Алексей Цыденов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Цыденов latin yazuında])
Алексей Цыденов
Туган 16 март 1976(1976-03-16) (48 яшь)
Петровск-Забайкальский, Читинская область[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Дальневосточный государственный университет путей сообщения[d] һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Алексей Цыденов Викиҗыентыкта

Алексей Самбуевич Цыденов (1976 елның 16 марты, Петровск-Забайкальский, Чита өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе. Бурятия Республикасы башлыгы (2017 елның 22 сентябреннән; 2017 елның 7 февраленнән 22 сентябренә кадәр Бурятия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1]. «Бердәм Россия» партиясенең Бурят төбәк бүлеге секретаре (2020 елның 11 мартыннан)[2]. «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы[3].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Самбуевич Цыденов 1976 елның 16 мартында Чита өлкәсенең (хәзер — Байкал арты крае) Петровск-Забайкальский шәһәрендә тимерьюлчылар гаиләсендә туа. Аның әнисе ягыннан бабасы — Дорофей Шутюк, 1904 елда ук Харбиндагы тимер юлда эшләгән[4]. Милләте буенча әтисе — бурят, әнисе — рус[5]. Өч абыйның олысы.

1993 елда Чита шәһәрендә урта мәктәпне, 1998 елда — «Транспортта (тимер юл) пассажирлар йөртүне оештыру һәм идарә итү» белгечлеге буенча Ерак Көнчыгыш дәүләт аралашу юллары университетын тәмамлый. Уку вакытында вузның профсоюз лидеры була һәм хезмәт эшчәнлеген институтның социаль-икътисади үсеш бүлегендә башлый. Студент елларында БорзяМәскәү маршрутында проводник булып эшләгән[6].

Университетны тәмамлаганнан соң, 1998 елдан 2001 елга кадәр Ерак Көнчыгыш тимер юлында бухгалтер, сектор башлыгы һәм бүлек башлыгы булып эшли. 2002 елдан 2004 елга кадәр — «Дальнефтетранс» ҖЧҖ генераль директоры, 2004 елдан 2006 елга кадәр — «Ерак Көнчыгыш транспорт группасы» ААҖ генераль директоры.

2006 елдан 2009 елга кадәр Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының тимер юл транспорты өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары вазыйфасын башкара. 2009—2012 елларда — Россия Федерациясе Хөкүмәтенең сәнәгать һәм инфраструктура департаменты директоры урынбасары, бүлек башлыгы.

2010 елдан Россия Президентының кадрлар резервында. 2011 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә яңадан әзерлек уза.

2012 елның 11 гыйнварыннан 2012 елның июненә кадәр — Федераль тимер юл транспорты агентлыгы Росжелдор җитәкчесе. 2012 елның 18 июненнән 2017 елның 7 февраленә кадәр — Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары. 2016 елда «Россия тимер юллары» ААҖ директорлар советына керә.

Бурятия Республикасы башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның 7 февралендә Россия Президенты Владимир Путин указы белән «Бурятия Республикасы башлыгы итеп сайланган зат вазыйфага керешкәнче» Бурятия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[7]. 10 сентябрь сайлауларында 87,43% тавыш җыеп, җиңү яулый. Бурятия Республикасы башлыгы вазыйфасына 2017 елның 22 сентябрендә керә[8].

2018 елның 18 июленнән 2019 елның 28 гыйнварына кадәр һәм 2020 елның 21 декабреннән — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы[9].

2018 елның 8 декабрендә, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең XVIII съезды делегатлары кабул иткән карар нигезендә, Алексей Цыденов партиянең Югары советы составына кертелдеә[10].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Цыденов өйләнгән, дүрт бала тәрбияли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алексей Цыденов вступил в должность главы Бурятии.
  2. Глава Бурятии Алексей Цыденов избран секретарем регионального отделения «Единой России».
  3. Цыденов Алексей Самбуевич.
  4. Самбу Цыденов на «Доске почёта» Российских железных дорог
  5. Врио главы Бурятии Алексей Цыденов рассказал о своей семье, archived from the original on 2017-02-09, retrieved 2021-11-30 
  6. Алексей Цыденов: из огня да в полымя, ТАСС. 22 ноябрь 2018 тикшерелде.
  7. Алексей Цыденов назначен временно исполняющим обязанности Главы Республики Бурятия
  8. Цыденов вступил в должность главы Бурятии — РИА Новости, 22.09.2017
  9. Распоряжение Президента Российской Федерации от 18.07.2018 г. № 192-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  10. Ротация в составе Высшего Совета «Единой России» составила 16%. er.ru (2018-12-08). 2018-12-10 тикшерелгән.

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре