Алексей Яковлев (1903)
| Алексей Яковлев | |
|---|---|
| Туу датасы | 24 сентябрь 1903 |
| Туу урыны | РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Иванай |
| Үлем датасы | 1 июнь 1991 (87 яшь) |
| Үлем урыны | РФ, Мәскәү |
| Иялек | |
| Гаскәр төре | пехота |
| Дәрәҗә | генерал-лейтенант |
| Җитәкчелек иткән | дивизия командиры |
| Бүләкләр һәм премияләр | |
| Истигъфада | 1968 |
Алексей Яковлев, Алексей Ефим улы Яковлев (Алексей Ефимович Яковлев; 1903 елның 24 сентябре, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Иванай ― 1991 елның 1 июне, РФ, Мәскәү) ― совет хәрби эшлеклесе, генерал-лейтенант (1945 елның 8 сентябре), хәрби фәннәр кандидаты (1965 елның 12 июне).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1903 елның 24 сентябрендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы) Иванай (Тупылат, Тук-Пулат) авылында керәшен гаиләсендә туган[2].
1914―1920 елларда Казанда укытучылар семинариясендә һәм педагогик курсларда укыган.
Хәрби хезмәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1921 елның 9 сентябрендә РККА сафларына чакырылган һәм 12нче Сембер пехота мәктәбенә укырга җибәрелгән. 1922 елның февралендә Казанда 16нчы берләштерелгән мөселман команда курсларына күчерелгән. 1922 елның май-октябрь айларында отделение командиры һәм курсантларның рота старшинасы булып Кушка крепостендә күчмә лагерь җыенында булган һәм басмачыларга[d] каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан[1]. Курсларны тәмамлагач, 1923 елның апрелендә 1нче укчы дивизиягә җибәрелгән, аның составында 3нче укчы полкында взвод командиры ярдәмчесе, 1нче укчы полкында старшина һәм взвод командиры вазыйфаларында хезмәт иткән[1].
1924 елның октябреннән Казандагы татар-башкорт берләшкән хәрби мәктәбендә взвод командиры һәм курс командиры вазыйфаларында хезмәт иткән[1]. 1925 елның августында шунда ук нормаль хәрби мәктәп курсы өчен имтихан тапшырган[1]. 1929 елның ноябрендә Ленинградка физик белем буенча команда составын камилләштерү буенча курсларга укырга җибәрелгән, аны тәмамлагач, 1930 елның маенда Казанга, татар-башкорт хәрби мәктәбенә кайта, анда физик әзерлек җитәкчесе, 1932 елның декабрендә курсантлар ротасы командиры итеп билгеләнгән[1].
1935 елның маенда Идел буе хәрби округының[d] (элекке Казан хәрби округы) хәрби әзерлек башлыгы каршындагы югары гаскәрдән тыш әзерлек инструкторы вазыйфасына күчерелгән, шул ук елның декабрендә — хуҗалык хезмәте Баш составын яңадан әзерләү буенча округ курсларының укыту-строй өлеше башлыгы вазыйфасына күчерелгән[1].
1936 елның апрелендә Одесса пехота училищесына[d] күчерелгән, анда авыр корал ротасы командиры, уку бүлеге башлыгы һәм батальон командиры булып хезмәт иткән[1].
1938 елның декабрендә «Выстрел» курсларына укырга җибәрелгән, аларны 1939 елның июнендә тәмамлаган һәм шул ук елның августында майор А. Е. Яковлев Белая Церковь шәһәрендә урнашкан 396нчы укчы полк (135нче укчы дивизия, Киев хәрби округы) командиры итеп билгеләнгән[1].
Бөек Ватан сугышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сугыш башланганнан бирле элеккеге вазыйфасында булган. А. Е. Яковлев җитәкчелегендәге 396нчы укчы полк чик буе сугышы барышында Ровно районындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан[1]. 1941 елның июлендә 641нче укчы полк (165нче укчы дивизия) командиры вазыйфасына күчерелгән, шуннан соң Киев оборона операциясе барышында катнашкан[1].
1941 елның августында подполковник А. Е. Яковлев Көньяк-Көнбатыш фронтның оператив бүлеге башлыгының өлкән ярдәмчесе вазыйфасына билгеләнгән, 1942 елның гыйнварында — шул ук вазыйфага Көньяк-Көнбатыш юнәлеш штабына билгеләнгән, анда булганда Елец һәм Барвинкове-Лозова һөҗүм операцияләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан[1].
1942 елның маенда полковник Яковлев К. Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академия каршындагы тизләтелгән курска укырга җибәрелгән, аны тәмамлаганнан соң шул ук елның октябрендә штаб башлыгы урынбасары һәм 24нче армия (Дон фронты) штабының оператив бүлеге башлыгы итеп билгеләнгән, шуннан соң Сталинград сугышы барышында катнашкан[1]. 1943 елның февралендә армия Югары Башкомандование ставкасы резервына чыгарылган һәм Воронеж районына күчерелгән, анда апрельдә 4нче гвардия армиясе итеп үзгәртелгән[1].
1943 елның июнендә полковник А. Е. Яковлев 80нче гвардия укчы дивизиясе командиры итеп билгеләнгән, ул тиздән Белгород-Харьков һөҗүм операциясе, Днепр өчен сугыш, Кировоград, Корсунь-Шевченко һәм Уман-Ботошан һөҗүм операцияләре барышында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан[1].
