Алексей Зацепин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Зацепин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Алексей Зацепин
Туган 5 май 1984(1984-05-05) (35 яшь)
Чаллы
Ватандашлыгы Русия байрагы Русия Федерациясе
Һөнәре спортчы

Алексей Зацепинйөзү буенча Татарстанда беренче халыкара класслы спорт остасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1984 елның 5 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туа. Беренче тренеры — Басин Игорь Анатолиевич.

Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елда Афиннарда (Греция) узган XXVIII Олимпия уеннарында катнаша һәм 4x200 ирекле стильле эстафетада 11 урын, ә 200 м комплекслы йөзүдә 29 урын ала.

2002 елда Юниорлар арасындагы Аурупа чемпионатында (Австрия) 4x200 м и/с эстафетада катнашып алтын, 4x100 и/с эстафетада — көмеш, 200 м комплекслы йөзүдә — көмеш медальләргә лаеклы була.

2002 ел Дөнья чемпионатында (Мәскәү) 100 м комплекслы йөзүдә 18 урын ала. Шул ук елда кыска суда (25 м бассейн) узган Дөнья чемпионатында (Риза, Алмания) 100 м комплекслы йөзүдә 10 урын, 4x200 м и/с эстафетада 4 урын.

2003 елгы кыска суда узган Дөнья чемпионатында (Дублин, Ирландия) комплекслы йөзүдә 100 м бишенче, ә 200 м тугызынчы була. 2004 ел Дөнья чемпионатында (Индианаполис, АКШ) 4x100 м и/с эстафетада 6 урын, ә 4x200 м и/с эстафетада 4 урын ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]