Алексей Казем-Бек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Казем-Бек latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Алексей Казем-Бек
Туган телдә исем Мирза Алексей Абдулл Саттар оглы Казем-Бек
Туган 3 март 1859(1859-03-03)
Казан, Русия империясе
Үлгән 26 июнь 1919(1919-06-26) (60 яшь)
Тум
Үлем сәбәбе үпкә яман шеше[d]
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, 40/60[1]
Милләт азәрбайҗан
Ватандашлыгы Русия империясе
Әлма-матер Икенче Казан ирләр гимназиясе
Һөнәре табиб, профессор
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Балалар Ольга, Мария, Алексей, Владимир, Николай
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Алексей Казем-Бек (урысча Алексей Николаевич Казем-Бек, азерб. Мирзә Алексей Абдулсаттар оғлу Казымбәј) – Казан император университетының атказанган ординар профессоры, Казан губернасында туберкулёзга каршы көрәшне башлап җибәрүче.

Казан университетының көнчыгыш телләре укытучысы Николай Казем-Бекның улы, Русиядә көнчыгышны өйрәнү фәненә нигез салган Александр Казем-Бекның туганнан туган энесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1859 елның 3 мартында Казанда туган. 1919 елда вафат.
  • 1883 елда Казан император университетының медицина факультетын тәмамлый.
  • IV курста укыганда фәнни хезмәт өчен көмеш медаль белән бүләкләнә.
  • V курста тәхет варисы Николай Александр улының исемле стипендиясенә лаек була.
  • Профессор Н.А.Виноградов клиникасында ординатор итеп калдыралар.
  • 1887 елда, 28 яшендә «Йөрәк иннервациясенә кагылышлы материаллар» темасына докторлык диссертациясе яклый.
  • 1889 елда Аурупаның иң яхшы клиникаларына тәҗрибә өйрәнергә бара.
  • 1893 елдан, 34 яшендә табиб диагностикасы кафедрасы профессоры.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренчеләрдән булып, авыруның пульсына һәм йөрәк тибешенә карап, аневризмга диагноз куя башлый.

Саз бизгәген, дифтерияне метилен синькасы белән дәвалап, җиңә.

Йөрәк авыруының катлаулы төрләрен дәвалаганда Африка үсемлеге Комбе строфант орлыгыннан ясалган строфантинны куллануны гамәлгә кертә. Русия Һәм Алманиянең табиб журналларында бу хакта фәнни мәкаләләр урнаштыра.

Казанда беренчеләрдән булып, профессор А.Ф. Самойлов белән электр кардиограммасы алуны гамәлгә кертә.

«Казан медицина журналы»ның мөхәррире була.

Туберкулёзга каршы көрәш башында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елның 30 гыйнварында Казанның туберкулёзга каршы көрәшү лигасының рәисе итеп сайлана.

Башкаладан үрнәк алып, авырулар файдасына дип ак кәгазь ромашкалар сату көнен үткәрүне кертә: мәсәлән, 1912 елны 250 мең чәчәк сатыла, 40 мең урысча, 10 мең татарча аңлатма таратыла. Җыелган акчага Кулай вулысы Тугаш авылында авыру балаларны дәвалау өчен җәйге дача ачыла.

1913 елның 23 мартында Биектау тимер юл станциясеннән 3 км да, Сталбишчы урманчылыгының нарат урманында туберкулёз санаторие өчен 60 дисәтинә җир бүлеп бирүгә ирешә. Бинаны төзүгә мигъмарчы Ф.Р.Ампонг алына. Ләкин 1914 елгы сугыш эшне тоткарлый. 1920 елда төзелеп бетә.

Себердә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның августында гаиләсе белән Казаннан китә.

1918 елның октябрендә Тум университетына доцент булып урнаша.

1919 елның 26 июнендә вафат була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. М. Подольская. Профессор Казем-Бекның ак чәчәге 100 ел чәчәк ата.”Наш дом – Татарстан”, 2014, 2 сан, 49 бит.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

AZƏRBAYCAN гәҗите

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]