Алексей Орлов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Орлов latin yazuında])
Алексей Орлов
Туган 20 март 1967(1967-03-20) (57 яшь)
Пенья[d], Надцынское сельское поселение[d], Тубыл районы, Төмән өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Омск дәүләт аграр үнивирситите һәм Тюменский институт повышения квалификации сотрудников МВД России[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Алексей Орлов Викиҗыентыкта

Алексей Валерьевич Орлов (1967 елның 20 марты, Пенья, Төмән өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия сәяси һәм муниципаль эшлеклесе. 2021 елның 9 февраленнән Екатеринбург башлыгы. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Орлов 1967 елның 20 мартында Төмән өлкәсенең Пенья бистәсендә туган[2]. 1992 елда «икътисад һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру» белгечлеге буенча Омск авыл хуҗалыгы институтын, ә аннары «хокук белеме» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Төмән югары мәктәбен тәмамлый[3].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Орловның Екатеринбург башлыгы вазыйфасына керешүе, 2021 ел

1993—2005 елларда Россия Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә. 2005 елда Тубыл шәһәре башлыгы урынбасары булып эшли. Аннары Төмән хакимияте башлыгы урынбасары була: икътисад, финанс һәм салым мәсьәләләре буенча кураторлык иткән. Соңрак Ленинград өлкәсе буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте белән җитәкчелек итә.

2012 елның июлендә Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисе Денис Паслерның урынбасары булып эшли. Бу вазыйфада төбәкнең социаль-икътисади үсеше стратегиясен, финанс, бюджет һәм салым сәясәтен, социаль өлкәне, өстенлекле милли проектларны һәм демографик сәясәтне тормышка ашыруны, хезмәт ресурслары балансын эшләүне кураторлык иткән. Орлов шулай ук «Иннопром»ны оештыру белән дә шөгыльләнә. 2012 елның сентябрендә Свердловск өлкәсендә инвестицияләр буенча Совет башлыгының урынбасарларының берсе була. 2014 елның 30 августында Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары — инвестицияләр һәм үсеш министры итеп билгеләнә.

2017—2020 елларда Свердловск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары була.

Екатеринбург башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 21 декабрендә Екатеринбург хакимиятенә күчә, анда Екатеринбург башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкара[4]. 2020 елның 22 декабрендә Екатеринбург башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[5].

2021 елның 9 февраленнән Орлов Екатеринбург башлыгы вазыйфасын били.

2021 елга Орлов «Бердәм Россия» әгъзасы булып тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Орлов Алексей Валерьевич
  2. Чем известен Алексей Орлов. 2020-12-22 тикшерелгән.
  3. Орлов Алексей Валерьевич. 2020-12-22 тикшерелгән.
  4. Вице-мэром Екатеринбурга стал замгубернатора Свердловской области Орлов. 2020-12-22 тикшерелгән.
  5. Александр Высокинский покинул пост главы Екатеринбурга. 2020-12-22 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]