Алексей Песошин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Песошин latin yazuında])
Алексей Песошин
Татарстан премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2017 елның 17 апреле
Аңа кадәр Илдар Халиков
Шәхси мәгълүмат
Туган 9 декабрь 1963(1963-12-09) (60 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Сәяси фирка Бердәм Россия
Әти Валерий Андрей улы Песошин
Белем Казан дәүләт университеты

Алексей Песошин, Алексей Валерий улы Песошин (рус. Песошин Алексей Валерьевич, 1963 елның 9 декабре, Татарстан АССР, Казан) — Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан байрагы Татарстанның премьер-министры (2017 елның 17 апреленнән). Физика-математика фәннәре кандидаты (1993).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. В. Песошин

1963 елның 9 декабрендә Казанда радиоэлектроника галиме Валерий Андрей улы Песошин [1] гаиләсендә туган. «Инженер-механик» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган (1986), «Численное и численно-экспериментальное исследование тонкостенных конструкций на основе метода конечных элементов» дигән темага физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1993). 11 фәнни хезмәт, 1 уйлап табу авторы.

1986-1995 елларда Казан дәүләт универститетының Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр [2].

1995-2000 елларда Казан шәһәре Совет районының 79нчы санлы «Жилбытсервис» торак-эксплуатация идарәсендә белгеч, баш инженер урынбасары, идарә башлыгы.

2000-2002 елларда «Казан газ аппаратурасы заводы - Веста» ААҖ баш инженер, директор урынбасары, 2007 елдан генераль директор.

2007 елда «Алтын башак» (рус. Золотой колос) ХК ЯАҖ генераль директоры урынбасары — «Идел буе азык-төлек корпорациясе» идарәче компаниясенең ҖЧҖ директоры.

2007-2010 елларда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.

2010 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

2010 ел2014 елның гыйнвары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.

2014 елның 10 гыйнварыннан Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары.

2017 елның 3 апреленнән Татарстан премьер-министры в.б., 17 апреленнән Татарстан премьер-министры[3][4].

2020 елның 18 сентябрендә яңа срокка Татарстан премьер-министры вазифасына расланган. Аның намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бертавыштан хуплаган[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]