Алексей Миллер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Миллер latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Алексей Миллер
Alexey Miller, 2013.jpeg
Туган телдә исем рус. Алексей Борисович Миллер
Туган 31 гыйнвар 1962(1962-01-31) (57 яшь)
ССРБ, Ленинград
Яшәгән урын Мәскәү
Милләт алман
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Питырбур дәүләт икътисад һәм финанс университеты
Һөнәре «Газпром» җитәкчесе
Эш бирүче Питырбур хөкүмәте, Питырбурның зур порты[d], Балтыйк торбаүткәргеч системасы[d], РФ энергетика министрлыгы[d] һәм Газпром
Җефет Ирина
Балалар улы
Ата-ана
  • Борис Василий улы (19351986) (әти)
  • Людмила Александр кызы (19362009) (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Александр Невский ордены (РФ)
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре кандидаты[d]

Commons-logo.svg Алексей Миллер Викиҗыентыкта

Алексей Миллер, Алексей Борис улы Миллер (алман. Aleksey Miller, рус. Алексей Борисович Миллер, 1962 елның 31 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — РФ дәүләт эшлеклесе, идарәче, икътисадчы, 2001 елдан «Газпром» җитәкчесе, «Газпромбанк»ның директорлар шурасы рәисе.
РФ футбол берлегенең вице-президенты (2010 елдан). Икътисад фәннәре кандидаты (1989). Forbes исәпләве буенча, 2016 елда хезмәт хакы $ 17,7 млн булган[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елның 31 гыйнварында Ленинградта авиация өчен борт җиһазлары эшләнүче ябык саклану предприятиесе — «Ленинец» фәнни-җитештерү берләшмәсе эшчеләре булган совет алманнары гаиләсендә туган. Әтисе рактан иртә вафат булганга күрә, әнисе тәрбиясендә үскән. «Мөһәндис-икътисадчы» белгечлеге буенча Ленинград финанс-икътисад институтын (ЛФЭИ, хәзер Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университеты) тәмамлаган (1984). Аспирантура тәмамлап, икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1989).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1984 елда торак-гражданнар төзелеше буенча «ЛенНИИпроект» проект институтының генераль план остаханәсендә эшли.

1990 елда ЛФЭИ кече фәнни хезмәткәре, Ленинград шәһәр шурасы (Ленсовет) башкарма комитетының икътисади реформа комитетының бүлекчә җитәкчесе. Ул чорда икътисади реформа комитеты рәисенең урынбасары булып Алексей Кудрин (булачак РФ финанс министры), Ленсовет башкарма комитеты башлыгы урынбасары булып Анатолий Чубайс (булачак РФ беренче вице-премьеры) эшли.

1991-1996 елларда Санкт-Петербург мэриясенең тышкы элемтәләр комитетында эшли: тышкы иктисади элемтәләр идарәсенең базар конъюнктурасы бүлеге җитәкчесе, тышкы икътисади элемтәләр идарәсе башлыгы, комитет рәисе урынбасары. 1991 елдан башлап аның турыдан-туры җитәкчесе булып В. В. Путин (булачак РФ президенты) тора.

1996 елда Санкт-Петербургның экс-мэры Анатолий Собчак губернатор сайлауларында җиңелгәч, А. Миллер шәһәр администрациясеннән китә. «Санкт-Петербург диңгез порты» ААҖ үсеш һәм инвестицияләр буенча директоры булып эшли. Бер ел «Балтика торбаүткәргеч системасы» ААҖ генераль директоры вазифасында була.

2000 елда В. В. Путин РФ президенты булгач, А. Б. Миллер Мәскәүгә күчеп килә, РФ энергетика министры урынбасары итеп билгеләнә[2].

2001 елдан «Газпром» трансмилли энергетика корпорациясе (холдинг) идарәсе рәисе, холдингның директорлар шурасы тарафыннан әлеге вазифага даими рәвештә яңадан сайлана 2011 елның 22 мартында «Газпром» ААҖ рәисе итеп биш еллык срокка, 2016 елның 31 маеннан тагын биш елга сайлана[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]