1944 елның маенда 53нче армия штабы башлыгы вазыйфасына билгеләнгән, шуннан соң Яссы-Кишинев, Дебрецен, Будапешт, Братиславль-Брновск һәм Прага һөҗүм операцияләре барышында катнашкан[1].
1945 елның июнь — июлендә 53нче армия Чойбалсан шәһәре (Монголия Халык Республикасы) районына күчерелгән, анда Байкал аръягы фронты составына кертелгән, шуннан соң августта Хинган-Мукден һөҗүм операциясе (Совет-япон сугышы) барышында катнашкан, шул вакытта Чжалайнор-маньчжур һәм Аршан ныгытылган районнарын өзгән, Зур Хинганны узган, нәтиҗәдә Чанчунь, Мукден һәм Порт-Артур шәһәрләрен азат итүдә катнашкан[1].
Сугыштан соңгы карьерасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сугыш беткәннән соң элеккеге вазыйфасында булган. Армия таркалгач, 1945 елның октябреннән генерал-лейтенант А. Е. Яковлев НКОның кадрлар баш идарәсе карамагында булган һәм 1946 елның маенда К. Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиянең өлкән укытучысы вазыйфасына билгеләнгән[1]. 1950 елда аңа шул ук академияне тәмамлаган кеше хокукы бирелгән[1].
1951 елның гыйнварында 4нче гвардия укчылар корпусы (Ленинград хәрби округы) командиры вазыйфасына билгеләнгән. Шул ук елның маенда Эстония КП(б) ҮК әгъзасы итеп сайланган[1].
1954 елның июненнән М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби Академиянең гомуми тактика кафедрасы башлыгы булып хезмәт иткән[1].
1955 елның ноябреннән генерал-лейтенант А. Е. Яковлев Коры җир гаскәрләре башкомы карамагында булган һәм 1956 елның мартында К. Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиягә җибәрелгән, анда оператив сәнгать кафедрасының өлкән укытучысы вазыйфасына билгеләнгән[3], 1958 елның февралендә — курс җитәкчесе һәм оператив сәнгатьнең өлкән укытучысы, 1961 елның ноябрендә — югары берләшмәләрнең тактикасы кафедрасы башлыгы вазыйфасына билгеләнгән[1].
Генерал-лейтенант Алексей Ефим улы Яковлев 1968 елның ноябрендә отставкага чыккан. 1991 елның 1 июнендә Мәскәүдә вафат булган.
Хәрби дәрәҗәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Генерал-майор (1943 елның 29 октябре);
- Генерал-лейтенант (1945 елның 8 сентябре).
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин ордены (05.11.1946);
- Биш Кызыл Байрак ордены (02.02.1943, 01.04.1944, 03.11.1944, 08.09.1945, 19.11.1951);
- 2 дәрәҗә Суворов ордены (28.04.1945);
- 2 дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены (13.09.1944);
- 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985);
- Ике Кызыл Йолдыз ордены (05.11.1941, 22.02.1968);
- «Сталинградны саклаган өчен» медале;
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале;
- «Японияне җиңгән өчен» медале.
Чит ил бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2 дәрәҗә Тудор Владимиреску ордены (Румыния, 01.10.1974);
- 3 дәрәҗә «Ватанны саклау» ордены (Румыния);
- Кызыл Байрак ордены (Чехословакия; ?.10.1969);
- Венгрия Халык Республикасы Казанышлары ордены (1970);
- «Румынияне азат итүгә 25 ел» медале (?.10.1969).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 Коллектив авторов. Великая Отечественная: Комдивы. Военный биографический словарь. Командиры стрелковых, горнострелковых дивизий, крымских, полярных, петрозаводских дивизий, дивизии ребольского направления, истребительных дивизий. (Пивоваров – Яцун). — М.: Кучково поле, 2014. — Т. 5. — С. 1105—1107. — 1500 экз. — ISBN 978-5-9950-0457-8
- ↑ Равил Фәйзуллин. Шагыйрь, поп һәм якташ / Равил Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. 5 томда. 5нче том. К.: ТКН, 2001. – Б.88. ISBN 978-5-298-01078-4
- ↑ 1956 елның сентябрендә оператив сәнгать кафедрасы стратегия һәм оператив сәнгать кафедрасы дип үзгәртелгән
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Коллектив авторов. Великая Отечественная: Комдивы. Военный биографический словарь. Командиры стрелковых, горнострелковых дивизий, крымских, полярных, петрозаводских дивизий, дивизий ребольского направления, истребительных дивизий. (Пивоваров – Яцун). — М.: Кучково поле, 2014. — Т. 5. — С. 1105—1107. — 1500 экз. — ISBN 978-5-9950-0457-8.
- Әлифба буенча шәхесләр
- 24 сентябрь көнне туганнар
- 1903 елда туганнар
- Балык Бистәсе районында туганнар
- 1 июнь көнне вафатлар
- 1991 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Суворов ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Википедия:Портретсыз хәрби эшлеклеләре турында мәкаләләр
- Генерал-лейтенантлар (СССР)
- «Сталинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Хәрби фәннәр кандидатлары
- «Выстрел» курсларын тәмамлаучылар
- РФ генштабы хәрби академиясен тәмамлаучылар
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Бөек Ватан сугышында дивизия командирлары
- Совет-япон сугышында катнашучылар
- Икенче бөтендөнья сугышында катнашучылар
- Керәшен татарлары