Алексей үзен җиде күктә итеп тоя. Бер ел укыганнан соң, яшь авиатор Эстониянең Тарту шәһәренә, 35 нче авиаполк базасына билгеләнә.

22 июньдә иртә белән полк тревога бу­енча аякка баса - сугыш башлана! Совет чиген бозган дошманны тар-мар итәргә - авиаторлар шундый задание алалар. Көн са­ен күп санлы очышлар ясап, алар дошман­ның танк колонналарын, техника төягән эшелоннарын, кичү һәм күперләрне, тимер юл үзәкләрен утка тоталар. Сугышлар кис­кен һәм кан коюлырак була бара. Полк очу­чылары кыюлык, батырлык үрнәге күрсә­тәләр. Әмма дошман сугышның баштагы чорында сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да өстен була шул.

35 нче авиация полкы кыска гына вакыт эчендә үзенең күп самолетларын югалта. Шул сәбәпле, ул сугышларда катнаша ал­мый һәм таркатыла. Васильев запас авиа- бригадага эләгә. 1942 елның маенда Алек­сейны Дала фронтының 5 нче һава армиясе, 511 нче аерым разведка авиаполкына укчы- радист итеп җибәрәләр. Соңрак хәрби бер­ләшмә 2 нче Украина фронты составына кү­чә. Очучыларга бик конкрет бурычлар куе­ла: дошман авиациясе һәм коры җир гас­кәрләре тупланган урыннарны ачыкларга, көчле удар белән аның аэродромнарын, җанлы көчен юк итәргә. Өлкән сержант Ва­сильев үз экипажы белән бергә еш кына раз­ведка очышлары ясый, һава разведкасы күп факторларга бәйле. Хәл бик тиз үзгәрә, дош­ман турында мәгълүмат оператив рәвештә кирәк була. 5 нче һава армиясе фашист­ларның 1 нче танк армиясен һәм 17 нче гомумгаскәр армиясен тар-мар итүдә катнаша, Воронеж, Курск, Белгород шәһәрләрен һәм башка торак пунктларны азат итүгә зур өлеш кертә. Хәл бик тиз үзгәргән шартларда һава разведкасы еш кына дошман турында мәгълүмат табу өчен бердән-бер чыганак була. 1943 елның сентябрь ахырында Днепр­ны кичеп, унъяк ярда плацдарм яулап ала­лар. 5 нче һава армиясенең 511 нче авиа-полкы укчы-радисты өлкән сержант Василь­ев 1943 елның ноябреннән 1944 елның гыйн­варына кадәр экипажы белән бергәләп 3( разведка очышы ясый һәм өч «мессер- шмитт»ны бәреп төшерә, һава разведка­сында алынган мәгълүмат, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Алексей Васильев 1944 ел­ның җәендә III дәрәҗә Дан ордены белән бү­ләкләнә.

1943 елның августыннан 1944 елның ию­ненә кадәр ул 27 тапкыр разведкада кат­наша, шул чакта дошман самолетларынын дүрт һөҗүмен кире кайтара. 1944 елның ав­густында II дәрәҗә Дан ордены белән бү­ләкләнә.

Дүрт ел сугыш вакытында самолет эки­пажы йөзләрчә тапкыр атакага дучар була. әмма һәрчак полкка исән-сау кайта. 1944 ел­ның көзендә Васильев, экипажы белән бер­гәләп, Венгрия, Румыния территориясе өс­тендә 42 разведка очышы ясый, «Ме-109» не­мец истребительләренең ике атакасын кире кага, берничә тимер юл составын һәм дош­манның 20 ләп самолетын юк итүдә катна­ша. Аннары Чехословакияне азат итү су­гышлары башлана. Фашистлар Германиясе капитуляциягә кул куярга ике көн кала, өл­кән сержант Васильев соңгы заданиедән кайта. Экипажның сугышчан очышлары исемлегендә 142 разведка очышы исәпләнә. һава разведкасын уңышлы оештыруы, мәгъ­лүматларны самолет бортыннан тиз тапшы­руы, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен, Алек­сей Васильев 1946 елның 15 маенда I дәрәжә Дан орденына лаек була.

Җиңүдән соң әле тагын 10 ел ул авиация­дә хезмәтен дәвам иттерә. Демобилизацияләнгәч, Одессада урнаша. «Стройснабсбыт» берләшмәсе базасында өлкән электрик бу­лып эшли, яшьләрне хәрби-патриотик тәр­бияләүдә актив катнаша. Алексей Афанасьевич Васильев 1971 елда вафат була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. I дәрәҗә Дан ордены
  2. IIдә­рәҗә Дан ордены
  3. III дә­рәҗә Дан ордены

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. - 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кавалеры ордена Славы трех степеней:Дан орденаның тулы кавалерлары. - Казань:"Книга памяти", 2005.-247с.